16+

Китапханәләр дә компьютерлаша

Мәдәният елы уңаеннан һәм «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дигән программа кысаларында узган матбугат конференциясе китапханәләр эшенә багышланды.

Китапханәләр дә компьютерлаша

Мәдәният елы уңаеннан һәм «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дигән программа кысаларында узган матбугат конференциясе китапханәләр эшенә багышланды.

Милли китапханә директоры Наил Камбеев әйтүенчә, анда 3 миллионнан артык китап исәпләнә. Шуның 120 меңе татар телендә. Алар татарлар яшәгән 68 төбәкне китаплар белән тәэмин итәләр. Шулай ук төрки телле халыкларга да хезмәт күрсәтәләр. Китапханә удмурт, чуваш һ.б. телдәге китаплар да сатып ала. Алар Кырымдагы Милли китапханә белән 22 ел хезмәттәшлек итә. Китапханә хезмәткәрләре чит илдәге милләттәшләр белән дә аралашып яши. Бүгенге көндә китапханәләрнең 90 проценты компьютерлар белән җиһазландырылган. Электрон вариантка күчү өчен, хөкүмәттән 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел Россиянең 30 төбәгенә, 25 чит ил китапханәсенә татарча китаплар җибәреләчәк. Әнкара университетында Г.Тукай шигырьләре тулысынча диярлек төрек теленә тәрҗемә ителгән. Милли китапханәгә Г.Исхакый тарафыннан чыгарылган «Яңа милли юл» дигән газетаны Америкадан, 1939 елда нәшер ителгән «Милли байрак» газетасын Кытайдан, 1953 елгы «Азат Ватан»ны Германиядән алып кайтканнар. Алар биредә сакланачак.
Күрмәүчеләрнең республика махсус китапханәсе 4000 инвалидка хезмәт күрсәтә. Алар күрмәүчеләр белән төрле мәдәни чаралар оештыралар.
Республика балалар китапханәсе директоры Разия Сираева белдергәнчә, алар быел үзләрендә төбәкара конкурс үткәрергә җыеналар. Анда 18 төбәктән балалар катнашырга тиеш. Яман шеш авырулы балалар янына барып китап атналыклары оештыруны да гадәткә керткәннәр.
Республика яшьләр китапханәсендә һәр ел саен Г.Тукай шигырьләреннән торган бәйге уздырыла.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт 25 апрельдә төрки халыкларның шагыйрьләре Казанга киләчәген җиткерде. Быел да язучылар арасында конкурслар оештыру күздә тотыла. Язучылар берлегенә узган ел ундүрт кеше кабул ителгән. «Танылган кешеләр тормышы» сериясен чыгару өчен, быел хөкүмәттән гонорар да бирелергә тиеш. Кайбер язучыларга Кол Шәриф, С.Волжская, Дәрдмәнд кебек шәхесләр турында әсәрләр язу йөкләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading