16+

Өлкәннәр дә өздерә

«Октябрь аенда өлкәннәр өчен дистәләгән чаралар үтә, ел әйләнәсе шуны искә алырга гына кала. Артистлар белән киңәшләштек тә шушы концертны оештырырга булдык». М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ветераннар өчен уздырылган концертның оештыручысы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев шушы сүзләр белән башлады.

Өлкәннәр дә өздерә

«Октябрь аенда өлкәннәр өчен дистәләгән чаралар үтә, ел әйләнәсе шуны искә алырга гына кала. Артистлар белән киңәшләштек тә шушы концертны оештырырга булдык». М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ветераннар өчен уздырылган концертның оештыручысы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев шушы сүзләр белән башлады.

Кичәне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының әйдәп баручы солисты Мөнир Якупов ачып җибәрде. Халыкның элеккеге җырларга сусаганы күренеп тора. «Олы юлның тузаны», «Сиңа тагын мин бер киләм әле» җырларын тамашачы яратып кабул итте. Мәсгут Имашев та тамашачыларга: «Сез алкышлагач, җырчыларга да җиңелрәк», - дип билгеләп узды. Җырларга биюләр дә үрелеп барды. «Сөембикә варислары» фестиваленең I лауреаты Әминә Имашева «Татар кызы - күбәләк» һәм «Башкорт кызы» биюләрен башкарды. Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе җырчысы Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фатыйма Имашева, Искәндәр Биктаһиров җырларын халык бирелеп тыңлады.
«Мин үзем дә ветеран, Татарстан театрларында минем яшькә җитеп, һаман театрда эшләүче артист юк», - дип башлады сүзен ТРның халык артисты Ирек Баһманов. Ф.Яруллинның «Бәйрәм кунаклары» хикәясен укыды ул.
И.Баһманов Ф.Яруллин белән бер йортта торган, аны «Безнең милләтебезнең герое» дип атады. Гомумән, бу концертта өлкән буын яраткан артистлар чыгыш ясады. Аларга баянчылар - ТРның халык артисты Рамил Курамшин һәм ТРның атказанган артисты Кирам Сатиев булышты. М.Имашев «гармуннар патшасы» дип эндәшкән Кирам Сатиев кашык, авыз гармуны һәм йодрык кадәрле генә гармунда уйнап күрсәтеп, шаккатырды. М.Имашев та: «Җырчыларны тыңлый-тыңлый, минем дә тамак кычыта башлады», - дип, «Торналар» һәм «Авыл көе» белән сәхнәгә чыкты. Кичә «Гашыйклар тавы» җыры белән тәмамланды.
М.Имашев белдергәнчә, концертның апрель аенда үткәрелүе юкка түгел. «Бу вакытка артистларның яңа җырлары әзер була, кыш дәвамында алар репетицияләр ясый. Өлкән артистларыбызны халыкка күрсәтик, дигән уй белән эшләдек», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading