16+

Кытай режиссеры Камалда спектакль куя

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында итальян драматургы К.Гоцциның «Хан кызы Турандык» дигән әсәре сәхнәләштерелә. Заманында пьесаны Кәрим Тинчурин тәрҗемә итеп калдырган. Аны Колумбиядән килгән кытай кызы Ма Джен (Чжен) Хон сәхнәләштерә.

Кытай режиссеры Камалда спектакль куя

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында итальян драматургы К.Гоцциның «Хан кызы Турандык» дигән әсәре сәхнәләштерелә. Заманында пьесаны Кәрим Тинчурин тәрҗемә итеп калдырган. Аны Колумбиядән килгән кытай кызы Ма Джен (Чжен) Хон сәхнәләштерә.

Ул башта Пекинда белем алган, аннары Мәскәүдә театр сәнгате институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә Колумбиядә университетта укыта. Ире испан егете Алехандро Гонсалес та биредә «Тәкъдир» спектаклен куеп киткән иде. Әлеге гаиләнең Казанга тартылуы очраклы түгел. Заманында алар Мәскәүдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән бер уку йортында белем алалар. Моннан егерме ел элек Казанга аларның туена да киләләр. Араларын меңнәрчә чакрымнар аерса да, иҗади дуслык бүген дә дәвам итә.
Ма белән янып-көеп репетиция ясатканнан соң очраштык. «Әсәр ир-атларны күралмый торган хан кызы турында. Вакыйга Кытайда бара. Аны итальян драматургы гарәпләрнең «Мең дә бер төн» дигән фантастик әсәренә нигезләнеп язган. Бу әсәрне сәхнәләштерү минем өчен кызык», - дип башлады ул сүзен.
- Ма, әйтегез әле, спектакльгә артистларны ничек сайладыгыз?
- Башта спектакльләр карадым. Үзем дә сайладым, Фәрит киңәшен дә тоттым. Спектакльдә уннан артык артист катнаша. Хан кызы Турандык ролен Алсу Каюмова башкарачак.
- Актерларга әсәр ничек бирелә?
- Авыр, билгеле. Алар Кытай мәдәнияте белән таныш түгел бит. Артистка эчке кичерешләрне тышкы яктан күрсәтергә кирәк. Монда хәрәкәт бик күп. Һәркайсы бик тырышып эшли. Айдар Хафизов: «Ничек кенә тырышсак та, бездән барыбер кытай артисты ясап булмый», - дип тә әйтеп куйды.
- Киемнәр кем эскизы буенча тегелә? Спектакльдәге кытай көйләрен кем эшкәртә?
- Үзем танылган Кытай рәссамын чакырттым. Ул тегүчеләргә эскизлар ясап китте. Бүгенге көндә йөз метр тукымадан киемнәр тегәргә өлгерделәр. Әле тагын кирәк булачак. Спектакльдә кытай көйләре яңгыраячак. Аларны Фуат Әбүбәкеров эшкәртә.
- Камаллылар «Тәкъдир» спектаклен Колумбиядә күрсәтеп кайтканнар иде. Соңыннан бу спектакльне дә Кытайда күрсәтү теләге юкмы соң?
- Әлбәттә. Андый хыял бар. Әлегә җиренә җиткереп эшләргә кирәк.
- Ничек уйлыйсыз, татар сәнгате белән кытай сәнгате арасында уртаклык бармы?
- Тамашачының театрга булга мәхәббәте уртак икәнен күрдем мин. Үзем унлап спектакль карадым. Шунда тамашачыны күзәтеп утырдым. Алар артистның уенын аңлый.
- Кытайда да спектакльләр куючы режиссер буларак әйтегез әле, анда драматурглар нинди проблемаларны күтәрә?
- Кытайда хөкүмәт заказы белән генә язалар. Алар партияне мактарга тиеш. Шундыйлары гына конкурсларда җиңү яулый. Сәяси спектакльләр куелмый диярлек.
- Бу спектакльне кайчан күреп булачак?
- Апрель башында тамашачы күрер дип уйлыйм. Премьерага үзем дә килергә телим.
- Сез быел Яңа елны Казанда каршы алдыгыз. Аждаһа елын кытайлар ничек кабул итә?
- Мин үзем Яңа елны кытайча каршыларга яратам. Ул 22 гыйнвардан 23енә каршы төн була. Кытайда аждаһа елында туучылар бәхетле санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading