16+

«Әни булмаса, артист һөнәрен сайлар идемме икән?»

Күптән түгел булып үткән «Зәңгәр шәл» премьерасында тамашачы Раил Шәмсуаровны Хәйри ролендә яратып калды. Бүген укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

«Әни булмаса, артист һөнәрен сайлар идемме икән?»

Күптән түгел булып үткән «Зәңгәр шәл» премьерасында тамашачы Раил Шәмсуаровны Хәйри ролендә яратып калды. Бүген укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Раил Шәмсуаров белән сөйләшеп утыруыбызны күргән Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов яныбызга килде. Үзенең сәхнәдәше турында әйтер сүзе бар икән. «Сәхнәдә ул минем улым булып уйный. Бик тырыш егет. Тәнкыйтьне дә кабул итә белә. Мин аңа җыр буенча кайбер киңәшләр бирәм. Аның киләчәге өметле», - дип, яшь актерга үзенең мөнәсәбәтен белдерде ул.
Тамашачы Раилне җырчы артист буларак таный башлады дисәк, һич ялгыш булмас. Раил үзенең җырлый башлавы турында хатирәләрен яңартып болай дип сөйли:
- 9-10 яшьләр булгандыр, туган ягым Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылы сәхнәсендә концерт куябыз. «Өздереп бер карадың» дигән җырны башкарганда сүзләрен онытып җибәрдем дә елап кереп киттем. Шунда әни: «Әнә абыеңнан үрнәк ал», - дип, мине оялтып та алды. Әни булмаса, мин артист һөнәрен сайлар идемме икән, белмим. Әтием Наил белән әнием Галия икесе дә әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кешеләр. Алар безгә исемнәрне дә мәгънәләренә карап кушканнар. Минем исемем «нигез коручы» дигәнне аңлата. Әти Чыңгыз Айтматов әсәрләрен яратып укыганга, андагы Данияр исемле каһарманның исемен абыйга куйдырган.
- Кайбер ата-ана баласының артист һөнәрен сайлыйсын белгәч, каршы килеп маташа. Синең, киресенчә, әниең юл күрсәткән. Әллә үзе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куямы?
- Ул - укытучы. Казанда укыганда күренекле композитор Әнвәр Бакировларда фатирда яшәгән. Аларның кызлары белән якын дуслар булалар. Югары сыйныфларда укыганда әни белән Казанга килгәч, Әнвәр аганың хатыны Фирдәвес апа безне Миңгол Галиев белән таныштырды. Ул мине җырларга гына түгел, мәсәлләр сөйләргә дә өйрәтте. Мәдәният һәм сәнгать университетына кергәнче, Миңгол абыйдан дәресләр алдым. Актерлыкка укысам да, ул чакта җырлау теләге көчле булды. Хәзер җыр миңа дус кебек кенә. Авыр чакларда, кәеф булмаса, җырлап алам. Әле дә ярый театрны сайлаганмын дип уйлыйм.
- Син З.Хәкимнең «Мылтык» спектаклендә - Уелны, Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы»нда - Әсхәтне, К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Хәйрине уйнаганда кыюсыз кешене гәүдәләндерәсең. Режиссер ул рольләрне холкыңа карап биргән, диярсең.
- Куян елында тугангадыр, мин тормышта, мәсәлән, кешегә авыр сүз әйтергә дә куркам. Сәхнәдә андый рольләргә бик тиз кереп китәм. Кайвакыт уйнавым үземә ошамый, ә тамашачы яратып кала.
- Еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек ролең бармы?
- «Зәңгәр шәл»дәге Хәйри роледер ул. Башкалары турында алай әйтә алмыйм.
- Бүген син сәхнәдә кайсы классик әсәрне күрергә теләр идең?
- Халыкка күбрәк җырлы-биюле әсәрләр ошый. Шундыйлардан Т.Гыйззәтнең «Наемщик» әсәре сәхнәләштерелсен иде.
- Артист халкы маҗараларга еш очрый. Сәхнәдәге берәр көлкеле хәлне искә ал әле.
- Бервакыт «Диләфрүз»дә уйнаганда Илтөзәр Мөхәммәтгалиев йомырка ыргытты да ул минем күзгә килеп эләкте. Халык рәхәтләнеп көлде инде.
- Элек артистларны танып, артларыннан карап калалар иде. Бүген ничегрәк? Урамда яисә башка урында үзеңә карата игътибар сизәсеңме?
- «Кияү балакай» фильмыннан соң, урамда арттан кияү балакай дип дәшеп калалар иде. Яшьләр арасында танучылар бар. Авылга кайткач, хөрмәт белән карыйлар. «Атказанган артист» дип тә җибәрәләр. Алар Г.Камал исемендәге театрда барысы да атказанган артистлар дип уйлый, ахрысы. Аннары аңлатып бирергә туры килә үзләренә.
- Адәм баласының аздан да күңеле була, киресенчә, аздан хәтере дә калучан. Ә синең ничек?
- Минем юктан да кәеф төшә. Тормышта хәтер калдыручылар да булмый калмый. Бераз мактап җибәрсәләр, күңел күтәрелеп китә. Кешегә һәрвакыт игътибар кирәк.
- Үзеңдә нинди сыйфатлар җитешми, дип уйлыйсың?
- Җитезлек җитми. Мин тормышта тиз сыгылучан.
- Хатын-кызлардагы кайсы сыйфатларны яратасың?
- Үткен, чая кызлар ошый. Үз холкыңа капма-каршы булса, яхшырактыр ул.
- Йолдызнамә буенча үзеңнеке булган Куян елы быел нинди яңалыклар алып килде?
- Права алдым, әлегә машинасы гына юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading