16+

Париждан да текәрәк

1 июль көнне Саба районы Мингәр авылында Сабан туе булды. Бу бәйрәм күптән инде бер авыл кысаларыннан гына чыгып, республиканың иң зур Сабан туе дип санала. Нинди генә ярышлар үткәрелми дә, нинди генә тамаша күрсәтелми биредә. Шулай да, оештыручылар ел саен бәйрәмгә нинди дә булса бер үзенчәлек өсти киләләр. Быелгысын...

Париждан да текәрәк

1 июль көнне Саба районы Мингәр авылында Сабан туе булды. Бу бәйрәм күптән инде бер авыл кысаларыннан гына чыгып, республиканың иң зур Сабан туе дип санала. Нинди генә ярышлар үткәрелми дә, нинди генә тамаша күрсәтелми биредә. Шулай да, оештыручылар ел саен бәйрәмгә нинди дә булса бер үзенчәлек өсти киләләр. Быелгысын...

- Төрки халыкларының милли көрәшләре үзара охшаган, аерма бик аз. Хәттә грек-рим көрәше дә безнең көрәшкә охшаш. Аның белән элек шөгыльләнгән кешеләр дә үзенчәлекләрне бераз өйрәнеп, безнең кагыйдәләр белән ярышларда катнашалар. Бер ай элек без Парижга барган идек. Анда 13 илдән килгән көрәшчеләр безнең татар көрәшчеләренә каршы торып карадылар, әмма җиңә алмадылар. Безнекеләрнең тәҗрибә зур. Бүген дә аларны җиңә алмаслар дип уйлыйм - диде, Россияң җыелма командасының баш тренеры Фәрид Шәйхетдинов.
Тик җыелма командага җиңү алай җиңел генә бирелмәде. Швеция көрәшчесе татар көрәшенә генә хас матур алымнарын күрсәтте, Азия милләтләре вәкилләре дә үз осталыкларын дәлилләде.
Көрәшчеләргә куелган призның күләме бер миллион сум! Кемнәрдер бер кешегә шул тиклем акчамы дип уйлап өлгергәндер. Юк әлбәттә. Мингәрдә көрәш өч авырлыкта алып барылды. 70 килограммга һәм 70тән 90 килограммга га хәтле һәм 90нан югарырак. Бүләк - беренче урынга 100 мең, икенчегә 70, өченчегә 50 мең сум. Җиңүче кичке уннан соң гына билгеле булды. Беренче категориядә җиңүче Азат Нурмөхәммәтов, икенче категориядә Булат Мусин, иң зур авырлыкта Сергей Павлик. Егетләрнең өчесе дә Россиянең җыелма командасыннан. Ульян өлкәсеннән килгән Сергей Павлик бәйгегә килгән иң зур гәүдәле көрәшче иде. Ул әле Мингәр Сабан туена килер өчен махсус ябыккан: 178 килограммнан 171 гә генә калган! Көрәшче 68нче размерлы кием кия икән, аңа ярашлы футболка таба алмый интектеләр. Аның Мингәргә беренче тапкыр гына килүе түгел. 2011, 2012 елларда да көрәшкән һәм җиңгән булган.
- Милли көрәшкә мин грек-рим көрәшеннән килдем. Монда көндәшне җирдән күтәреп алып аркага салырга кирәк. Бу мине бик нык кызыктырды,-ди көрәшче. 170 килограмм авырлыкны күтәреп салырга ай-һай күпме көч кирәк. Абсалют батырны билгеләгәндә Булат Мусин белән Азат Нурмөхәммәтовка пәһлевәнгә каршы чыгарга туры килде. Баллар буенча Сабан туеның абсолют батыры исеменә Булат Мусин лаек булды һәм бик саллы тәкәне аңга тапшырдылар. Мингәр Сабан туе тарихында беренче тапкыр бәйгенең ике абсалют батыры булды. Шартларны бераз гына үзгәртеп бәйрәмне оештыручылар Сергей Павликка да абсалют батыр исемен бирделәр. Безнең күңел киң!
Быелгы бәйгенең тагын бер үзенчәлеге триатлон ярышлары да үткәрелде. Ул үз эченә өч төрле ярышларны ала: йөгерү, велосипедта чабу һәм йөзү. Монысы өчен дә, әлбәттә, махсус әзерлек кирәк. Бәйрәмгә килгән гап-гади халык өчен дә ярышлар җитәрлек иде. Теләге булган һәркем үзен сынап карый алгандыр. Иң мөһиме табигатьтә халыкка рәхәтләнеп ял итергә мөмкинлек бирде дияргә була. Иртән шактый гына куркыткан һава торышы кичкә таба бер кат тынып калды. Менә килә, менә ява дигән борчу булса да, кичке тугызларга хәтле яңгыр яумады. Халык көн дә яуган яңгырларга да күнегеп килә бугай. Бәйрәмгә килүчеләр узган елгыдан ким булмады. Дөнья буйлап йөреп күпне күргән тамашачылар фикере буенча нәтиҗә ясасак, Мингәр Сабан туе Парижда булган бәйрәмнәргә караганда да кәттәрәк.
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары / yalkyn.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading