1968 елда үзем, Тәтеш район газетасы редакторы буларак, киләсе ел башындагы 50 еллык юбилейга әзерләнә башлагач, беренче мөхәрриребезнең Казанда яшәүче улын эзләп таптым. Ул Тукай иҗатына багышланган әсәрләр циклы, бигрәк тә «Ятим бала» яки «Бәләкәй Тукай» дип аталган, бөек шагыйребезнең бала чагын гаҗәп матур итеп сурәтләгән мәшһүр рәссам Хаҗиморат Казаков булып чыкты. Әле егет чагында ук Ленинградта, Киевта, Ригада өч югары профессиональ белем алган, Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга чаклы юл үткән, Япон самурайларына каршы көрәшергә дә өлгереп, 1946 елда Казанга кайтып, сынлы сәнгать училищесында укыта башлаган. Ул безнең газетаның юбилей тантанасында катнашып, әтисе турында бик кызыклы истәлекләрен сөйләде. Аннары, без аның белән гасыр башында әти-әнисе эшли башлаган мәктәпкә барып, укытучылар һәм укучылар белән очрашып, әңгәмәләр үткәрдек. Менә шуннан башланган дустанә мөнәсәбәтләребез, Хаҗиморат абыйның вафатына хәтле, 17 ел дәвам итте.
Ә мәшһүр мәктәпнең ике бинасы да 100 ел буена үзләренең элекке вазифасын үтәде. Биредә татар урта мәктәбе, икемеңенче еллар башында заманча матур итеп салынган өч катлы яңа кирпеч бинага күчкәч, элекке агач биналар моңаеп, бушап калды. Аннары аларда ун елдан артык эреле-ваклы төрле оешмалар эшләп торды. Былтыр алар да, үзләренә яңа бина салып, арендага алып торган игезәкләрне калдырып киттеләр. Әмма гасыр буе балалар өчен белем учагы булган ике йорт та, күркәм тарихларын дәвам итеп, халыкка хезмәттә яңа сәхифә ачып җибәрергә җыеналар.
Төзекләндерү
2014 ел башында район хакимиятенең җир комитеты бушап калган биналарны сату турында игълан итте. Тәтештә байтак еллар төзелеш белән шөгыльләнүче эшмәкәр Фәнил Гилиәкбәров аларны шунда ук сатып алды. Бу биналарның мәдәни мирас һәйкәлләре булуын исәпкә алып, район башлыгы эшмәкәрләргә бинаның тышкы күренешен үзгәрешсез калдырырга, хәтта эчтәге өлешчә үзгәртеп кору, бизәү, буяу эшләрен дә архитекторлар белән киңәшеп, килешеп башкару таләбен куйды. Эшмәкәр, ике бинаны да тоташтырып, ике катлы яңа кирпеч йорт салды. Беренче катын Санкт-Петербургның «Пятерочка+» компаниясенә арендага тапшырды. Хәзер анда заманча супермаркет эшли. Ә элеккеге сул кул бинада кунакханә, уң яктагысында кафе ачып җибәрү өчен әзерлек бара. Бай тарихлы борынгы калага туристлар агымының елдан-ел ишәеп торуын исәпкә алганда, болар бик кирәкле һәм вакытлы гамәлләр.
Эшмәкәр бинаның тирә-ягын төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарды. Матур бизәкле плиткалардан киң, җайлы тротуарлар сузды, машиналар өчен иркен тукталыш урыны да әзерләде. «П» хәрефенә охшаган ансамбль корылмаларына керү басмалары алдында түгәрәк фонтан да ясап куйды. Ике яктагы агач биналар каршында үсеп утыручы зифа чыршылар да ямь өстенә ямь биреп торалар.
Башымда бер кызыклы идея туганга, эшмәкәр Фәнил Галиәкбәровны махсус күреп сөйләштем:
- Фәнил дус, озакламый ачылачак кунакханәнең бер почмагында үткән гасыр башында бу биналарда татар балаларына белем биргән Исхак Казаков, хатыны Нәфисә, аларның улы мәшһүр рәссам Хаҗиморат абый, гомумән, халкыбызга фидакарь хезмәт күрсәткән бу гаиләгә багышланган кечкенә генә бер музей оештырып булмас микән? -дим.
Ә музей өчен үземдә төрле газета-журналларда басылып чыккан истәлекләрем, Исхак абый Казаков эшчәнлеге турында «Көрәштәшләр» дигән китап һәм Хаҗиморат абый миңа биреп калдырган фотоматериаллар да бар.
Бина тарихы үзләрен төзегән, аларда тир түгеп эшләгән күренекле шәхесләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә бу фидакарь затларны халык та, биналар да онытмый.
Комментарийлар