16+

Мәхәббәт бәхәстән башланса...

Җәмгытьтә аталар һәм балалар арасындагы каршылыклар һәрвакыт булган. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Кар астында кайнар чишмә" спектаклендә дә әнә шул проблемалар күтәрелә. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Булат Хәйбуллин сәхнәләштергән әлеге спектакльне Казан тамашачысы яратып карады.

Мәхәббәт бәхәстән башланса...

Җәмгытьтә аталар һәм балалар арасындагы каршылыклар һәрвакыт булган. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Кар астында кайнар чишмә" спектаклендә дә әнә шул проблемалар күтәрелә. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Булат Хәйбуллин сәхнәләштергән әлеге спектакльне Казан тамашачысы яратып карады.

Яшьләрнең мәхәббәте бәхәсләрдән башлана. Алар әти-әниләренең фатихасыннан башка гына өйләнешергә уйлыйлар. Әмма алар язылышырга барырга бер көн кала серләре ачыла. Улын ялгыз үстергән ата (Кәримҗан) белән кызның әнисе Әнисәне әлеге көтелмәгән хәл борчуга сала. Әбүзәр ролендәге Рифат Әхмәдиев һәм Тәзкирә образындагы Энҗе Сәйфетдинова уйнаулары белән бик тиз кызып китүчән, элекке гореф-гадәтләрне санга сукмаган яшьләрне хәтерләтә. Бүгенге тормышта да ата-ана ризалыгыннан башка гаилә корырга ашыгучылар һәм Тәзкирә сыман үз әнисенең кайда эшләгәненнән яшереп йөрүчеләр бар. (Ул аның урам себерүче булып эшләвеннән гарьләнә).

Кәримҗан белән Әнисә ролендәге Эдуард Латыйповны һәм Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллиналарның уенын тамашачы күз яшьләре аша карады. Алар икесе дә үзләренең гомерләрен балаларына багышлаган ата-ананың хис-кичерешләрен зур осталык белән җиткерделәр. Әмма әлеге әти-әни үзләренә карата хөрмәт тәрбияләп җиткерә алмаганнар. Аларны да ялгызлык туйдырган. Шуңа күрә әлеге ата-ана бер-берсен бик тиз аңлыйлар һәм бергә булырга карар кылалар. Әти-әниләренең кавышуына яшьләр дә шатлана.

Бүгенге көндә тамашачы әнә шундый гыйбрәтле спектакльләрне яратып карый. Аяз Гыйләҗевның әсәрләре, гадәттәгечә, теләсә кайсы чорда да, теләсә кайсы вакытта да актуаль булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading