16+

Әниләр һәм бәбиләр

Җырчылар да илнең демографик хәленә үз өлешләрен кертә. Бер ел эчендә генә дә Р.Фасыйхов, З.Зиннуров, И.Баһ, Н.Вәлиев, Ильвина, Д.Нигъмәтуллина, Илгәрәй һәм башкаларның гаиләләрендә бәби туйлары гөрләде. Кыскасы, рус эстрадасында гына түгел, үзебезнекеләр арасында да «бәби-бум» күзәтелә. Бүген исә без «йолдыз» әниләрнең һәм бәбиләрнең хәлләрен белештек.

Әниләр һәм бәбиләр

Җырчылар да илнең демографик хәленә үз өлешләрен кертә. Бер ел эчендә генә дә Р.Фасыйхов, З.Зиннуров, И.Баһ, Н.Вәлиев, Ильвина, Д.Нигъмәтуллина, Илгәрәй һәм башкаларның гаиләләрендә бәби туйлары гөрләде. Кыскасы, рус эстрадасында гына түгел, үзебезнекеләр арасында да «бәби-бум» күзәтелә. Бүген исә без «йолдыз» әниләрнең һәм бәбиләрнең хәлләрен белештек.

Бер ай элек кенә әни булу бәхетен татыган Дилә Нигъмәтуллина: «Минем тормышым хәзер бәби алып кайтканга кадәрге һәм аннан соңгы чорга бүленә. Дөнья бөтенләй үзгәрде. Элек әни булган кешеләрнең хис-кичерешләрен аңламый идем. Хәзер баламнан да кадерле кеше юк», - ди. Кечкенә Сафина чәчләренең көдрәлеге, күзләренең зурлыгы һәм керфекләренең озынлыгы белән әтисенә охшаган икән. Табиблар куйган вакыттан бер атна алдан туса да, авырлыгы 3032 гр, буе 52 см булган. Дилә исә сәхнә тормышыннан аерылып торырга җыенмый. Үзләре өйдә юкта каенанасы яки әнисе карый. «Кызыбыз беренче һөнәрләре белән дә сөендерә инде. Күз тимәсен, бик тыныч. Көндез өч сәгать саен ашарга уяна, төнлә алтышар сәгать йоклый», - ди бәхетле әни. Бу ягы белән Сафина әнисенә охшаган.


Бүгенге көндә бөтен барлыгын гаиләсенә багышлаган Ильвинаның кызы Раянага исә җиде ай. «Мин башта ук, иҗат өчен гаиләмне корбан итмәячәкмен, дигән идем. Шуңа күрә, хәзер бары тик бала карау белән генә шөгыльләнәм дисәң дә була. Аллага шөкер, кызыбыз сау-сәламәт. Аның һәр уңышына шатланып яшибез», - ди Ильвина.
«Татар радиосы» ди-джее, бик күп концертларның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова да тупырдап торган егет үстерә. Баласы турында ул менә нәрсә ди: «Улыбыз дөньяга аваз салгач, төрле исемнәр уйладык. Айдан һәм Айдын дигән вариантлар бар иде. Әти ягыннан бер туганыбыз Айдан исемле. Шат күңелле, ачык йөзле, барысын да булдыра торган абыйны яратканга, улыбызга да Айдан дип кушарга булдык. Мулла исә аңа Айданхан дип исем бирде. Мин үземне әйбәт әни дип уйлыйм. Үземә әни нинди тәрбия биргән, улымны да шулай ук тәрбияләргә тырышам. Минем барысы да билгеле бер тәртипкә салынган. Айдан бер үк вакытта ашый, бер үк вакытта йоклый, саф һава суларга бер үк сәгатьтә алып чыгам. Бәбине кем дә таба, ә менә аны тәрбияләү, карау - бик авыр һәм зур игътибар таләп итә торган хезмәт. Эшкә йөрү берни түгел икән ул... Күп вакытымны бала тәрбияләүгә бирсәм дә, концертлар алып барырга, «Музыкаль каймак» тапшыруында да төшәргә тырышам. Андый вакытларда Айдан белән йә әни, йә сеңлем кала. Шулай да минем тулы куәткә эшлисем килми. Улымның үскәнен күрәсем, бөтен игътибарны аңа бирәсем килә. Соңыннан үкенечкә калырлык булмасын иде».


Башкортстанда яшәп ятучы яшь җырчы Лилиана Ирназарованың улы Нәзәргә бер яшь тә бер ай. Шук-шаян баласы турында яшь әни көннәр буе сөйләргә дә риза икән. Улы тугач, Лилиана, гаиләдә дә, карьерада да җаваплылык артты, ди. Моңа кадәр иҗади тормыш арткы планга чигерелсә дә, сентябрьдән яңа гастроль турлары, җырлар яздыру, клиплар төшерү башланачак икән.
Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһларның уллары Камилгә 5 майда бер яшь тула. Мондый зур вакыйганы бик яхшылап билгеләп үтәчәкбез, ди Гүзәл. «Үзебез турында онытып торырга туры килә инде. Кибеткә кергәч тә иң элек улыбызга матур кием карыйбыз. Әлбәттә, хәзер буш вакыт күп түгел. Шулай да концертлар белән йөрибез, мәҗлесләр алып барабыз. Камилгә ике ай чагында ук концерт куярга чыгып киттек. Андый вакытларда бала карарга бертуган сеңлем ярдәм итә», - ди ул.


Зөлфия Вәлиеваның кызы Латыйфага сигез ай. «Иҗат кешесе кайда да, кайчан да иҗат кешесе булып кала инде ул. Әле менә дусларны чакырып, бик күңелле бәби туе үткәрдек. Тик Ләйсән (Мәхмүтова) дә бала белән өйдә утыргач, «Зө-Ләй-Лә» төркеме әлегә ял итә. Чакырган җиргә чыккалыйбыз, әлбәттә. Ә үзебез җыенып, концерт кую планы юк әлегә», - диде Зөлфия ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading