16+

«Матурлыкны күрә белергә кирәк!»

Милли музейда Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән очрашу булды. Әлеге җырчының исемен, һичшиксез, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов кебек татар тенорлары рәтенә кертергә була.

«Матурлыкны күрә белергә кирәк!»

Милли музейда Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән очрашу булды. Әлеге җырчының исемен, һичшиксез, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов кебек татар тенорлары рәтенә кертергә була.

Әлеге бик сирәк тавышлы җырчының репертуары бик бай: опера арияләре, романс, чит ил композиторларының әсәрләре, шулай ук татар һәм рус халык җырлары, классик әсәрләр. Әлеге очрашуда Г.Ибушев татар һәм рус телендәге бик күп җырлар, романслар башкарды, үзе язган шигырьләрен укыды. Аның иҗаты музыка сәнгате тарихында якты бер сәхифә булып тора.
«Матурлыкны күрә белергә кирәк. Андый кеше белән аралашырга да рәхәт була... Мин җыр, үзебезнең йолалар арасында үстем. Матурлыкны танырга шунда өйрәндем. Авыл шулкадәр саф иде! Чит илләргә китсәм, туган ягымны бик сагынам...» - дип белдерде Г.Ибушев.
Бу очрашуга Филармониянең опера һәм камера музыкасы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Клара Таҗиева һ.б. килде, шулай ук Г.Ибушевның җырларын яратып тыңлаучылар җыелган иде.
Килгән кунаклар җырчыны көчле алкышларга күмде, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бер күрешү - үзе бер гомер... Әлеге очрашудан, җырлардан мин дә ләззәт алып кайттым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading