16+

Мирасыбызны бөтен дөнья белергә тиеш!

Татарстан музыка сәнгатендә милли йөзебезне чагылдырган, шул ук вакытта теләсә кайсы чит ил сәхнәләреннән тәкъдим итәрлек әсәрләр күп. Дөнья мәдәниятендә үз урынын тапкан Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, А.Ключарев кебек танылган татар композиторларының эшен бүгенге көндә актив иҗат итүче А.Луппов, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Л.Любовский һ.б. сәнгатькәрләребез дәвам итә. Яшьләр арасында да өметле...

Мирасыбызны бөтен дөнья белергә тиеш!

Татарстан музыка сәнгатендә милли йөзебезне чагылдырган, шул ук вакытта теләсә кайсы чит ил сәхнәләреннән тәкъдим итәрлек әсәрләр күп. Дөнья мәдәниятендә үз урынын тапкан Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, А.Ключарев кебек танылган татар композиторларының эшен бүгенге көндә актив иҗат итүче А.Луппов, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Л.Любовский һ.б. сәнгатькәрләребез дәвам итә. Яшьләр арасында да өметле...

Шунысы кызганыч, яшьләр арасында классик концертларга күбесенчә музыкантлар гына йөри. Зәвык тәрбиясе бирүдә иң әһәмиятле чараларның берсе булган классик әсәрләрнең уйналышы, яңгырашы үтә мөһим. Ә бит тере оркестрның тавышы, әсәрләрне башкаруы ул - һәрвакыт ниндидер яңалык. Кызык бит: композиторның бер үк әсәрен өч оркестр уйнаса, ул өч төрле булып яңгыраячак, чөнки бу эштә дирижерның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Хәтта бер үк оркестр да шул ук әсәрне нәкъ шулай ук кабатлап уйный алмый. Шуңа күрә, классик музыка концертларыннан соң, тәэсирләр бик күп кала: һәрбер концерт, хәтта һәр уйналган әсәр безнең эчке дөньябызны үзенчә баета. Ләкин бүгенге көндә татар классикасын теләсә кайда ишетеп булмый, соңгы елларда зур мәртәбә яулаган Ф.Шаляпин һәм Р.Нуриев исемендәге халыкара фестивальләрдә дә, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты һәм Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан тыш, татар әсәрләре яңгырамый. Ә калган әсәрләр нигә юк? Татар музыкасының искиткеч матур үрнәкләре нота кәгазьләрендә генә калырга тиешме? Һич юк! Татар музыкасын Татарстан гына түгел, бөтен дөнья ишетергә һәм белергә тиеш! Ул халкыбызны танытуда иң әһәмиятле юлларның берсе булып тора. Быел бу юлда зур бер адым ясалды - Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе дөнья күрде. Антологиягә кергән әсәрләрне Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры башкара.
Альбом өч дисктан гыйбарәт. Беренче дискка инде безнең арабыздан китеп барган классик композиторларыбыз Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Мирогородский, Салих Сәйдәшев әсәрләре туплап бирелгән. Татарстанда яшәп иҗат итүче хатын-кыз композиторларыбыз музыкасы аерым бер дискны тәшкил итә. Алар арасына бүгенге көндә иҗат итүче композиторларыбыз Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова, Зөлфия Рәүпова, Елена Анисимова әсәрләре кертелгән. Дискта һәр композиторның берәр әсәре яңгырый. Өченче дискта шулай ук татар профессиональ музыкасының иң билгеле әсәрләрен ишетергә мөмкин. Анда Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин, Александр Чайковский әсәрләре урын алган. Бу диск үзенә татар һәм гомумән республикабызның иң гүзәл музыкаль әсәрләрен туплавы белән бик актуаль. Дискларда өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә мәгълүмат бирелүе заман таләпләренә туры килә. Анда һәрбер әсәргә кечкенә генә аннотация дә урын алган.
Антология татар музыкасының, республикабыз композиторлары иҗатының иң матур сәхифәләрен бөтен дөньяга танытырга мөмкинлек бирә. Ләкин бүгенге көндә киң масштабта тәкъдим итәрлек, зур сәхнәләрдән яңгыратырлык музыкаль әсәрләребез болар гына түгел. Киләчәктә бай мирасыбызны чагылдырган шундый дискларның тагын да күбрәк дөнья күрүен, анда, танылган композиторларыбыз белән беррәттән, сәнгать юлында яңа эз ярып килүче иҗатчыларыбызның да иң уңышлы әсәрләрен күрәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading