16+

«PARIS, PARIS...»

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында постимпрессионизм осталарының иң күренеклеләренең берсе, француз нәкышчесе һәм графигы Анри де Тулуз-Лотрекның (1864-1901) «Paris, Paris…» дип аталган литографияләр күргәзмәсе эшли.

«PARIS, PARIS...»

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында постимпрессионизм осталарының иң күренеклеләренең берсе, француз нәкышчесе һәм графигы Анри де Тулуз-Лотрекның (1864-1901) «Paris, Paris…» дип аталган литографияләр күргәзмәсе эшли.

Экспозиция шартлы рәвештә өч мәгънәви өлешкә бүленгән. Беренчесендә рәссам иҗатының башлангыч чорына караган портретлар, анималистик зарисовкалар. «Өлгергән» Лотрек залында «Мулен Руж», «Диван Жапоне» һ.б. кабарелар өчен афишалар, фотосурәтләр, рәссамның яраткан персонажларының иҗаты, тормышы (Ла Гулю, Джейн Авриль, Иветт Гильбер, Аристид Брюан, клоунесса Ша-Ю-Као) турында мәгълүматлар. Экспозициянең өченче өлеше Анри де Тулуз-Лотрек иҗатының соңгы елларын чагылдыра: цирк зарисовкалары, 1989-1900 еллардагы театр афишалары.
- Анри де Тулуз-Лотрекның эшләре Казанда беренче тапкыр күрсәтелә. Шуңа күрә дә әлеге проектның киң катлау тамашачыларны җәлеп итүе гаҗәп түгел, - ди «Хәзинә» милли сәнгать галереясы мөдире Галина Рамазанова.
* * *
Анри де Тулуз-Лотрек 1864 елда Франциядә иң танылган дворян гаиләләренең берсендә туа. Яшүсмер чагында, егылып, ике аягын да сындыра һәм аның аяклары 70 см дан артык үсми. 152 см лы кыска буй, олы баш - бердәнбер улларының физик кимчелеген аеруча әти-әниләре авыр кичерә.
Кечкенәдән рәсем белән мавыккан малай 14 яшьтә инде чукрак рәссам Рене Принстода, соңрак аның киңәше белән портрет остасы Леон Бонда (1883), ә аның студиясе ябылгач, Фернан Кормонда шөгыльләнә (1884-1885). Соңгысы шәкерт-рәссамнарның (шул исәптән Ван Гог) җәнҗалы белән төгәлләнә. Алга таба рәссамның иҗат алымы формалашуга Э.Дега иҗаты һәм япон гравюрасы йогынты ясый. Парижга күченеп, төнге күңел ачу биналары белән даны чыккан районда яши башлау рәссамның иҗатында гына түгел, тормышында да турыдан-туры чагылыш таба. Чордашларының Тулуз-Лотрекның тормышын артык «публичный» һәм «Мулен Руж» кабаресындагы биюче хатын-кызларның киемнәреннән дә чуаррак дип бәяләве очраклы булмый. Шунда ул биючеләрнең, җырчыларның портретларын яза. Кыйммәтле бордельләрдә булып, фахишәләрне модель сыйфатында сайлап ала. Рәссам, беренчеләрдән булып, литография белән шөгыльләнә башлый. Кыска гына вакыт эчендә (1891-1899) алга таба да графика өлкәсендә зур йогынты ясарлык 350 эстамп һәм афиша ясый. Рәссамның 600 дән артык картинасы, меңләгән рәсеме кала. Үз чорында Париж мәдәни элитасының иң күренекле вәкиле саналган рәссам 37 яшен дә тутырмый дөнья куя.
Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading