16+

Кояш гомере телисе килә

Камиллек һәрвакыт үзенә карата һәм тарта бит инде ул. Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара яшь башкаручылар фестиваленең гала-концертында да күңелгә шундый уйлар килде. Классика белән беррәттән халкыбыз җырларының бирелеше, сәхнәгә күтәрелгән яшь башкаручыларның профессиональ әзерлеге Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бәйге йомгагын сыйфат югарылыгына күтәрде. Инде күптән Татарстан чиген...

Мәртәбәле жюрины Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров җитәкләде, рәсми кунаклардан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тамаша кылды. Р.Ваһапов фонды һәм чараны оештыручы Рифат Фәттахов киләчәктә фестивальнең өч елга бер тапкыр гына үткәреләчәген әйтте. Моны ул талантларның ел саен туып тормавы белән аңлата. Римма Ратникова үз чыгышында исә: «Фестивальне оештыруда башлап йөрүче Рифат Фәттахов кебек кешеләр аркасында, Рәшит Ваһаповның бәхете булды - аның исемендәге конкурс бар», - диде.
Әлбәттә, фестиваль аша танылу алган, инде бүген үзенең иҗат юлын башлаган талантлар җитәрлек. Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина исемнәре татар тамашачысына яхшы таныш. Быелгы гала-концертны да Филүс ачып җибәрде.
Фестивальнең беренче урынын ике талантлы егет бүлеште. Уфаның сәнгать академиясеннән Ришат Төхфәтуллин белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Флорит Гыйздәтуллин, дипломга өстәп, премия белән дә бүләкләнде. Гран-прига исә шулай ук Уфа кунагы - Башкорт дәүләт филармониясеннән Руслан Сәйфетдинов лаек дип табылды. Аңа, бүләкләрдән тыш, фестивальнең алтын медале дә тапшырылды.
Рәшит Ваһапов фестиваленең өч елга бер калдырылуы гына бераз күңелдә ризасызлык тудырды. Кояш гомере телисе килә дә, тик өч елга бер калса, кояш җылысы җитәрме икән аңа?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading