16+

Моң – яшәү рәвеше

Узган яшьлек елларын искә алганда, айлы кичләрдә яңгыраган тальян моңнарын кемнәр генә сагынмыйдыр. Авыл җирләреннән яшьли шәһәргә китеп яшәсәк тә, күңелләрдә мәңге сакланадыр шул вакытлар.

Моң – яшәү рәвеше

Узган яшьлек елларын искә алганда, айлы кичләрдә яңгыраган тальян моңнарын кемнәр генә сагынмыйдыр. Авыл җирләреннән яшьли шәһәргә китеп яшәсәк тә, күңелләрдә мәңге сакланадыр шул вакытлар.


Арча районының Курса Почмак авылында дөньяга аваз салган Данил Вафин Хәйретдин бабасының скрипкада уйнавына сокланып үсә. 5 яшендә үзе дә бармакларын гармун төймәләрендә уйната башлый. Гармунда, аннан соң баянда өздереп уйнавы белән авылдашлары алдында дан казана. «Баяннарда өздереп көй сузган гармунчыны тыңлаган саен тыңлыйсы килә», - ди авылдашлары да.
Үсеп җитеп шофер һөнәренә ия булса да, гармунын һичбер вакытта кулыннан төшерми ул. Бу үҗәтлеге Данилны 1995 елны Химиклар мәдәният сараена - гармунчылар ансамбленә алып килә. Концерт программалары белән Татарстанның бик күп районнарында йөрергә туры килә аларга. Моң аның яшәү чыганагы түгел, яшәү рәвеше генә. 2005 елны Мәскәүдә, 2007 елны Чиләбедә, 2009 елны Төмәндә, 2010 елны Екатеринбург өлкәләрендә булып, чыгышлар ясап кайтты ул. Ә быел исә, 2011 елның сентябрь аенда Пермь өлкәсендә концертлар биреп, югары уңышларга иреште. Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсында күп тапкырлар җиңүче исеменә лаек булды ул. Саный китсәң, дәрәҗәләренең, котлау хатларының иге-чиге юк.
Бүгенге көндә тормыш иптәше Халисә белән төрле концертларда катнашалар. Данил баянда өздереп уйнаса, Халисәсе моңланып җыр суза. Җыр-моңга гашыйк милләттәшебезне 65 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading