16+

Мәдәният учагын сүндермиләр

Үзешчән сәнгатьтән башка профессиональ сәнгатьне күз алдына китереп булмый. Республикабызда моннан 75 ел әлек оешкан халык иҗаты йорты районнардагы һәвәскәр коллективларны барлый башлый. «Уйнагыз, гармуннар!», «Нәүрүз» һәм төрле халыкларның бәйрәмнәрен, чит төбәкләрдә фестивальләр оештыруда аның роле зур. Бүгенге көндә, Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге буларак, аның эшчәнлеге күпкырлы....

Үзешчән сәнгатьтән башка профессиональ сәнгатьне күз алдына китереп булмый. Республикабызда моннан 75 ел әлек оешкан халык иҗаты йорты районнардагы һәвәскәр коллективларны барлый башлый. «Уйнагыз, гармуннар!», «Нәүрүз» һәм төрле халыкларның бәйрәмнәрен, чит төбәкләрдә фестивальләр оештыруда аның роле зур. Бүгенге көндә, Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге буларак, аның эшчәнлеге күпкырлы. 2008 елда оештырыла башлаган «Түгәрәк уен» фольклор фестивале бүген башка өлкәләрдә дә уза.
Әлеге үзәкнең җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, биредә күп кенә танылган композиторлар эшләгән. Бүген үзәк телне саклау юнәлешендә шактый эш башкара. Анда чит өлкәләрдә яшәүчеләр өчен семинарлар һәр милләтнең үз телендә үткәрелә. Кызганыч ки, бүген кайбер авылларда мәдәният өлкәсендә яшь кадрлар җитми. Икенчеләрендә, хезмәткәрне кыскарту исәбенә, башкаларның хезмәт хакларын арттыралар. Соңгы елларда республикада 135 яңа мәдәният йорты төзелгән. Кечкенә авыл клубларында бер кеше генә эшләсә, зурларында сәнгать җитәкчесе белән директор штаты гына каралган.
Традицион мәдәниятне үстерү үзәге күптән онытылган уен коралларында уйнаучыларны да барлый. Мәсәлән, Балтач районының Субаш авылында кулланылыштан төшеп калган гөсләдә уйнаучылар бар икән. Мәдәният һәм сәнгать университетында да гөсләчеләр әзерли башлыйлар. Быел «Түгәрәк уен» фестивалендә дә әлеге уен коралында уйнаучыларны бәяләргә тиешләр.
Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең юбилей концерты 5 майда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading