16+

Парлы ялгызлар

Адәм баласы гомеренең моңсу көзләренә якынлашканда, үзенең үткәннәрен искә төшереп, якты хатирәләр белән яши. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектаклен караганнан соң, өлкән буынның әнә шул мизгелләрен күздән кичерәсең.

Парлы ялгызлар

Адәм баласы гомеренең моңсу көзләренә якынлашканда, үзенең үткәннәрен искә төшереп, якты хатирәләр белән яши. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектаклен караганнан соң, өлкән буынның әнә шул мизгелләрен күздән кичерәсең.

Агач әзерләү пунктындагы бердәнбер йортта карт белән карчык гомер итеп ята. Алар бирегә шәһәрдә яшәгән җирләреннән кайтып урнашкан. Автор биредә нәкъ бүгенге көн проблемаларын күтәрә. Көн туган саен коеп яуган көзге яңгырлар картның эчен пошыра. Хат ташучы өчен дә шушы пунктка килү үзе бер газап. Ни кибете, ни даруханәсе булмаган җирлектә яшәүче әлеге өлкәннәргә ул даруын да, ризыгын да үзе яшәгән авылдан ташый. Кешесез авыл һәркайсының да үзәгенә үткән.
Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп яши торгач, алар алтын юбилейлары җитүен дә онытканнар. Хат ташучы, аларның паспортларын күреп, шул хакта исләренә төшерә. Һәм аны бәйрәм итәргә тәкъдим итә. Тиз арада гына табынын да әзерләп куялар. Хат ташучы хатын, үзе гомер буе ялгыз яшәсә дә, аларның парлы булуларына кызыкмый, чөнки бабайның пырдымсыз булуы аны бик гаҗәпләндерә. Аннары өч бала үстереп тә, аларның хәл белергә кайтмауларына аптырый ул. Бүгенге көндә дә шундый язмышка дучар булган өлкәннәребез азмыни?! Дөнья куып, әти-әнисенең хәлен белергә онытып җибәргән ир-егетләр дә шактый. Хат ташучы, карт белән карчыкка: «Бу дөньяда һәркем ялгыз», - дигән сүзләрен әйтеп, аларны уйланырга мәҗбүр итә. Үзенең гомер буе кемнедер көтеп яшәгәнлеге аның җырыннан да аңлашыла. Әлеге рольдә уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова әлеге җырны үзәкләрне өзәрлек итеп башкара:
Баланнар өзәләр бит, җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була, барыбер түзәләр бит...
Спектакльдә аның тарафыннан җырланган халык җырларын да көчле алкышларга күмде тамашачы. Ә инде Исламия апаның уйнавына бәяне транспортта кайтканда, тамашачының: «Бигрәкләр дә әйбәт уйный инде», - дип аңа сокланып сөйләүләреннән дә ишетергә туры килде.
Шулай ук Карт белән Карчык ролен уйнаган Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина белән Тимер Зиннуровны да яратып кабул итте тамашачы. Бүгенге өлкән буынның язмышын, кичерешләрен чынбарлыктагыча ачып бирде алар. Оныклары авыруын ишетү белән, алар шәһәргә китәргә җыена башлый. Аны дару үләннәре белән дәвалыйлар, янәсе. Карт юлга чыкканда да гармунын үзеннән калдырмый...
Спектакльнең беренче көнендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова белән Әлфия Хәсәнованың уйнаулары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Спектакль беренче чиратта тәрбияви яктан әһәмиятле. Халык җырлары, мәкальләр, юмор белән сугарылган ул. Авыл тормышын чагылдырган декорацияләр дә һәркемнең күңеленә якын булып тоелгандыр. Шамил Фәрхетдинов күтәргән проблемалар белән тормышта еш очрашабыз. Кайберәүләргә ул гыйбрәт-сабак та булырлык. Режиссер анда башыннан ук бүген сәхнәләрдә сирәк яңгырый торган гармун моңнарын да керткән. Спектакльне куйган Рәшит Заһидуллинның әлеге иҗат җимешен теләсә кайсы тамашачы җылы итеп кабул итәр. Аңа озын гомер юрыйсы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading