16+

Көлке савыты

Бер тапкыр үлгәнче, мең тапкыр көлүең яхшы. Бибәл Норел «Көлке савыты» ул - мәзәкләр, пародияләр һәм эпиграммалар, мәзәкиятләр, каһкаһәле вә көлкеле хи-хикәяләр, әчкелтем-төчкелтем җөмләләр, чичигырьләр, шаян такмаклар! «Көлке савыты» ул - газета укучылар үзләре ишеткән-күргәннәрен бәян иткән кызыклы вә күңелле язмалар, шаян рәсемнәр һәм фотосурәтләр! «Көлке савыты» ул - авыз...

Көлке савыты

Бер тапкыр үлгәнче, мең тапкыр көлүең яхшы. Бибәл Норел «Көлке савыты» ул - мәзәкләр, пародияләр һәм эпиграммалар, мәзәкиятләр, каһкаһәле вә көлкеле хи-хикәяләр, әчкелтем-төчкелтем җөмләләр, чичигырьләр, шаян такмаклар! «Көлке савыты» ул - газета укучылар үзләре ишеткән-күргәннәрен бәян иткән кызыклы вә күңелле язмалар, шаян рәсемнәр һәм фотосурәтләр! «Көлке савыты» ул - авыз...

Бер тапкыр үлгәнче, мең тапкыр көлүең яхшы.
Бибәл Норел
«Көлке савыты» ул - мәзәкләр, пародияләр һәм эпиграммалар, мәзәкиятләр, каһкаһәле вә көлкеле хи-хикәяләр, әчкелтем-төчкелтем җөмләләр, чичигырьләр, шаян такмаклар!
«Көлке савыты» ул - газета укучылар үзләре ишеткән-күргәннәрен бәян иткән кызыклы вә күңелле язмалар, шаян рәсемнәр һәм фотосурәтләр!
«Көлке савыты» ул - авыз еру, елмаеп кую, кеткелдәү, башны артка ташлап хихылдау, эчне тотып хахылдау, тормыш ыгы-зыгысыннан бераз гына булса да онытылып тору!
Кыскасы:
Сездә дә шул ук йөрәк,
Бездә дә шул ук йөрәк...
Уфтанып яшәгәнче,
Көлеп яшәргә кирәк!
Юмор кирәк сезгә дә,
Юмор кирәк безгә дә...
Көлә белеп яшәсәк,
Без җитәрбез йөзгә дә!

Таң ата да кич була.
Ике икең биш була.
Юмор яраткан кеше
Бездәйләргә иш була.

Көлә әби-бабай да,
Егетләр дә, кызлар да...
Татарда юмор үлмәс -
Мәңге яшәр без барда!
Әйдәгез, көлегез, файдасы бар, белегез!
Юмор коймагын пешерү - безнең эш, авыз итү - сезнең эш. Тәвәккәлләдек!
Бүгенге сәхифәдә без язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән стена газетасында төрле елларда һәм төрле әдәби кушаматлар астында басылган бер бәйләм эреле-ваклы әсәрләрен тәкъдим итәбез.

ТМИН
(Туфан Миңнуллин)
Юану
Тышта кыш - буран котыра.
Карап торам тәрәзәдән:
Борын очын уа-уа,
Егет бара бер кыз белән.

Үзе, бәгырь, көлгән була,
Кызга нидер әйткән була.
Карап торам тәрәзәдән -
Күңел йомшый, күңел тула.

Яшь егетләр нужа чигә,
Мин өемдә, мин җылыда.
Хатын коймак чыжылдата -
Кайчак ярый ир булу да.

Өч галим һәм юлбарыс
(Ризван Хәмиднең яраткан мәзәге)
Өч галим борынгы мәгарәдә яшәгән кылыч тешле юлбарыс сөякләренә юлыга.
Берсе әйтә: мин моның скелетын кабат җыеп бирә алам, ди.
Икенчесе әйтә: ә мин скелетына кабат тән үстерә алам, ди.
Өченче галим шуңа җан өрә алуын әйтә. Һәм шулай итәләр дә. Юлбарыс терелә дә өчесен дә тотып ашый. Без нәкъ шул галимнәргә охшаганбыз: берәүне күкләргә чөеп мактый-мактый юлбашчы итеп күтәрәбез дә... ул безнең башларыбызны ашарга тотына.

ИКЕ ЭПИГРАММА
ЗӨЛФӘТ
Драматург Ризван Хәмидкә
Ризван, Ризван, Ризван, Ризван,
Ризван - гөлнең чәчәге.
Безнең тамашачыларның
Бар әле күрәчәге!

Шагыйрь Марсель Галиевкә
- Бик зур сорау борчый мине, Марсель,
Шуңа җавап биреп кит әле:
Бөек булып яшәү кыен микән?
-Аңла, надан... Түзәм бит әле!

Ләбиб ЛЕРОН
Шагыйрь Гәрәй Рәхимгә
Шагыйрь ул, язучы, лауреат...
Исем бар, дәрәҗә бар, әйе.
Титулы гына ни тора:
Советлар Союзы Гәрәе!


Өлкән бүренең фаҗигале язмышы
(Гыйльми трактат)
Без үзебезнең бер фәнни хезмәтебезне Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әсәрендәге ботка проблемасын күтәрүгә һәм бүреләр казанында нинди ботка пешүен ачыклауга багышлаган идек. Инде, ниһаять, өлкән бүре проблемасы көн тәртибенә килеп басты. Бу аңлашыла да. Чөнки шагыйрь моннан ничәмә-ничә дистә еллар элек, ягъни урман-кырлар төрле ерткыч-җанварлар, албастылар белән мыжлап торган чагында ук бүреләр язмышы белән кызыксынган икән, бүген табигатьне, шул исәптән бүреләрне саклау проблемасы көн кадагында торганда, без һич кенә дә бу мәсьәләгә битараф карый алмыйбыз.
«Кәҗә белән сарык» әкиятендә өлкән бүре беренче тапкыр 73 нче юлда телгә алына. 19 нче строфада да шул ук өлкән бүре башлык дип искәртеп кителә. Димәк, бу бүре һичшиксез көтүнең башында йөргән булырга тиеш. Димәк, ул рядовой бүре кебек бернинди хәбәр-хәтерсез югалырга да тиеш түгел.
Иң элек безгә ике сорауны ачыклап китү тиештер. Өлкән бүре сарык белән кәҗәдән куркып киткәнме, әллә булмаса чынлап та боткага су кирәк булганмы? Минемчә, бу сорауларның берсенә генә уңай җавап биреп була. Өлкән бүре сарык белән кәҗәдән куркып китмәгән. Ни өчен дигәндә, яшь бүреләр тыныч кына учак янында утырып калалар. Югыйсә бүре халкы бик сизгер бит ул. Аз гына куркыныч янаганын сизде исә көтүе белән сыпырту ягын карый. Аучылар җәмгыятендә инде бу аксиома итеп кабул кылынган.
Шулай булгач, өлкән бүре боткага су алырга киткән булып чыга. Монысы инде бик яхшы аңлашыла. Чөнки кәҗә белән сарык, ни әйтсәң дә, бүреләр табынына кунак булып килделәр бит. Кунаклар алдында оятка калмасын өчен өлкән бүре ботканы тәмлерәк итеп пешерергә тырыша. Аннан соң өлкән бүренең, барлык эшләрне дә яшь бүреләрдән эшләттерә икән бу дип уйламасын әле кунаклар, дип, фикер йөртүе ихтимал. Һәрхәлдә, өлкән бүренең су алырга китүе бәхәссез.
Ә менә ни өчен ул су алырга киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган? Монысы икенче мәсьәлә. Әлбәттә, төрлечә гөман кылырга мөмкин:
1. Өлкән бүре бәхетсезлеккә дучар булган (аучы, җәдрә).
2. Юлда буран чыгып адашкан.
3. Төлкегә очрап бер-бер мәкер корбаны булган.
Хәзер инде берәм-берәм бу версияләрне йә кабул итик, йә кире кагыйк:
1. Кәҗә белән сарык та, яшь бүреләр дә мылтык аткан тавыш ишетмәделәр.
2. Бүре нинди генә дуамал бураннарда да адашмый.
Димәк, беренче ике версияне кире кагып, өченчесен кабул итәбез. Бүрегә юлда төлке очрый. Юл уртасында җәелеп яткан да балык кимерә. Исәнлек-саулык сорашалар болар. Өлкән бүрегә су кирәк бит инде. Сүз арасында гына төлкедән су юлын сорый бу. Төлке өйрәтеп бирә. Шулай, шулай, авыл читендә бәке бар, бәкедә - су, суда балык бар. Койрыгыңны тыгып утырасың да берьюлы чиләк ярым су, пот ярым балык тартып чыгарасың, ди. Бүрегә балык чуртымамыни, аңа су булса җиткән.
Бүре бәке читенә барып, койрыгын суга тыга. Бераздан тикшереп карый. Су бик аз эләккән койрыкка. Кәҗә белән сарык алдында оятка калырмын, су күбрәк җыелсын дип, койрыгын тагын суга батыра бу. Шул килеш таң беленеп, авыл хатыннары суга төшә башлаганчы утыра. Торып качарга уйлый да соңыннан, ләкин койрыгы бозга катып өлгергән була. Ары талпына өлкән бүре, кире талпына. Әмма файдасыз. Әкият түгел бу сиңа - койрыкны өзеп качып булмый. Этләр өреп чыга, сәнәк күтәреп бер агай килә...
Шулай итеп кәҗә белән сарыкның итагатьсезлеге аркасында өлкән бүренең язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана.

М.ӘПКӘЛИ (Фаил Шәфигуллин)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading