16+

Күк капусы ачылганда

Гадәттә, безнең халыкта күк капусы ачылганын күреп, теләк теләгән кешенең киләчәген бәхеткә юрыйлар. Шушы көннәрдә халык язучысы Рабит Батулла сценариесе буенча режиссер Фәрит Дәүләтшин тарафыннан төшерелгән «Күк капусы ачылганда» дигән фильм тәкъдим ителде.

Күк капусы ачылганда

Гадәттә, безнең халыкта күк капусы ачылганын күреп, теләк теләгән кешенең киләчәген бәхеткә юрыйлар. Шушы көннәрдә халык язучысы Рабит Батулла сценариесе буенча режиссер Фәрит Дәүләтшин тарафыннан төшерелгән «Күк капусы ачылганда» дигән фильм тәкъдим ителде.

Анда артист Мират Борһанов үзенең тормыш юлында һаман уңышсызлыкларга гына очрый. Кешеләргә яхшылык эшлим дип, эшенә еш соңга кала. Шуңа күрә үзен эшеннән дә җибәрергә булалар. Бервакыт ул күк капусы ачылганын күрә. Эшеннән китәргә йөргәндә, театрга спектакль куярга килгән яңа режиссер аны күреп ала да үзенә Тукай ролен тапшыра. Кайчандыр вак-төяк рольләрдә генә уйнап йөргән артистка шундый геройны бирүгә хезмәттәшләре дә аптырап кала һәм аның бу рольне әйбәт уйныйсына ышанмыйлар. Әмма, тырыша торгач, егет үз эшен уңышлы башкарып чыга. Мират ролен уйнаган Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Илфат Камалиевның уенын тамашачы нәкъ тормыштагыча итеп кабул итте. Ул үзенең осталыгын тагын бер кат раслады. Фильмга кастинг үткәрелмәсә дә, Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова, Хәлимә Искәндәрова, Гөлчәчәк Хафизова, Алмаз Сабирҗанов кебек актерлар уңышлы сайланган. Зәйтүнә ролен яшь җырчы Гөлнара Мулланурова башкарды.
Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев үзенең әлеге фильмнан канәгать калуын әйтте. «Мин Фәрит Дәүләтшин төшергән «Бичаракай» фильмын ошаткан идем. Ул ике ел элек үзенең Г.Тукай турында фильм төшерәсе килүен әйтте. Фәрит абый без уйнаган «Печән базары» спектаклен дә караган. Кино быел март аенда төшерелә башлап, майда төгәлләнде. Фильмдагы артист сыман, үземә Тукай ролен биргәненә ышанып бетмәдем. Анда хатыным Энҗе белән кызыбыз Зөбәрҗәткә дә роль табылды. Вакыйга безнең театр эчендә барды», - ди артист.
Фильмны караган галим, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, үз фикерләре белән уртаклашып, болай диде: «Мин башта, нәрсә күрсәтерләр икән инде, дип килгән идем. Безнең яшьтәге кешенең дә күзеннән яшь чыгарырлык булгач, фильм әйбәт булды дигән сүз. Әмма озаккарак сузыла. Рус сүзләрен киметергә кирәктер».
Ринат Әюпов режиссер күзлегеннән карап сөйләде: «Мин Тукай турында фильм төшергәннәренә куанып утырдым. Әлбәттә, кимчелекләр бар. Фильмда хәзерге вакыттан Тукай чорына күчү аңлашылып бетми».
Әлеге фильмны төшерүдә ярдәм иткән өчен иҗат төркеме Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Фәрит Дәүләтшин төшергән «Күк капусы ачылганда» һәм «Собака» фильмнары быелгы Мөселман киносы фестивалендә дә күрсәтелергә тиеш.
Рабит Батулла киләсе елга Рудольф Нуриевның 75 еллыгы уңаеннан экраннарга чыгачак документаль фильмның төгәлләнеп килүен әйтте. Киләчәктә Президент ярдәм итсә, Сөембикә турында да татар кинофильмы булуына ышанычын белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading