16+

Мизгелне «тотучылар» җыела

Бүген бөтен кешенең кулында камера, фотоаппарат. Ни төшерәбез? Кемне? Ни өчен? Кирәкме ул, түгелме? Ярыймы мондый әйберне төшерергә-юкмы?

Мизгелне «тотучылар» җыела

Бүген бөтен кешенең кулында камера, фотоаппарат. Ни төшерәбез? Кемне? Ни өчен? Кирәкме ул, түгелме? Ярыймы мондый әйберне төшерергә-юкмы?

Отышлы кадр булачакмы, әллә чүп чиләгенә ташланачакмы - һич нәрсә уйлап тормастан, бөтенесен рәткә «эләктерергә» тырышабыз. Шуның белән бергә адәм баласының психикасы ук үзгәрә түгелме ? Суга батучыны коткарганчы аның өскә чыгып торган кулларын фотога төшерүчеләр, һәлакәткә эләгүчегә ярдәм итәсе урында, «сирәк кадр»ны үзендә калдырырга тырышучылар көннән-көн арта бармыймы икән? Кулына аппарат тоткан кешенең, төймәгә басканчы - мизгел эчендә әдәп-әхлак турында да уйларга вакыты җитәргә тиештер...
8 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге ярдәме белән оештырылган Хәзерге заман фото сәнгате фестиваль-күргәзмәсе эшләячәк.
Ул хәзерге заман фото сәнгатен популярлаштыру, аңа ярдәм итү һәм шул өлкәдә иҗатны үстерү максатларында уздырыла. Анда, 16 яше тулган һәвәскәрләр белән беррәттән, профессиональ фотографлар да катнаша ала. Фестиваль кысаларында күргәзмә һәм иҗади очрашулар, фотоконкурс, осталык дәресләре, тематик семинарлар, лекцияләр узачак. Фотоконкурс «Иң яхшы туй фотографы», «Иң яхшы фоторепортер», «Компьютер сәнгатендә иң яхшы фотограф», «Портрет жанрында иң яхшы фотограф» һәм «2013 елгы Универсиадада иң яхшы фотограф»ларны да ачыклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading