16+

«МИҢА ӘТИ, ЧИНОВНИК БУЛМА, ДИДЕ»

Аны, әлбәттә, иң беренче чиратта халык шагыйре Сибгат Хәким улы, диләр. Инде тормышта үз урынын тапкан, байтак еллар Татарстанның беренче Президентының Киңәшчесе булып эшләгән, 1996 елдан бирле Фәннәр академиясенең Тарих институтын җитәкләүче академик Рафаэль ХӘКИМОВ белән сөйләшеп утырганда мин аның киң диапазонлы, үз фикерле, эчке принципиаль зирәклегенә тагын бер кат...

«МИҢА ӘТИ, ЧИНОВНИК БУЛМА, ДИДЕ»

Аны, әлбәттә, иң беренче чиратта халык шагыйре Сибгат Хәким улы, диләр. Инде тормышта үз урынын тапкан, байтак еллар Татарстанның беренче Президентының Киңәшчесе булып эшләгән, 1996 елдан бирле Фәннәр академиясенең Тарих институтын җитәкләүче академик Рафаэль ХӘКИМОВ белән сөйләшеп утырганда мин аның киң диапазонлы, үз фикерле, эчке принципиаль зирәклегенә тагын бер кат...

- Мине Сибгат Хәким улы дип карауларын бик дөрес дип кабул итәм, - дип башлый сүзне Рафаэль абый. - Әти исеме көчле булганга күрә туган бәйлелек ул. Һәр елны аның туган көнендә төрле шәһәр-авылларда юбилей-кичәләр уза. Аларның берсенең дә башлап йөрүчесе мин түгел. Әгәр мин аларны оештырып йөрсәм, әтигә дә ошамас иде. Шуңа да ул кем ничек тели, шулай куела да. Ә әтинең шигырь-поэмалары әйләнеп кайта тора. «Кырыгынчы бүлмә»ме ул, «Күңелем Ленин белән сөйләшә»ме... Шуның кадәр тирән фикер монда, диләр. Ә әти миңа заманында әлеге поэмасы турында: «Әле моңа әйләнеп кайтачаклар», - ди торган иде. Бүген аның мәгънәсе башкадыр, әмма кайта-кайта әти иҗатына тартылучылар шактый. Ленин дигәндә, шәхес түгел, дәвер, яшьлек, хыяллар искә төшә. Ностальгия, сагыну бар... Нинди зур максатлар турында хыялланып яшәдек без. Бүген исә ниндидер бушлыкка дучар ителдек. Әтинең дәвамчысы буларак, мин заманында Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники кебек олпат шәхесләрне күреп үстем. Хәтерлим, бергәләп җыелган вакытларында әти, өстәл артында булса да, демократия булсын инде, ди торган иде. Шул мохиттә үскән кеше буларак, суверенлык елларында мин алар янып йөргән хыялларга әйләнеп кайттым. Бу яктан мин әти дәвамчысы булдым кебек.
- Ә нинди иде ул тормышта Сибгат Хәким?
- Әти гомер буе шәһәрдә «кунак кына» булып яшәде. Кендеге белән авылга шуның кадәр береккән иде ул - яңгыр явамы, кояш кыздырамы - һава торышының һәр чагылышын авыл белән бәйләп карады. Яңгыр ява, димәк, икмәк күкрәп үсәчәк. Шәһәрдән торып, авылдагы арыш исен сизә иде. Кояш артыгын кыздыра башласа, игеннәр көя, дип, кара кайгыга бата. Һәр елны Күлле-Кимегә кайта иде. Аңа ияреп, мин дә авылга тартылдым. Әтине исә үсә-үсә генә аңлый башладым. Минем өчен дә авыл - горурлык. Фәнни яктан караганда да, авыл ул - университет.
Әтинең миңа тавыш күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Беркайчан да орышмады. Аны йомшак кеше дип тә атап булмый. Сөйләшкәндә тыйнак, йомшак, сабыр тоелса да, үз сүзендә нык торучы шәхес булды. Ул басынкы тавыш белән сөйләгәндә дә залда чебен очкан тавыш та ишетелмәс иде. Бик принципиаль иде. Обком заманында әтине Язучылар берлеге рәисе итеп сайларга телиләр. Юк, ди әти, булмыйм. Күп кеше өчен әлеге рәислек эше хыял бит инде - фатир, әйбәт премия, машина була. Бер съезд узгач, тагын рәислеккә кодалый башлыйлар. Телисеңме, теләмисеңме, бу юлы барыбер сайланачаксың, диелә. Ул сайлаулар чорында шифаханәгә китеп бара. Мин рәис түгел, мин шагыйрь, диде әти, әлеге адымын аңлатып. Язучылар белән обком арасында ул йөрде. Дөреслек яклы булды, үз сүзендә нык тора белде. Миңа карата исә, болай эшлә, тегеләй эшлә, димәде. Үрнәк булды - шул гына. Аның бала тәрбияләүдә үз методикасы бар иде: «Балага юк дигән сүз әйтергә ярамый, ул ирексезгә әвереләчәк».

Шигърияттә шабашниклар чоры
- Башка әдипләр шагыйрә дип тапкан әниегезне генә «халтурщица» дигән Сибгат Хәким...
- Әни кулак гаиләсеннән, унбиш яшьтән качып, Казанга килә. Монда фельдшерлыкка укый. Шигырьләр яза башлый, аларны редакциягә китерә. Әти белән дә башта шигырьләр аша таныша. Укуын тәмамлагач, аны Дөбъязга эшкә җибәрәләр. Әти шунда кайтып йөри. Әнинең «Чигелгән шәл» дигән җыентыгы дөнья күрә. Әти исә, туйдан соң, безнең гаиләгә халтурщиклар кирәкми, дип белдерә. Шуннан соң әни каләмгә үрелми. Юкса китабын укыгач, Хәсән Туфан болай гына аның шигъриятен мактамас иде. Мөршидә Вильданова сүзләренә язылган җырлар бүген дә ишетелеп тора. Әмма ул ир хатыны, аның рухи җандашы була алган хатын-кыз. Әти сүзеннән чыкмады, башка шигърияткә кермәде. Әти үлгәч, әни аның турында истәлекләр язды. Иң беренче миңа күрсәтте. Укып чыккач, мин шаккаттым - анда төзәтерлек бер нәрсә дә юк иде. Мин үзем шәхсән язган әйберне җиңел укылышлы булыр өчен ким дигәндә биш-алты, кайчак унар тапкыр төзәтәм. Әти дә шигырьләрен кәгазьгә салгач, берничә вариант хәстәрли иде.
- Сибгат Хәкимнең, без киткәч, шабашниклар гына калачак, дигән сүзе белән килешәсезме?
- Килешәм. Каты әйтте. Әмма дөрес әйтте шул. Ул вакытта да, хәзер дә шабашниклык сизелә. Мине дә, шактый мәкаләләр белән чыгыш ясаган публицист буларак, Язучылар берлегенә алдылар. Әгәр сайлап алу комиссиясендә әти утырса, мине мәңге алмаган булыр иде. Дистәләгән китабы басылып чыкса да, син әле шагыйрь түгел, кеше иҗатта тулаем чарланып беткәч кенә берлеккә керергә лаек, дип саный иде ул.
- Димәк, шагыйрьләр буыны, шагыйрьсез буын була?
- Шагыйрь иң беренче чиратта шәхес була. Җыр өчен, күңел күтәрер өчен язучыларны да аңлыйм, шигырь язып карамаган кеше юк та. Әмма бүген теге замандагы кебек дәрәҗәле шагыйрьләр юк. Мин бит Хәсән Туфаннарны күргән кеше... Чагыштыруда булгач, бүгенге шагыйрьләр миңа үпкәләмәсен.
- Шуңа Сез дә шигырь язып карамагансыздыр?
- Минем үрнәк бик биек иде - әти әйтмешли, халтурщик була алмыйм. Булсаң, шәп шагыйрь бул, булдыра алмасаң, кысылма. Мин кысылмадым. Рифманы төзү авыр түгел - халыкны аңлау, шагыйрь була алу авыр. Мин үскән заманда физика модада иде. Ә без беребез дә моданы читләтеп үтә алмыйбыз...

Күңел сизә дип, тарих язып булмый
- Әмма физика Сезне колачлый алмаган. Сәясәт аркылы тарих тартып алган.
- Минем юл сикәлтәле, бормалы. Сәясәткә кереп китү ул табигый булды дип саныйм, мин университетта ук шуның белән шөгыльләндем. Татар ничек тарих белән кызыксынмасын ди? Дәреслекләрдә кимсетеп язгач, күңелгә үпкә кереп оялаган ич безнең. Профессиональ яктан аның белән шөгыльләнмәсәм дә, тарих һәрвакытта миңа янәшә барды. Мин конфликтология белән таныш. Минтимер Шәймиевнең Киңәшчесе булып эшләгән вакытым иде. Бервакыт Фәннәр академиясендә галимнәр талашып беттеләр - суд юллары, бер-берләре өстеннән язу. Институтны аеру фикере туды. Шәймиев тарих институтын җитәкләүне миңа тапшырды. Минем төп максат - ыгы-зыгыны бетерү иде. Монда бит боерып кына утырып булмый. Беренче җыелыш бара. Минем якын дуслар торып, Хәкимов тарихчы түгел, дип әйтте. Менә шулай эш башлап җибәрдем. Идарәче, эш оештыруга кагылышлы лекцияләр укыткан кеше буларак, җиңел кереп киттем. Тарих институты дигәндә, тарих кына дип уйлау хата. Бу бит тулы бер дөнья - монда этнологлар, мәгарифчеләр, археологлар, исламчылар эшли, татар тормышын тулаем колачлаган эш мәйданы. Физик буларак, миндә мантыйк көчле. Тарихчыларның күбесе хыял белән яши. Әле бер тарихчы белән булган очрак та истә. «Татарлар каян килеп чыккан?» - дип сорыйм. «Атлантидадан», - ди бу. Кешенең аннан килеп чыгуы билгеле, әмма анда татар дигән сүз юк. «Нишләп татар да шуннан чыккан дип исәплисез?» - дигән идем, абзыйның җавабы кыска булды: «Күңел сизә».
- Дәүләт Киңәшчесе булыр өчен күңел сизгерлеге белән акыл зирәклеге дә зарурдыр?
- Мин газеталарда бик күп мәкаләләр белән чыгыш ясаган кеше. Ә газетадан кешене чамалап була - мине фән бүлегенә кабминга эшкә чакырдылар. Сәясәттә күренгән, суверенлык дип йөргән кеше идем. Эшкә урнашырга гариза язгач, Шәймиев, юк, үземә кирәк, дип чакырып алды. Киңәшче булуга бик җиңел караучылар да шактый - имеш, әйбәт киңәш кенә бирүнең нәрсәсе бар? Әмма Дәүләт Киңәшчесе сәясәткә туры килердәй киңәш кенә уйлап табарга тиеш түгел, аның нинди уңышлар, нинди югалтулар китерәсен дә чамаларга тиеш. Мәскәүгә дә күз тотарга кирәк. Сәясәт ул бик нәзберек, четерекле эш. Президент синең киңәшләрең арасыннан бүгенге көнгә туры килердәен сайлап ала. Аннары соң аны бит башкарырлык, эшләтә алырлык кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә. Миңа киңәшче эше ошый иде. Әтинең миңа биргән бердәнбер васыяте: «Чиновник булма», - иде. Шуның кадәр күңелгә кереп калган ул, мин бервакытта да чиновник булырга омтылмадым. Ә киңәшче ул чиновник түгел - кулда акча уйнамый, кеше язмышларын да хәл итмисең. Киңәшчелек эше минем холкыма туры килә иде. Тарих белән бәйлелек тә үз ролен уйнады. Безнең зур тарих бар. Аны күпертергә, алдарга да кирәкми - булганын объектив күрсәтү дә җитә. Әмма кәнәфи эше дип омтылмадым.
- Сәясәт пычракмы, Рафаэль абый?
- Мин эшләгәндә пычрак түгел иде. Кирәкмәгән җирләргә кысылмадым. Сәясәтсез тормыш көтеп булмый. Акча белән бөтен нәрсәне эшләп була диләр - анысы аның шабашниклар фикере. Була, акчасыз да таулар күчереп була. Татар иҗтимагый үзәгендә утырганда акчасыз да күп нәрсә эшли алдык. Сәясәт акча белән түгел, халык тормышы белән бәйле булырга тиеш. Ә халык белән бәйле әйбер нишләп пычрак булырга тиеш әле?

Имансыз имамнарга чыдый алмыйм
- Әбугалисина, Ибн Рушда кебекләр динне дә, дөньяви якны да тигез алып бара алган. Хәзер диндәге ваклану нәрсә белән бәйле ул, Рафаэль абый?
- Мин имамнарны бик яхшы беләм - иманлы имамнар бар, базар икътисадына сылтап, үз эшен эшләүчеләр дә күп. Имансыз имамнарга чыдый алмыйм. Мирас югалмаса да, элекке җәдидчеләр - Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдиннәр буыны китте. Шуңа да бүгенгесе көндә белемлелек җитенкерәми - университет та тәмамламаган мулла нинди акыл өйрәтә алсын ул миңа? Дин халыкны түгел, татар халкы динне саклады. Ул бит безнең иман йөрәктә, эчтә - син аның белән туасың. Мәчеттән килми ул. Ислам конференциясе оешмасы генераль җитәкчесе Экмеледдин Ихсаноглу, безнең «Кол Шәриф» мәчете ачылганда, чалма-чапан кигән Равил хәзрәттән сорый: «Ник болай киендең син?» «Бу матур, мөселманча», - ди Равил хәзрәт. «Юк, бу мөселманча түгел, бу гарәпләрнеке, - диде аңа Ихсаноглу. - Ә син бит татар, ник гарәп киеме киясең, татарча киен». Кая язылган мөселман кешесенә ничек киенергә кирәклеге? Бүгенге кием-салым ул - мода. Мин дә очучы кигән спецформаны кия алам, әмма самолет йөртә алам дигән сүз түгел бит әле. Динне киемгә дә, дин әһелләренә дә бәйләргә кирәкми. Халыкның тормышы алардан тормый, Аллага шөкер, татарның рухы бар. Рух бетсә, имамнар да, дәүләт тә, акча да булышмый. Иман бездә һәрвакыт булды. Уфага баргач, кайтышлый авылларына керә-керә кайттым. Бер авылда имам әйтә: «Менә бу кечкенә бүлмәдә җәйгә кайткан татар балаларына татар телен, Коръән аятьләрен укытам», - ди. Аны түләү мәсьәләсе дә, класс тулу-тулмавы да борчымый - ул укытуны үз бурычы дип саный. Иманлы имам шундый булырга тиеш. Укытсын ул алты бала гына. Ә шул алты баладан Галимҗан Баруди чыкса? Мәрҗаниләр, Барудилар көн дә тумый, күп тә булмый!..

«Муеныма сарылган иркә балам иде...»
- Рафаэль абыйның зур мәхәббәт тарихы кайчан башланды?
- 24 ел элек. Хатыным Мәүлидәне Ташкентта бер конференциядә барган җирдән очраттым. Ошаттым да алып та кайттым. Миңа әлеге тарих турында сөйләве авыр инде хәзер. Кызым китте бит... Камилә бик тә дәү әтисе - Сибгатка охшаган иде. Үз-үзен тотышы, холкы, кеше белән йомшак сөйләшү, принципиальлеге генә түгел, авыруларына кадәр шуңа охшаган иде. Чәчләре дә, ашказаны, аяк тырнагына кадәр нәкъ әтинеке. Университетка кереп, беренче ике лекциясен укыткан иде... Аңлашылмый торган автоһәлакәт булды - машина бәрелсә иде, мәтәлчек атса иде, ул барыбер исән калган булыр иде! Ул бит лексус - иң акыллы машиналарның берсе, сигез куркынычсызлык мендәре генә бар. Әлеге очракка японнар да шакката...
- Камиләнең рухына дога булып барып ирешсен. Нинди иде ул Сезнең иркә кызыгыз?
- Муенга менеп утырды да төшмәде. Ул үзе дә көлеп шулай дияргә яратты: «Мин әтинең муенында». Муенга сарылган, кочактан төшмәгән иркә балам иде. Беркайчан да мин аңа «юк» димәдем. Алай дип әйтергә теләмәдем дә. Әнисе, әтиеңнән рөхсәт сора, дисә: «Сорыйм, сорыйм, син аның барыбер рөхсәт итәчәген беләсең бит инде», - ди иде. Иркә бала булса да, ул чама белде. ВМК факультетын тәмамлады. Шагыйрьлек тә бар иде, бию белән дә җенләнде. Бөтен нәрсәне дә булдыра иде.
- Әтиегез һәм кызыгыз. Сез алардан нәрсә алдыгыз һәм нәрсә бирдегез?
- Мин әтидән аның стилен отып алдым. Төрлечә яза беләм, әмма халыкка ошый торган, арасына чөй дә кагып булмый торган стилем - әтидән. Тукай турында бер җөмлә белән, халык өчен яшәгән, халык дип үлгән, дияргә була. Әти турында да шулай әйтеп булыр иде - татар дип яшәде. Минем тормышым да шуңа нигезләнде. Син депутатмы, сәясәтчеме, җитәкчеме - иман шуңа корылырга тиеш. Кыз дәвам булырга тиеш иде... Шөкер, улым бар. Оныгым Әхмәт мәктәп тәмамлый.
- Нәрсә ул ярату, Рафаэль абый?
- Ярату... Аның турында уйланырга вакыт булмады. Гомер артыгы белән тыгыз булды. Без бит авыр вакытта эшләдек. Акча түгел, бөтенләй бер нәрсә юк иде. Конституция, референдум, шартнамә дип чаптык, атнага бер тапкыр эшкә барган кебек Мәскәүгә барып кайта идек. Бүгенге көнем институт белән бәйле, әлбәттә. Нәрсәдер турында зурлап уйланырга да кирәкми - гомер үлчәнгән... Республикадан музей ясау хыялым бар - бездә һәр кеше үзе бер тарих. Менә шул музей турындагы хыял чынга ашса, китәргә дә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading