16+

Комлыкта

Эссе кайнар һава тәнне сыйпый. Борынга көйгән ит исе килеп бәрелде. Каян килә икән бу ис, дип уйлый-уйлый, тирә-якка күз салдым. Комлыкта - халык. Бала-чагасы, олысы-кечесе көпә-көндез, кояшның иң нык кыздыра торган вакытында кызынып ята. Менә кемнәр көйгән икән дисәм... Янәшәдә генә ит кыздыралар икән. Халыкны күзәтәм. Кайчандыр зифа, ак...

Комлыкта

Эссе кайнар һава тәнне сыйпый. Борынга көйгән ит исе килеп бәрелде. Каян килә икән бу ис, дип уйлый-уйлый, тирә-якка күз салдым. Комлыкта - халык. Бала-чагасы, олысы-кечесе көпә-көндез, кояшның иң нык кыздыра торган вакытында кызынып ята. Менә кемнәр көйгән икән дисәм... Янәшәдә генә ит кыздыралар икән. Халыкны күзәтәм. Кайчандыр зифа, ак...

Эссе кайнар һава тәнне сыйпый. Борынга көйгән ит исе килеп бәрелде. Каян килә икән бу ис, дип уйлый-уйлый, тирә-якка күз салдым. Комлыкта - халык. Бала-чагасы, олысы-кечесе көпә-көндез, кояшның иң нык кыздыра торган вакытында кызынып ята. Менә кемнәр көйгән икән дисәм... Янәшәдә генә ит кыздыралар икән.
Халыкны күзәтәм. Кайчандыр зифа, ак тәнле булган туташлар шактый юан ханымнарга әйләнгәннәр. Аларның «пешкән» тәннәрен бүген кич ике литр кефир да коткара алмас, мөгаен. Ни уйлап ята икән бу халык? Кызынып каралгач, матур булам, дип уйлыйлармы икән?
Төркия. Ике атна эчендә ял итәргә, тәмле ашарга, кызынып өлгерергә кирәк. Вакыт аз, планнар күп. Шуңа күрә халык, шаша-шаша, кояшта кызына. Ял зерәгә үтәргә тиеш түгел. Балаларына кырын күз белән генә карап, вакыт-вакыт орышкалап, әниләр ята. Сыра бокалы тоткан, корсагын кашудан туктый алмый торган әттәләре дә шунда. Бүгенге гаилә «шедевры»: тыңлаусыз, гиперактив бала, йокымсыраган тюленьга охшаган ана һәм тормышка битараф ата. Менә шундый гаиләләрне күп очраттым мин быел Төркия комлыкларында. Юк, усалланып әйтүем түгел. Ләкин мондый күренешне еш күрү йөрәгемә ярамады. Эссе кояш астында инде ике сәгать әвәрә килгән балаларына карап, «Нишлисез сез? Ник балаларыгыз белән уеннар уйнамыйсыз? Ник бергә экскурсияләргә йөрмисез?» дип сорыйсым килде. Үзләре бергә дә сыман, үзләре инде күптән бергә дә түгел кебек: ирләре туйган, хатыннары арыган, балаларының үз дөньясы.
Көйгән ит исе өзлексез эзәрлекли. Мин, аннан качарга теләп, бертуган апамның кызын кулыма күтәрдем дә тизрәк бу урыннан читкәрәк - шаулы тормышка таба ашыктым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading