16+

«Кырым» ансамбле тәүге тапкыр безнең тамашачы каршында "имтихан тотты"

Башкалабызда Кырым татарларының «Кырым» дигән фольклор ансамбле гастрольләре узды. Ул Кырым Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Әлеге коллектив моннан 25 ел элек оешкан.

«Кырым» ансамбле тәүге тапкыр безнең тамашачы каршында "имтихан тотты"

Башкалабызда Кырым татарларының «Кырым» дигән фольклор ансамбле гастрольләре узды. Ул Кырым Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Әлеге коллектив моннан 25 ел элек оешкан.

Аның сәнгать җитәкчесе, директоры, Украинаның атказанган сәнгать эшлек­лесе, белгечлеге буенча музыкант Сәрвәр Какура көйләр яза. Ансамбльнең репертуары бай һәм күптөрле. Кырым татарларының халык җырлары, биюләре һәм риваятьләре нигезендә вокал - хореография күренешләре иҗат иткәннәр. «Агыр ава вә Хайтарма», «Тымтым» биюләре ансамбльнең горурлыгы булып тора.

- Без халыкның музыка мирасын бөртекләп җыя­быз. Халыкта буыннан буынга сакланып калган җырлар бар әле. Элеккедән калган язмаларны, экспедициядән алып кайткан фольклорны профессиональ дәрәҗәдә эшкәртәбез. Әмма әле борынгы уен коралларыбызны табып бетереп булмый. Тапкан очракта, аларда уйный белүчеләр юк. Милли кадрлар тәрбияләүдә җитди эш алып барырга кирәк. Ансамбль оркестрында иске милли уен коралларыбыз яңгырый, - ди Сәрвәр әфәнде.

Ул Татарстан белән мә­дәни багланыш­лар булуына сөенүен дә белдерде. Заманында Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина оештырган «Сөембикә варислары» фестивален дә сагынып искә алды ул. Анда катнашкан балаларның хәзерге вакытта танылган артистлар булуын да әйтте. Шуларның берсе - ансамбльнең солисты Әминә Мос­тафаева - концертта безнең татар җырларын моңлы итеп башкаруы белән әсир итте.

Ансамбльдәге кызларның киемнәре дә күз явын алырлык. Концертта сагыну, үзәк өзгеч моңнар белән бергә шаян җыр да яңгырады, биюләр дә булды. Сәнгать осталарының чыгышы тамашачы күңелендә бары тик җылы тәэсирләр генә калдыр­ды.

Шамил Абдюшев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading