16+

Люция АБЛЕЕВА (Шигърият)

Сөю ярында Җәйрәп яткан тормыш Диңгезендә, дустым, Аерылсаң, ялгыш, ярыңнан. Йөзәр өчен бергә Бер талпыну җитә, Бер талпыну сөю ярыннан. Сөю ярын иркә Тал-тирәкләр күмгән, - Сандугачка алар сердәшче. Аерылмыйм, дисәң, Йөрәк җырын тыңла, Йөрәк җырың булсын киңәшче. Адаша калсаң, дустым, Үз фәрештәң килсен Чыгарырга туры юлларга. Тибрәлергә кирәк Сөю...

Люция АБЛЕЕВА (Шигърият)

Сөю ярында Җәйрәп яткан тормыш Диңгезендә, дустым, Аерылсаң, ялгыш, ярыңнан. Йөзәр өчен бергә Бер талпыну җитә, Бер талпыну сөю ярыннан. Сөю ярын иркә Тал-тирәкләр күмгән, - Сандугачка алар сердәшче. Аерылмыйм, дисәң, Йөрәк җырын тыңла, Йөрәк җырың булсын киңәшче. Адаша калсаң, дустым, Үз фәрештәң килсен Чыгарырга туры юлларга. Тибрәлергә кирәк Сөю...

Сөю ярында
Җәйрәп яткан тормыш
Диңгезендә, дустым,
Аерылсаң, ялгыш, ярыңнан.
Йөзәр өчен бергә
Бер талпыну җитә,
Бер талпыну сөю ярыннан.
Сөю ярын иркә
Тал-тирәкләр күмгән, -
Сандугачка алар сердәшче.
Аерылмыйм, дисәң,
Йөрәк җырын тыңла,
Йөрәк җырың булсын киңәшче.
Адаша калсаң, дустым,
Үз фәрештәң килсен
Чыгарырга туры юлларга.
Тибрәлергә кирәк
Сөю ярын күмгән
Сандугачлы тирәк-талларда.

Ышандыра күрмә
Ышандыра күрмә:
«Яратмыйм!» - дип,
Ышандырсаң...
Юк... юк... түзәрмен.
Сине көнләштерер
Өчен генә,
Башка белән
Чәчкә өзәрмен.
Ышандыра күрмә:
«Яратмыйм!» - дип,
Үкенечен
Кая куярсың?
Бердәнберең һәм
Кадерлең итеп
Тагын кемне
Шулай тоярсың?
Күзалласаң әгәр
Киләчәкне
Аерым-аерым...
Әйдә, ышандыр.
Юк... юк... түзәм...
Бәгырем, минем йөрәк
Сөю белән нык
Һәм чыдамдыр.
* * *
Сиңа багышланган шигыремне,
Язылмаган әле,
Эзләмә.
Бәлки, язылмас та
Кәгазьгә
Кем белә?!
Эзләмә... Кәгазьгә күчәргә
Теләми һич кенә
Хисләрем.
Яши ул җылытып,
Яраткан йөрәкне
Кичләрен.
Йөрәктә язылган шигырем...
Тик укый
Сөйгәннәр.
Шул изге тойгыдан
Янганнар,
Көйгәннәр.

Елама, төн…
Елама, төн,
Яшьле күзләреңне
Таң йолдызы күрсә, үпкәләр.
Үпкәләтсәң аны,
Кем таң саен
Якты нуры белән иркәләр?!
Елама, төн,
Сагыну-сагышларым
Мине вакытлыча биләгән.
Мәңгелеккә түгел
Аерылышу -
Җиз иләктән хисләр иләнгән.
Хәтерләтә, дисең,
Минем халәт,
Аяз көндә суккан яшенне.
Таң йолдызын
Зинһар, аптыратма,
Тыел, төнем, түкмә яшеңне.
Елама, төн...
* * *
Таң алдыннан сандугачлар
Моңланалар талларда.
Ходай биргән язмышларын
Көйгә салган алар да.
Син дә, җаным, моңланасың
Асыл кош-сандугачтай.
Сихерләнеп, әсәрләнеп,
Калдым мин тораташтай.
Яндырып алды бәгырьне
Һәрбер сүзе җырыңның.
Тирәнәйтеп буразнасын
Җанга яткан сырымның.

Бөтерелә көзге яфрак
Бөтерелә көзге яфрак -
Сары-кызгылт күлмәге.
Күзләре тулган яшь белән -
Сөйгәне күренмәде.
Тирә-якта көзге вальс
Пар яфраклар әйләнә.
Араларында берсенә
Хиссез җилләр бәйләнә.
Вәгъдә - иман дисәләр дә
Бозыла шул күп вакыт.
...Ут йоткан ялгыз яфракның
Күлмәге - сары-кызгылт.

Көздән яз исе килгән мәл
Көздән яз исе килгән мәл,
Көзнең әле кыз чагы.
Иреннәре шундый татлы,
Кайнар хисле - кочагы.
Төннәр буе серләшсә дә,
Серләре бетмәс мәле.
Чагу төсләрдән балкыйдыр
Иңенә салган шәле.
Көздән әле наз тамган чак,
Күр, көнләштереп язны.
Сибеп җиргә үз бизәген:
«Мин сөям!» - диеп язды.

Эзләмә күзләрдән яшьләр
Эзләмә күзләрдән яшьләр
Кара син тирәнгәрәк.
Тышка чыгармый аларны
Үзендә тота йөрәк.
Телемнән, сөям, дигән сүз
Тартып алма, үзең әйт.
Атылып типкән йөрәкне
Назлар иленә иярт.
Синсез хатирәләр эзләп
Җаныңда йөртмә ярчык.
Минем өчен бергә булган
Мизгелләр генә тансык.

Вакытсыз бүленгән төш
Бүленде дә куйды төшем
Иң күңелле җирендә.
Татлы төшнең калды бары
Тәме генә ирендә.
Түм-түгәрәк иде дөньям
Матур төшнең эчендә.
Ташып торды йөрәгемнән
Тау күчерер көчем дә.
Сүндерергә өметләрне
Ирек куймады бу төш.
Бисмиллалы, уңай иде
Башлап җибәрелгән эш.
Инешне диңгез иттереп
Йөзгәндә колач җәеп,
Шатлыкка уралган төшем
Югалды, булды гаип.
Вакытсыз бүленгән төшем -
Әнкәй-әткәйле өнем.
Әкияткә тиң тормышым,
Могҗиза тулы илем.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading