16+

«Әкият» курчак театры Төркиягә китә

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры 23-25 ап­рельдә Төркиянең Искешәһәрендә узачак Халыкара театрлар фестиваленә барырга җыена. Әлеге дөнья күлә­мендәге фестиваль ел саен күп кенә илләрнең иң яхшы курчак театрларын җыя. Анда Кытай, Индоне­зия, Греция, Мисыр кебек илләрдән коллективлар катнашуы көтелә. Безнең «әки­ят»леләр исә фестивальдә С. Хөснинең «Камыр батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Ул...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры 23-25 ап­рельдә Төркиянең Искешәһәрендә узачак Халыкара театрлар фестиваленә барырга җыена. Әлеге дөнья күлә­мендәге фестиваль ел саен күп кенә илләрнең иң яхшы курчак театрларын җыя. Анда Кытай, Индоне­зия, Греция, Мисыр кебек илләрдән коллективлар катнашуы көтелә. Безнең «әки­ят»леләр исә фестивальдә С. Хөснинең «Камыр батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Ул татар халык әкиятенә нигезләнеп куелган. Артистлар әлеге иҗат җимешен Төр­киянең Бурса, Измир шәһәр­ләрендә һәм Финляндиядә күрсәткәннәр иде инде. Аның режиссеры -Татарстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, композиторы - Луиза Батыр-Болгари. Курчакларын Россиянең һәм Татарстанның атказанган сән­гать эшлеклесе Валентина Губская ясаган.
25 апрельдә коллективның икенче төркеме театрда нәниләргә А.Хәеровның «Өч кыз» премьерасын тәкъдим итәчәк. Анда бүгенге көндә актуаль булган аналар һәм балалар проблемасы күтәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading