16+

«Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм»

Җырчы Альбина АПАНАЕВА сентябрь ахырында кеше-карадан яшереп диярлек кияүгә чыгып куйды. Июль аенда никах укыткан җырчы кызның туй мәҗлесе Уфада узган. Чөнки кияү егете Рафаэль нәкъ менә Башкортстаннан. Башта ЗАГСта теркәлү узганнар да иң якын кешеләрен генә шәһәр читендәге ресторанлы күңел ачу аланына дәшкәннәр алар. Кунаклар да, Альбина белән Рафаэль...

«Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм»

Җырчы Альбина АПАНАЕВА сентябрь ахырында кеше-карадан яшереп диярлек кияүгә чыгып куйды. Июль аенда никах укыткан җырчы кызның туй мәҗлесе Уфада узган. Чөнки кияү егете Рафаэль нәкъ менә Башкортстаннан. Башта ЗАГСта теркәлү узганнар да иң якын кешеләрен генә шәһәр читендәге ресторанлы күңел ачу аланына дәшкәннәр алар. Кунаклар да, Альбина белән Рафаэль...

- Альбина, кияүгә чыгуыңны сизми дә калдык...
- Мин бит инде үзем шундый. Шалт, эшлим дә куям. Ә болай үземә көтмәгәндә булмады кебек. Өч елдан артык очраштык, бер-беребезне сынадык. Хисләрнең сафлыгына ышангач, туй иттек дигәндәй...
- Кем инде ул Рафаэль, ничек танышкан идегез?
- Рафаэль - Уфа егете, шунда агач эшкәртү буенча үз шәхси эше бар, миннән ике яшькә кече. Танышуыбыз гастроль вакытында булды. Мин кунарга керергә тиеш фатир хуҗасы соңгы минутта гына кире уйлады да концерт оештыручы кыз мине үз өенә алып кайтты. Ул Рафаэльнең бертуган сеңлесе булып чыкты. Шулай таныштык. Аннан мин тагын Уфага бардым, кабат аларда тукталдым. Аннан инде аралаша башладык. Рафаэль үзе Казанга сукмак салды. Шулай ике арада йөрдек, телефон аша аралаштык.
- Нәрсәсе белән яраттырды?
- Мин аның тирән, матур зәңгәр күзләренә гашыйк булдым. Холкы да, үз-үзен тотышы да, аз сүзлелеге дә үзенә каратты. Аннан, ул ни беләндер минем әтиемә дә охшаган.
- Уфа - Казан арасы бик якыннардан түгел, ерактан торып хисләрне суытмау кыен булмадымы соң?
- Уфа - Казан арасы Америка белән безнең башкала арасы түгел инде. Теләгәндә һәр чакрымны якынайтып була. Вакыт-вакыт кыен булды инде, әмма бер-береңә тартылганда ул сынауларны җиңәсең.
- Рафаэль кайчан кулыңны сорады, нигәдер өч ел очрашып йөрү күбрәк шикелле тоела.
- Тәкъдимне ул быел ясады. Казанның «Ривьера» күңел ачу үзәгенә кино карарга баргач, мин гадәттәгечә үземнең яраткан поп-корнны алдым. Шуны ашый-ашый кино карап утырам, кул ниндидер каты әйбергә килеп төртелде. Поп-корн түгел инде... Тартып чыгарсам, бәрхет тартма - эчендә йөзек... Мин Рафаэльне артык романтик холыклы димәсәм дә, вакыт-вакыт аның фантазия киңлегенә сокланып та куям. Каян уйлап тапкан диген? Нигә алданрак тәкъдим ясамады икән, дигән уйны исә башыма да китергән булмады. Мин үзем озак ияләшә торган кеше - Чаллыдан Казанга ияләшү дә озак булды минем, ниндидер башка башлангыч та акрын-акрын гына. Кешене белеп бетермичә кияүгә чыгарга ашыгу да минем холкымда юк.
- Туйга әзерлек кем җилкәсенә төште?
- Икебезнекенә дә. Ә сценарий ягын мин кайгырттым. Ниндидер өлешен тулаем үз кулыма алсам, кайсысындыр Уфадагы кешеләргә тапшырдык. Тамада да шуннан ук иде.
- Туй күлмәген каян алдың?
- Уфадан, ул 35 мең сумга төште. Шул ук күлмәк алган салонда Рафаэль туйларга хас «выкуп»ка да килде. Мин манекеннар арасына туй күлмәген киеп бастым, ә ул мине танымыйча узып китте... Аннан апам Лилия ярдәмгә килде инде - минем елмаеп җибәрүем дә үз эшен эшләде, күрәсең.
- Җырчы киленне төп нигез ничек кабул итте?
- Рафаэльнең әнисе генә бар, әтисе инде мәрхүм. Абыйсы, әйткәнемчә, сеңлесе бар. Төп нигез мине бик җылы кабул итте. Каенанам белән дә мөнәсәбәтләр бик әйбәт - ул яшьләрне яшьләрчә кабул итә белә. Юмый калдырган табак-савыт өчен шелтәли торган кеше түгел.
- Сәхнә кешесен кияүгә алган егет көнләшү хисе белән танышмы?
- Юк, миндә дә, Рафаэльдә дә андый хис юк. Бер-беребезгә ышанабыз.
- Альбина, әкияттә генә бәхетле тарих туй белән тәмамлана, тормышта исә туйдан соң башлана. Нәрсәдән куркасың?
- Болай мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Арабыздагы аңлашу, хөрмәт, җылы караш суынмасын иде. Мин әлегә туй соңы булган рәхәт-бәхетле уйлар кочагында тибрәләм. Әлеге бәхетле халәт гомер буе дәвам итсен иде. Бәхетле балалар үстереп, бәхетле мәхәббәт тарихы геройлары булырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading