16+

Нурлы рәссам

Рәссам Мәдияр Хаҗиев шәхси күргәзмәсе эргәсендә. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевнең эшләрен Мәдәният министрлыгында да, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, Тукай әдәби музеенда да, Чаллы картиналар галереясендә һәм дөнья буйлап сибелгән шәхси тупланмаларда да күрергә булыр иде. Үзебезнең «Шәһри Казан» күргәзмәләр залы да искәрмә түгел. Быелгы юбилей күргәзмәләре тәмамлануга Чаллы...

Нурлы рәссам

Рәссам Мәдияр Хаҗиев шәхси күргәзмәсе эргәсендә. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевнең эшләрен Мәдәният министрлыгында да, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, Тукай әдәби музеенда да, Чаллы картиналар галереясендә һәм дөнья буйлап сибелгән шәхси тупланмаларда да күрергә булыр иде. Үзебезнең «Шәһри Казан» күргәзмәләр залы да искәрмә түгел. Быелгы юбилей күргәзмәләре тәмамлануга Чаллы...

Рәссам Мәдияр Хаҗиев шәхси күргәзмәсе эргәсендә.

Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевнең эшләрен Мәдәният министрлыгында да, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, Тукай әдәби музеенда да, Чаллы картиналар галереясендә һәм дөнья буйлап сибелгән шәхси тупланмаларда да күрергә булыр иде. Үзебезнең «Шәһри Казан» күргәзмәләр залы да искәрмә түгел. Быелгы юбилей күргәзмәләре тәмамлануга Чаллы картиналар галереясенә янә 30 эшен бүләк итәргә җыена рәссам.
Моннан 9-10 еллар элек, үзе укыган Шәмәрдән мәктәбенә дә (ул аны 1966 елда тәмамлый), авыл баласының галереяләргә йөрергә вакыты юк, дип, 30 иҗат җимешен бүләк иткән иде ул. Нәкъ менә шул картиналар мәктәптә даими эшләүче галереягә нигез салган иде ул чакта.
- Рәссамнар белән бергәләп Пермь өлкәсендә дә 30 картина бүләк иттек. Шуның 16сы - минеке. Алга таба да бүләк итәчәкбез. Чөнки биргән кулның әҗере зур - үзеңә бише белән яхшылык булып әйләнеп кайта, - ди «Тамга» төркеменең иң актив рәссамнарының берсе Мәдияр Хаҗиев.

Балалар арасында яшәрәм
Аның картиналарыннан илаһи нур бөркелә. Сынлы сәнгатьтән шактый ерак булган кешене дә әсир итә торган үзенчәлеге бу рәссамның. Хәер, әгәр һәр иҗатчы үзенең күңелендәгесе белән бүлешә икән, ул башкача була да алмас иде. Чөнки эчтән якты кеше ул, күңеле тулы яхшылык, яктылык аның. Ул күңел җылысы белән юмарт бүлешүнең тәмен белә. Остаханәсендә шәкертләре өзелеп тормавының хикмәте дә шуннан. Нишлисең, гөлләр дә кояшка үрелә. 38 ел буена бер урында - Чаллының 1 нче сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләгән рәссамның үзе тәрбияләп үстергән «гөлләре-гөлкәйләре» аз дисезме? Сәнгать мәктәбе коллективында эшләүче укытучыларның да яртысы диярлек аның укучылары, башкасын әйтеп тә торасы юк. Ул бит әле осталык серләренә төшендереп кенә калмый, шул балаларның тормышларын кайгыртып йөрергә дә авырыксынмый. Проблемалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да аз булмый рәссамның шәкертләре арасында. Күрәләтә торып баланың таланты юкка чыгуга юл куйсынмы? Юк. Сәнгать мәктәбен тәмамлагач та, аларны җитәкләп диярлек, башка шәһәрләргә алып барып, уку йортларына урнаштырган чаклары да байтак була аның.

Мин кыланып маташмыйм
Ничек кенә, балалар арасында мин үземне дә яшь итеп хис итәм, димәсен, гомер исәбен саташтырып булмый. Этник авангард юнәлешендә иҗат итүче рәссамның быелгы күргәзмәләре аның 65 яшьлек юбилеена багышлап уздырыла. Үткән атнада мәшһүр рәссам Мәдияр Хаҗиев сәнгать сөючеләрне Казанда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында үзенең шәхси күргәзмәсендә каршылады.
- Мин иҗатны соң, 1990 елларда сәнгатькә ирек килгәч, 40 яшьләремдә генә башладым. Социалистик чынбарлык таләп ителгән чорда мин мондый эшләрне күргәзмәләргә куя алмый идем. Аларны: «Болар реалистик чынбарлыкка туры килми, дөрес эшләр түгел», - дип алмаслар да иде. Быелгы юбилей елы нәкъ менә шушы күңелле мәшәкатьләр белән истә калачак. Мин моңа бик озак әзерләндем, - дип шәрехли рәссам күргәзмәне. - Соңгы вакытта «тап» ысулын кулланып яза башладым. Башта киндердә мастихин белән төсле таплар ясыйм. Аннан әкренләп шул таплар арасыннан ниндидер образлар күрә башлыйм һәм шуларны «тартып» чыгарам. Бу алдан уйлап эшләнелгән композиция түгел, ә интуитив рәвештә, җаннан чыккан сурәтләр.
Озак әзерләндем дисә дә, күргәзмәдә бары тик соңгы бер-ике елда иҗат ителгән эшләр генә урын алган. Ул чыннан да күңеле, җаны теләгәнне ихластан, ничек бар, шулай яза. Үзе әйтмешли, «кыланып маташмый». Бала кулы ничек ихлас булса, ул да шуңа омтыла, ә иң мөһиме: кояшлы, җылы милли төсләрне таба белә. Халкыбызның тарихын, яшәешен өстән-өстән генә түгел, тамырдан, эчтән белүе күренеп тора. «Халык сәнгатен күздә тотып эшлим. Халык сәнгате ул - мәңгелек. Бу буш сүзләр түгел, - ди ул үзе.

Әллә каян таныла
Күргәзмә ачу тантанасын алып барган сәнгать фәннәре кандидаты Динә Хисамова рәссамның иҗатына олы бәя бирде:
- Теләсә кайсы иҗатчы өчен, сәнгатьтә үз биеклеген, үз йөзен, үз урынын табу мөһим. Мәдияр Хаҗиев үзенең бөтен иҗаты, күпьеллык хезмәте белән шуңа иреште. Татарларның кем икәнен, аларның милли йөзен биредә теләсә кем тоя ала. Аның иҗат темасы аерылып тора. Ул халкыбызның тарихы, аның тирәндәге катламнарына мөрәҗәгать итә. Урта гасырларга, аеруча Болгар тарихына туктала. Тукай аның иҗатындагы иң мөһим темаларның берсе. Тагын бер тема ул - туган ил, туган йорт, ана. Ул аны көчләп такмый. «Менә ул минем туган илем, ул шундый!» - ди кебек автор эчке горурлык белән. Рәссам дөнья сәнгатенең һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдергән, ләкин шул ук вакытта татар рәссамының эше икәнлеге аермачык ярылып ята.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, шулай ук Мәдияр Хаҗиевнең Татарстанның иң яхшы рәссамнарының берсе булуын ассызыклап: - Аның кулы теләсә кайсы күргәзмәдә таныла. Бу төсләр гаммасын теләсә кем бирә дә алмый. Мәдиярне хәзер күпләр кабатлый. Бу инде аның классик рәссам булуы турында сөйли, - диде.
Чыннан да, аның кулдан тукылган келәмне хәтерләткән эшләре аерылып тора. Тормышындагы барлык шатлык-куанычларын ул шунда чагылдыра кебек. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов исә, тамашачы алдында хисап тотканнан соң, рәссамны янә бер күргәзмәдә - 15 августта ачылачак «Татарстан - минем туган илем»дә катнашырга чакырды.
- Бу күргәзмә үзенә күрә артка борылып карау, тормышка ниндидер нәтиҗә ясау кебегрәк... Коллегаларыңның: «Син булдырасың», - дип әйтүе бик мөһим. Син инде үзең аны беләсең, эшлисең. Ә каләмдәшләрең әйтсә, ул инде икенче. Әйе, иҗат җимешләремне музейларга бүләк итә киләм. Әлбәттә, бүтән рәссамнар күпләп бүләк иткәнгә мине ачулана. Ә нигә бүләк итмәскә ди? Аларны үзең белән алып китеп булмый бит! Миннән соң да карасыннар... - ди Мәдияр Хаҗиев, үзенә генә хас фәлсәфи тыйнаклык белән.
Гомумән алганда, тыйнак кеше Мәдияр Хаҗиев. Әнә шул тыйнаклыгы, сабырлыгы, кече күңелле була белүе белән олы да ул. Рәссамның холкын үзләштергән иҗатташ дуслары белә: эшләрен кемдер сатып алган очракта да, ул барыбер аның соңгы тиененә кадәр киндер һәм буяу алачак. Һәм тагын бушка тарата башлаячак...
Чаллының картиналар галереясендә дә ай ярым элек кенә шәхси күргәзмәсен ачкан иде Мәдияр Хаҗиев. Каләмдәше Факил Гайфетдинов та шул вакыйганы искә төшерде:
- Моның кадәр халыкның башка бер генә күргәзмәгә килгәнен дә хәтерләмим. Аннан алда гына Никас Сафроновның күргәзмәсен ачканнар иде. Никадәр рекламаладылар, әмма Мәдияр Хаҗиев күргәзмәсендәге тамашачы Сафроновныкына караганда да күбрәк иде.
Булгандыр. Чөнки Мәдияр Хаҗиев иң беренче чиратта халык күңелендәгене яза. Үзебезчә яза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading