16+

Оптимизация (Уены-чыны бергә)

- Мәсьәләгә җитди карарга кирәк, иптәшләр! Артык кешеләргә хезмәт хакы түләп торырга миндә дәүләт байлыгы юк. Ике ай әйтеп киләм, хезмәткәрләргә оптимизация ясыйбыз, дип. Әле беркемнән бернинди тәкъдим булмады. Киләсе атна киңәшмәсенә һәр бүлектән кыскартулар турында тәкъдимнәр көтәм. Кайсы бүлек башлыгы таләпкә буйсынмый, оптимизацияләүне шул кешедән башлыйм. Барысы да белә...

Оптимизация (Уены-чыны бергә)

- Мәсьәләгә җитди карарга кирәк, иптәшләр! Артык кешеләргә хезмәт хакы түләп торырга миндә дәүләт байлыгы юк. Ике ай әйтеп киләм, хезмәткәрләргә оптимизация ясыйбыз, дип. Әле беркемнән бернинди тәкъдим булмады. Киләсе атна киңәшмәсенә һәр бүлектән кыскартулар турында тәкъдимнәр көтәм. Кайсы бүлек башлыгы таләпкә буйсынмый, оптимизацияләүне шул кешедән башлыйм. Барысы да белә...

- Мәсьәләгә җитди карарга кирәк, иптәшләр! Артык кешеләргә хезмәт хакы түләп торырга миндә дәүләт байлыгы юк. Ике ай әйтеп киләм, хезмәткәрләргә оптимизация ясыйбыз, дип. Әле беркемнән бернинди тәкъдим булмады. Киләсе атна киңәшмәсенә һәр бүлектән кыскартулар турында тәкъдимнәр көтәм. Кайсы бүлек башлыгы таләпкә буйсынмый, оптимизацияләүне шул кешедән башлыйм.
Барысы да белә - җитәкче шаяртмый. Ә эштән кемнең китәсе килсен ди? Буш башны күккә чөеп йөрүчеләр бар анысы. Андыйларга җилең генә тиеп китсә дә давыл чыга. Эшләреннән ризасызлык белдереп бераз төрткәләп алырга уйлыйсың гына - йә әтисе, йә әнисе, йә берәр ботак очы туганы өстәге түрәләр янында икәне ачыклана.
Объектны саклау бүлеге башлыгы үз кул астында эшләүчеләрне тиз генә киңәш-табыш итәргә чакырып алды: «Нәрсә эшлибез, кемне оптимизациялибез?». Җавап юк.
Башкалардан тәкъдим булмагач, бүлек бухгалтеры, кулындагы кәгазьләргә, андагы бихисап таблицаларга ишарә ясап, сүзгә кереште: «Менә мин монда исәпләүләр үткәргән идем. Безне бозау кадәр ике эт саклый. Бер эткә киткән көнлек чыгым фәлән сум тәшкил итә. Монда ашау-эчү, этнең оясы, оя тирәсен чистарту, этләрне өйрәтү, ветеринария табибын чакыруга киткән һәМ башка шундый чыгымнар кергән. Этнең берсен генә кыскарткан очракта да фәлән кадәр
экономия ясала. Әгәр моны хезмәт хакына күчерсәк, бер кешенең уртача айлык хезмәт хакы бу».
Бүлек җитәкчесенең шатлыгы эченә сыймады. «Кара әле син бу рационализаторны, һич әйтмәссең кешегә нинди дә булса файда эшләр, дип. Кыш көне кар да алып булмый үзеннән. Ә нинди гениаль тәкъдим кертте», - дип, эчтән генә уйлап та куйды ул.
«Анализларыңны билгеле бер тәртипкә сал, артык сорау тудыра торган булмасын. Җитәкчегә шушы тәкъдимне бирәбез», - диде ул бухгалтерына.
Бухгалтер тәкъдимен олы җитәкче дә бик хуп күрде, хәтта мактады да.
Ата этне кыскарттылар. Баланста тормасын, дип, оясын да саттылар. Ана эт штатта калды. Иптәшен сагынудан тәмам ашаудан калды, кипте мескен эт, өрмәс-йөрмәс булды, иртәдән кичкә кадәр улады, фирмада эшнең рәте китте. Җитмәсә күрше офиста эшләүчеләр фирма хезмәткәрләрен эт өстергән кебек котырта башладылар. Имеш, эт юкка уламый, ниндидер көтелмәгән фаҗига булырга мөмкин йә булмаса кемнең дә булса башына бу, диләр.
Нинди генә чараларга бармады фирма хезмәткәрләре этнең күңелен күрер өчен: өйдән махсус ашлар алып килүме, төрле уенчык-муенчаклар ташумы - берсе дә калмады. Халык эт белән әвәрә килгәндә, табыш кими башлады. Җитәкче оптимизацияләнгән этне яңадан эшкә кайтару турында фәрман да чыгарды. Тик соң иде шул инде. Ана эт җан тәслим кылды. Шулай итеп, бер ай эчендә фирма штатында ике урын кыскартылды. Этне кыскарту турында тәкъдим ясаган бухгалтер инде менә икенче ай эшкә чыкмый, авырып ята. Фирма җитәкчесе аңа: «Дүшәмбегә эшкә чыкмаса, оптимизацияләнергә әзерләнсен», - дигән хәбәр җибәргән, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading