16+

Көн сулышын тоеп

Татарстан рәссамнары Шәһәр көне уңаеннан эшләрен ике мәйданда - Әмир Мәҗитов галереясында һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты каршындагы «Дуслык» галереясында күрсәтә.

Көн сулышын тоеп

Татарстан рәссамнары Шәһәр көне уңаеннан эшләрен ике мәйданда - Әмир Мәҗитов галереясында һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты каршындагы «Дуслык» галереясында күрсәтә.

Рәссамнар үз өлешләренә тигән кыенлыкларны авыр кичерүләренә карамастан (чөнки бүгенге көндә берлекнең үз күргәзмә залы юк), яңадан-яңа эшләре белән тамашачыларны сөендереп киләләр. «Казан» милли мәдәният үзәгенә караган Мәҗитов галереясы ул көнне гөр килеп торды. Яшь башкаручылар Айгөл Гыймаеваның гобойда, Алина Хәлиуллинаның пианинода уйнавы тантанага музыкаль аһәң өстәсә, ә инде Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликовның чыгышы үзе бер кечкенә музыкаль спектакльгә тиң иде. ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев быел да күптәннән сакланып килгән матур традицияне өзмәүләрен билгеләп үтте һәм зал тәкъдим иткән «Казан» милли мәдәният үзәге җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде, күргәзмәләрнең елдан-ел сыйфаты яхшыра баруга басым ясады.
- Күргәзмә бик ошады, мөгаен, моңа минем классик сәнгатьтә тәрбияләнүем дә йогынты ясый торгандыр. Биредә ТР сынлы сәнгатенең В.Попов, К.Нафыйков, Р.Вахитов, И.Байбеков, З.Гыймаев һ.б. кебек бөтен классикларын күреп була. Гаҗәп: бернинди «изм»нарга тайпылмыйча, чәчелмичә бер-берсе белән ниндидер эчке яңгыраш тапкан әсәрләр тупланган. Киләчәккә ышаныч барлыкка килә. В.Скобеевның «Цой», И.Щитининның Илдар Зариповка багышланган эше (рәсемдә), Чистайдан Р.Минһаҗевның «Портрет»ы, Р.Гайсинның «Тәрәзәдән күренеш» һ.б. га аерым тукталып булыр иде, - ди сәнгать белгече Розалина Шаһиева.
Чыннан да 50-60 эштән торган әлеге күргәзмә безнең бөтен чынбарлыгыбызны, катлаулы үзгәртеп кору чорларын, бүгенгебезне эченә алган. Кылкаләм ияләренең үзенә күрә иҗат хисабы булып торган әлеге күргәзмәдә тамашачы, республикага мәгълүм рәссамнар белән беррәттән, үзенә яңа исемнәр дә ачачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading