16+

«Нуриев фестивале»нә билетлар сатыла башлады

Кичә Рудольф Нуриев исемендәге XXVII халыкара балет фестиваленә билетлар сатуга чыкты. Беренче көнне үк шәһәр кассаларында ажиотаж күзәтелә.

«Нуриев фестивале»нә билетлар сатыла башлады

Кичә Рудольф Нуриев исемендәге XXVII халыкара балет фестиваленә билетлар сатуга чыкты. Беренче көнне үк шәһәр кассаларында ажиотаж күзәтелә.

Фестиваль 14-28 май көннәрендә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә барачак. Программаны премьера - «Carmina Burana, или Колесо Фортуны» мистериясе ачачак.
Германиядән килгән Дортмунд-балет труппасы «Сказки венского леса» һәм «Триптих» постановкаларын тәкъдим итәр дип көтелә. Болардан тыш, Казан тамашачысы «Жизель», «Баядерка», «Дон Кихот», «Золотая Орда» һәм «Спартак» спектакльләрен күрә алачак.
Спектакльләргә билетларның бәяләре 300 сумнан 1,5 меңгә кадәр тора. Ә Дортмунд-балет спектакльләре һәм «Carmina Burana, или Колесо Фортуны»га иң югары бәяләр куелган, алар 2 мең сум.
Фестиваль исә Франция, Япония, Германия, Швейцария, Куба һәм башка илләрдән килгән биючеләр катнашындагы ике гала-концерт белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading