16+

Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләкнең беренче ияләре билгеле булды

Узган атнада камаллылар элекке баш режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алдылар. Әгәр исән булса, аңа быел 81 яшь тулган булыр иде.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләкнең беренче ияләре билгеле булды

Узган атнада камаллылар элекке баш режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алдылар. Әгәр исән булса, аңа быел 81 яшь тулган булыр иде.

Ул көнне режиссер истәлегенә багышланган чаралар иртәдән үк башланып китте. Артистлар мәрхүмнең каберенә чәчәкләр салды.

Көндез исә гадәт буенча, Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышлап сәхнәләштерелгән «Кәҗә белән сарык» әкиятенең премьерасы күрсәтелде. Илгиз Зәйни язган әлеге әсәрне сәхнәгә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов куйды. Автор тамашачыны Тукайның башка әкиятләрендәге каһарманнары белән очраштырды. Спектакльнең ничек кабул ителүен залдагы балаларның сөенә-сөенә алкышлауларыннан да күреп була иде. Артистларның киемнәре дә балаларны үзенә тарта. Җырлы-биюле әлеге спектакль өлкәннәр күңеленә дә якын. Биюләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйган. Әсәр балаларда дуслык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Тату, бердәм булганда гына кыенлыкларны җиңеп булуын яхшы аңлаганнардыр алар. Артистлар Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Раил Шәмсуаров, Алмаз Сабирҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева кызыклы образлар тудырганнар.

Марсель Сәлимҗановка багышланган чараларның иң көтеп алынганы «Сәйдәш маршы» белән башланып китте. Чөнки заманында Марсель Сәлимҗановның яраткан көе була ул. Әнә экранда Марсель Сәлимҗановның тавышы яңгырый. Әйтерсең, ул тамашачы арасында. Быел Президент карары белән булдырылган Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләк ияләрен тамашачы түземсезлек белән көтте. Ул сәнгать өлкәсенә үзләреннән өлеш керткән кешеләргә ике елга бер мәртәбә биреләчәк. Аның беренчесен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка, Түбән Кама Татар дәүләт драма һәм театры артисты Рөстәм Галиевка, Әтнә халык театрына нигез салган Гомәр Мәрдәновка тапшырды. Дипломнар белән бергә акчалата бүләкнең 200 әр мең сум булуын дә әйтеп узды җитәкче.

Минем бүләкләрем шактый. Монысы минем өчен иң кадерлесе. Марсель Сәлимҗанов татар театрын чит илләргә чыгарды. Авырган килеш тә ул «Баскетболист» спектаклен куйды. «Без аны онытмабыз»,- диде Ринат Таҗетдинов.

Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханымга да чәчәкләр бүләк итте.

Ул кичне тамашачы Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелып, 20 ел буе сәхнәдән төшмәгән «Гөргөри кияүләре» н тагын бер кат рәхәтләнеп карады.

Фото: Шамил Абдюшев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading