16+

«Мин – театр баласы»

Күренекле театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Ильтани Иляловага 80 яшь тулды. Шул уңайдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында юбилярны мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Үзенең укучыларының берсе Раушания Юкачева, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова, Г.Кариев исемендәге Яшь...

Күренекле театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Ильтани Иляловага 80 яшь тулды. Шул уңайдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында юбилярны мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Үзенең укучыларының берсе Раушания Юкачева, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов тәнкыйтьче турында җылы сүзләр әйттеләр. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының күренекле артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар үзләренең кызларын укыткан өчен Ильтани ханымга рәхмәтле. Театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбарәкшин: «Ильтани Исхак кызын безнең укучылар бик ярата. Аны яратмаслык та түгел», - дип белдерде. Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән директор Шамил Закиров юбилярның киләчәктә дә театрдан аерылмавын теләделәр. Шамил Зиннур улы яңа гына «табадан төшкән» «Народные артисты» китабы өчен И.Иляловага рәхмәтен җиткерде. Ул көнне юбиляр соравы буенча Илгиз Зәйнинең «Бабайлар чуагы» спектакле күрсәтелде.
«Мин - театр баласы, тормышымны ансыз күз алдына китерә алмыйм», - диде Ильтани ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading