16+

«Өлгер булмасам, 20 яшьтә өйләнмәс идем»

Азат ФАЗЛЫЕВ дигән җырчы егетне кем нинди конкурс аша белә дә, кем нинди җырын ярата бит. Әтнә районының Күшәр авылы егете үзенең моңлы тавышы белән күпләрне яраттырырга өлгерде шул инде. Р.Ваһапов, аннан «Татар моңы» конкурсында җиңүче булган егетнең гомумән вакыты юк дисәң дә буладыр. Азатның бу арада, иҗатының тагын бер...

«Өлгер булмасам, 20 яшьтә өйләнмәс идем»

Азат ФАЗЛЫЕВ дигән җырчы егетне кем нинди конкурс аша белә дә, кем нинди җырын ярата бит. Әтнә районының Күшәр авылы егете үзенең моңлы тавышы белән күпләрне яраттырырга өлгерде шул инде. Р.Ваһапов, аннан «Татар моңы» конкурсында җиңүче булган егетнең гомумән вакыты юк дисәң дә буладыр. Азатның бу арада, иҗатының тагын бер...

- Мин әлегә үземне танылдым дип әйтә алмыйм, - дип башлый Азат әңгәмәне. - 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына укырга кердем. Педагогик диплом белән төрле җирдә эшләп була. Әнием дә гомер буе укытучы һөнәрен алып барды. Озак еллар Күшәрдә мәктәп директоры булып эшләде, әтием исә янгын сүндерүче булып хезмәт куя. Бер апам, бер абыем бар.
- Төпчек иркә малайларын сәнгать юлына әти-әни этәргәндер инде?
- Әти-әнием мине шушы юлга кертеп җибәрде дисәм, ялган булмас. Әнием үзе мине бәйгеләргә йөртә башлады. Башта район күләмендә булса, соңрак Казанга килеп, «Сандугач керде күңелгә» бәйгесендә җиңдем, аннан Рәшит Ваһапов исемендәге, соңрак «Татар моңы» яшь башкаручылар конкурсында лауреат булдым.
- Соңгысы синең өчен генә түгел, әлеге бәйгедә җиңгән күпләр өчен трамплин булды бугай?
- Әйе, хәзер кайда гына чыгыш ясама, «Татар моңы» исеме алдан йөри. Ул миңа да зур трамплин, чыныгу, ачылып китәргә зур ярдәм булды. Мине белеп бетермәсәләр дә, конкурсның ни дәрәҗәдә зур югарылыкта булуын белгәнгә күрә, иҗатыма да җитди карыйлар.
- Татар моңына тугрылыкны саклыйсыңмы соң, әллә эстрада чабудан тартамы?
- Эстраданы да җырлыйм, классика да күләгәдә калмый. Элеккеге җырларга яңа аранжировкалар да яңа сулыш өрә, шулай булгач, алар икесе бергә үрелеп тә бара әле.
- Тамашачы аеруча кайсы җырларыңны үлеп ярата?
- «Мәхәббәт учагы» (Л.Зәйнуллин көе, Р.Камаева сүз.), «Минем сөю» (И.Сабирҗанов көе, Р.Камаева сүз.) дигән җырларым популярлашты. «Картлар йорты» дигән җырым хәйрия концертлары өчен махсус яздыртылган иде, күптән түгел генә шуңа клип та төшердек. Ул да игътибарны җәлеп итә алды.
- 24 яшьлек кенә булсаң да, инде күп концертларда катнашырга, күп районнарга чыгарга өлгердең. Инде, Аллага тапшырып, үзең генә «йөзә» башласаң да буладыр?
- Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Резеда Кадыйрова, Тәслимә Низами белән эшләдем. Әлегә үзем генә концерт туры белән чыгарга уйлаганым юк иде. Хәзер бит продюсерың, синең белән эшләүче компания булмаса, авыргарак туры килә. Бәлки, икенче елга аңа да тәвәккәлләрмен.
- Ә Казан тамашачысына имтихан тотарга тиз тәвәккәлләдең дияр идем...
- Казанда сольный концерт кую уе инде өч еллап элек бөреләнгән иде. 27 мартта филармония залында концертым булачак. Концерт оештыру җиңел эш түгел - никадәр күбрәк тырышасың, күпме зур таләпчәнлек белән эшлисең, аның сыйфаты да артачак. Мин шоу ясарга омтылмыйм, бу беренче таныштыру концертым булачак. Концертта Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, «Саф хисләр» төркеме чыгыш ясаячак. Шунда ук «Мәхәббәт учагы» дип аталган яңа альбомымны тәкъдим итәчәкмен.
- «Саф хисләр»дә хисләреңнең хуҗасы да була?!.
- Тормыш иптәшем Алсу «Саф хисләр» төркемендә солист җырчы, көйләр яза. Миңа - 20, аңа 24 яшь булганда гаилә корган идек. Хәзер Аяз исемле өч яшьлек егет үстерәбез. Һәр кеше үз яше килеп җитүгә өйләнә торгандыр инде - мин менә бер нәрсәсе булмаган студент башым белән өйләндем. Алсуга миңа ышанып кияүгә чыкканы өчен рәхмәт. Иртә өйләнешсәк тә, никахыбыз уңышлы булды. Зарланмыйм - яшьтәшләрем белән чагыштырганда, минем бүген күп әйберем бар. Әни әйтмешли, Аллага шөкер, өйләнеп калдым әле.
- Алсу, аңлавымча, күбрәк - гаиләгә, син үзеңне сәхнәгә багышлыйсың?
- Улыбыз Аязны яшь тә 7 айдан балалар бакчасына биргән идек, ул иҗади гаиләдә үскән бала буларак, кешеләргә тиз ияләшә, әти-әнисенең каядыр чыгып китүен тыныч кабул итә. Әмма хәзер әти-әни булуга башкачарак карый башладык. Үз әбиләре янында авылда гына калдырсак та, әллә ничек җанга тыныч түгел. Бала әти-әнисе янында булганда гына бәхетле бит инде ул. Шуңа хәзер Алсу, иҗатын икенче планга куеп, үзен тулаем бала карауга багышлады. Мин гастрольләрдән кайтышка хатын: «Менә бу синең әтиең була инде», - дип шаяртса да, мин дә улыма игътибар-назны аз бирмим. Гастрольләр булмаганда, баланы бакчага илтү, алып кайту - минем вазифа.
- Киләчәктә Азат Фазлыев дигән җырчы халык артисты югарылыгына менеп җитәр инде, шәт?
- Башта бөтен кешелеклелек сыйфатларын саклаган, гадилек дигән бөек сыйфатны югалтмаган чын кеше булсын ул, аннан гына танылган җырчы Азат Фазлыев булырга рөхсәт бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading