16+

Оренбург белән ике арада дуслык күпере ныгый

М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры белән камаллылар арасында дуслык күпере инде күптәннән салынды. Шулай да аларның гастрольләргә килмәгәненә 7 ел вакыт узган. Алар үзләренең 157 нче сезоннарын ачып җибәрде. Ачылу тантанасында ел саен шәһәр мэры да катнаша икән. Коллектив 16-21 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясарга...

М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры белән камаллылар арасында дуслык күпере инде күптәннән салынды. Шулай да аларның гастрольләргә килмәгәненә 7 ел вакыт узган. Алар үзләренең 157 нче сезоннарын ачып җибәрде. Ачылу тантанасында ел саен шәһәр мэры да катнаша икән. Коллектив 16-21 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясарга җыена.
Журналистлар белән очрашуда театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты Рифкат Исрафилов үзенең сүзен Туфан Миңнуллин белән Шамил Закировны искә төшерүдән башлады. Аннары үзләренең яңа спектакльләре белән таныштырды. «Бездә театрлар өчен грантлар каралмаган. 6 мең сум хезмәт хакына эшләгән артистка баш рольләрдә, күмәк күренешләрдә уйнаган өчен аерым түләнә. Калган өстәмә түләүләрне театр үзе эшләп таба. Коллективта 56 кеше эшли. Бүгенге көндә гастрольләр оештыру бик авыр. Кунакханәләр кыйммәт», - дип, үзенең зарын да җиткереп алды Рифкат Вәкил улы. Ул труппага үзе укыта торган сәнгать институтыннан күп кенә яшь артистларны да эшкә алган. Коллектив күп Халыкара фестивальләрдә катнашып лауреат исемен яулаган. Җәй көне коллектив «Ричард Третий» спектакле белән Сочида узган Олимпиаданы ачуда катнашкан. Быел Р. Исрафилов «Ватан алдындагы уңышлары өчен» орденына һәм Россия Театрлар берлегенең Алтын билгесенә лаек булган.
Оренбурглылар Казанга дүрт спектакль алып килә. Шулар арасында балалар өчен «Волшебная лампа» дигәне «Мең дә бер кич» дигән әкияткә нигезләнеп куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading