16+

«Минем өчен образ тудыру яңа кием кигән кебек»

Эстрадабызда Башкортстан якларыннан җырчылар шактый булса да, театрларда алар сирәк. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында элек күренекле артист Гөлсем Исәнгулова гына булса, бүген танылып килә торган яшь актерларның берсе Гөлчәчәк Хәмәдинурова бар. Искиткеч тыйнак, тырыш кыз, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын гел «биш»легә генә тәмамлап, бирегә эшкә килде.

«Минем өчен образ тудыру яңа кием кигән кебек»

Эстрадабызда Башкортстан якларыннан җырчылар шактый булса да, театрларда алар сирәк. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында элек күренекле артист Гөлсем Исәнгулова гына булса, бүген танылып килә торган яшь актерларның берсе Гөлчәчәк Хәмәдинурова бар. Искиткеч тыйнак, тырыш кыз, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын гел «биш»легә генә тәмамлап, бирегә эшкә килде.

Аның әтисе - Башкортстанның халык артисты, җырчы Шамил Хәмәдинуров, әнисе Римма Ибраһимова да башта җырчы булса, аннары яшьләрне вокал серләренә өйрәтә. Шуңа күрә алар кызларын да унбер ел буе З. Исмәгыйлев исемендәге музыка лицеенда укыталар. Аннан фортепьяно классында укып чыга ул. Ә инде үзенең Казанга нинди җилләр ташлавын Гөлчәчәк болайрак искә ала:
- Мин 11 нче сыйныфта укып йөргәндә, Фәрит абый Бикчәнтәев, үзенә курс җыярга, дип, безнең якларга килгән иде. Ул чакта үзем Мәскәүдәге кино сәнгате институтына барырга хыялланып йөри идем. Шулай да кастингка барып үземне сынап карарга булдым. (Әти 7 нче сыйныфтан ук, камаллылар гастрольләргә килгәч, мине спектакльләргә йөртә иде). Шунда Фәрит абый мине Казанга чакырып китте. Укуымны тәмамлау белән, һич икеләнмичә, Казанга юл тоттым һәм Фәрит абый курсына укырга кердем.
- Гөлчәчәк, студент еллары ничегрәк хәтереңдә калган?
- Без укыганда Фәрит абыйның күзенә генә карап утыра идек.Ул безгә укытучы гына түгел, әти кебек тә булды. Без укыганда ук спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша идек.
- Театрга килгәч тә сезнең курсыгызга бәхет елмайды. Бүген һәркайсыгызны тамашачы таный, ярата. Сине «Җанкисәккәем»дә - Шүрәлинә, «Әрем исе»ндә - Нурзилә, «Мәхәббәт-FM»да - Зәйнәп, «Арбалы хатыннар»да Зифа рольләрендә күрдек. Үзеңне тамашачыга таныткан ролең кайсы дип саныйсың?
- Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектаклендәге Налимә образы дип уйлыйм. Ул минем төпле, беренче ролем булды. Фәрит абый да анда күбрәк минем белән эшләгән сыман тоелды.
- Ул образ шундый беркатлы. Үзең шәһәр кызы булсаң да, аның эчке дөньясын оста итеп ачып бирә алдың. Налимә ролен ничек кабул иттең?
- Налимә тыштан ирдәүкә сыман булса да, аның күңеле чиста. Шуңа күрә, аның муллага күзе төшкәндер. Ул үскән мохиттә үрнәк алыр кеше булмаганга шундый булгандыр ул. Мулла аны пычраклыктан коткара. Кыз мәхәббәте белән очраша. Мин Налимәне образ буларак яраттым.
- Син бит әле балалар өчен куелган «Бәби» спектаклендә дә уйнадың. Аерма сизеләме?
- Балаларны алдап булмый. Аларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Нәниләр өчен уйнау авыррак. Без аны курсыбыз белән яратып уйнадык.
- Моңа хәтле уйнаган рольләрең арасында кайсы синең холкыңа якын?
- Бер генә ролем дә холкыма туры килми. Минем өчен образ тудыру яңа кием кигән кебек. Һәр кием төрле булган сыман, образлар да төрле. Үземә килгәндә, мин бик гаилә җанлы кеше. Театрдан чыгуга, өйгә йөгерәм. Кешеләргә ачу сакламыйм.
- «Арбалы хатыннар»да яхшы уйнаган өчен, Сез «Тантана» фестивалендә «Иң яхшы ансамбль» исеменә лаек булган идегез. Әсәрнең прототиблары яшәгән Стәрлебаш якларына да барып кайттыгыз.
- Без бу спектакльдә бик яратып уйнадык. Сәхнәдә күз яшьләре чыккан мизгелләр дә аз булмады. Стәрлебашта үзебезнең образларның балалары безгә күчтәнәчләр дә китергәннәр иде.
- Үзеңне син кинода да сынап карарга өлгердең. Анда уйнау спектакльдән катлаулырак тоелмадымы?
- Әйе, «Бибинур» фильмында мин Зөһрәбануның яшь чагын уйнаган идем. Кинода уйнау бик катлаулы, чөнки ул икенче юнәлеш. Аны сәхнә белән чагыштырып булмый. Фильмда бер мизгелне тотып алалар да, шунда ук төшерәләр, ул кабатланмас була.
- Әти-әниең синең уйнавыңны күргәне булдымы?
- Без Уфага гастрольләргә «Мулла» спектакле белән баргач караганнар иде. Ул чакта алар минем уйнавымны күргәч, бик шатландылар.
- Гөлчәчәк, спектакльдән соң өйгә ашкынып кайтам, дидең. Аның өчен гаилә җылысы булу да кирәк бит әле. Ирең Рамил белән дә таныштыр инде.
- Без Рамил белән бер курста укыдык.Ул бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада бүлегендә актерлык осталыгына укыта. Бер-беребезне аңлашып яшибез. Нурсолтан исемле улыбыз бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading