16+

Пар канат

Сентябрь. Әбиләр чуагы. Кояш. Аллея. Алтын-сары яфраклар түшәлгән сукмак. Шул сукмактан салмак кына атлап, башларын бер-беренең иңенә таба авыштыра төшеп, Карт белән Карчык бара. Дөнья һәм еллар авырлыгыннан җилкәсе сизелерлек иңә төшкән Картның беренче карашка җитди, уйчан булып күренгән йөзеннән, нуры җуелырга өлгермәгән күзләреннән шаянлык, җылылык сирпелә. Карчык исә, сөеклесен...

Пар канат

Сентябрь. Әбиләр чуагы. Кояш. Аллея. Алтын-сары яфраклар түшәлгән сукмак. Шул сукмактан салмак кына атлап, башларын бер-беренең иңенә таба авыштыра төшеп, Карт белән Карчык бара. Дөнья һәм еллар авырлыгыннан җилкәсе сизелерлек иңә төшкән Картның беренче карашка җитди, уйчан булып күренгән йөзеннән, нуры җуелырга өлгермәгән күзләреннән шаянлык, җылылык сирпелә. Карчык исә, сөеклесен...

Сентябрь. Әбиләр чуагы. Кояш. Аллея. Алтын-сары яфраклар түшәлгән сукмак. Шул сукмактан салмак кына атлап, башларын бер-беренең иңенә таба авыштыра төшеп, Карт белән Карчык бара. Дөнья һәм еллар авырлыгыннан җилкәсе сизелерлек иңә төшкән Картның беренче карашка җитди, уйчан булып күренгән йөзеннән, нуры җуелырга өлгермәгән күзләреннән шаянлык, җылылык сирпелә. Карчык исә, сөеклесен култыклап, син кая барсаң, мин шунда барырга ризамын дигән кыяфәттә, вакыт-вакыт, йөзенә иренеке төсле җитди төсмерләр чыгарып ала, ләкин ачык күңеллелеге, аралашучанлыгы моңа комачаулый. Ул, ахыр чиктә, үзенең шул холкы ихтыярына буйсынып, каршыларына очраган һәр үткән-сүткәнгә балкып елмаеп, алар белән бер-ике кәлимә сүз алышып, ашыкмыйча атлавын дәвам итә...
Мин менә шундый матур парларга, фани дөньякайларда тигез гомер итеп яшәгән күркәм кешеләргә - гомер офыгына таба барган җәяүле кошларга, пар канатларга карап сокланам. Үземне алар урынына куеп, әлеге горур Карт кебек хис итеп карыйм... Пар канат. Тигез картлык. Парлы, матур тормыш: һәрчак - янәшә, һәрвакыт - иңгә-иң. Ихтыярсыздан, үзебезнең каләм әһелләре, фән дөньясы һәм сәнгать кешеләре арасыннан шундый парларны исемә төшерәм, аларны барлыйм, шулар хакында уйланам. Гадәттә, андый парларны юбилей кичәләрендә, спектакль премьераларында еш очратасың. Сибгат ага Хәким белән Мөршидә апа, Риза ага Ишморат белән Рәйсә апа, Рәис абый Даутов белән Диләрә апа, Нурихан Фәттах белән Руфинә апа, Аяз абый Гыйләҗев белән Нәкыя апа, Гариф абый Ахунов белән Гөлшәһидә апа, Мәхмүт абый Хәсәнов белән Мәрьям апа, Миркасыйм ага Госманов белән Салисә апа, Туфан абый Миңнуллин белән Нәҗибә апа, Саимә апа Ибраһимова белән Фатих абый... Ни кызганыч, бу күркәм парларның бер ише фани дөньяларда юк инде, Исәннәре дә - сыңар канатлы... Нишли дә алмый Мәхәббәт...
Бүген тамаша залларында Рабит абый Батулла белән Рузия ханымны, Лирон абый Хәмидуллин белән Дания «әни»не (фамилиямнең Лирон абый исеменә охшаш булуына ишарәләп, Дания апа, очрашкан саен, шаяртып-яратып, «минем үги улым» ди), Разил абый Вәлиев белән Алия ханымны, Нурмөхәммәт ага Хисамов белән Фәһимә апаны, Роза апа белән Миралим абый Туфетуловларны, Роберт Миңнуллин белән Клара ханымны, Әнвәр абый Хәйри белән Алмира ханымны, Равил Шәрәфи белән Раушания ханымны, алардан чагыштырмача яшь булган Камил Кәрим белән Клара ханымны, Данил Салихов белән Рәмзия ханымны... күрәм дә, бар вөҗүдем, бар күңелем белән сөенеп, шатлыклы-куанычлы хисләр кичерәм. Йа Ходаем, дим, безләргә дә пар күгәрченнәрдәй чөкердәшеп яшәргә, кадерле балаларыбыз һәм оныкларыбызның, газиз кан кардәшләребезнең, тугры дусларыбызның, миһербанлы таныш-белешләребезнең игътибарлы карашын, җылы мөгамәләсен, эчкерсез ярдәмен һәрдаим тоеп, барыбыз да сау-сәламәт булып, үзара рәхим-шәфкатьтә яшәп, язмышка шөкрана кылып, матур, күркәм гомер кичәргә насыйп итсәнә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading