16+

Патша исемле... жуклар (Интермедия)

Катнашалар: Китап алучы Беренче китапханәче Икенче китапханәче Өченче китапханәче Дүртенче китапханәче Бишенче китапханәче Абонемент бүлегендә беренче китапханәче ялгызы. Китап алырга килүче керә. Китап алучы (гыжлап). Уф, кх, җәһәннәм тишеге шушыдыр. Беренче китапханәче. Исәнмесез, узыгыз. Китап алучы. Миңа ни кирәк иде. Беренче китапханәче. Ни? Китап алучы (ике бармагын кара-каршы китереп). Мондый...

Патша исемле... жуклар (Интермедия)

Катнашалар: Китап алучы Беренче китапханәче Икенче китапханәче Өченче китапханәче Дүртенче китапханәче Бишенче китапханәче Абонемент бүлегендә беренче китапханәче ялгызы. Китап алырга килүче керә. Китап алучы (гыжлап). Уф, кх, җәһәннәм тишеге шушыдыр. Беренче китапханәче. Исәнмесез, узыгыз. Китап алучы. Миңа ни кирәк иде. Беренче китапханәче. Ни? Китап алучы (ике бармагын кара-каршы китереп). Мондый...

Катнашалар:
Китап алучы
Беренче китапханәче
Икенче китапханәче
Өченче китапханәче
Дүртенче китапханәче
Бишенче китапханәче

Абонемент бүлегендә беренче китапханәче ялгызы.
Китап алырга килүче керә.
Китап алучы (гыжлап). Уф, кх, җәһәннәм тишеге шушыдыр.
Беренче китапханәче. Исәнмесез, узыгыз.
Китап алучы. Миңа ни кирәк иде.
Беренче китапханәче. Ни?
Китап алучы (ике бармагын кара-каршы китереп). Мондый китап кирәк.
Беренче китапханәче. Авторы бармы?
Китап алучы. Авторы чүпрәк.
Беренче китапханәче. Чүпрәк?!
Китап алучы. Китапның төбедер бит ул?
Беренче китапханәче. Язучысы. Исеме, фамилиясе...
Китап алучы. Карале, килгәндә хәтеремдә иде. Тел очында гына эленеп тора (телен чыгара).
Беренче китапханәче. Юк, анда күренми.
Китап укучы. Патша исеме иде ул.
Беренче китапханәче. Шәехзадә Бабичмы әллә?
Китап алучы. Үзбәкләрдә кем соң әле, муены аркылы килеп дөмеккере!..
Беренче китапханәче. Әмир түгелме?
Китап алучы. Во, сыер икәнсең - өстенә бастың!
Беренче китапханәче. Мирсәй Әмир, шулмы?
Китап алучы. Юк. Шуны да белмәгәч, ник кенә утырасыз соң сез монда хөкүмәтнең акчасын имеп, ә?!
Беренче китапханәче. Әмир Мәхмүдов, Әмир Камалиев.
Китап алучы. Юк, юк!
Беренче китапханәче. Китапның исеме ничек?
Китап алучы. Оныттым! Склероз! Оныгыма иртәгә имтиханга кирәк.
Беренче китапханәче. Нишләп үзе килмәде соң?
Китап алучы. Бәла аяк астында йөри бит ул. Идәндә яткан ногыт борчагына яланаягы белән ялгыш китереп баскан! Аның үкерүен күрсәң! Шуны, скорый чакырып, вишневский мазь белән бәйләдек. Хәзер бот күтәреп виноград-миноград сулары чөмереп ята.
Беренче китапханәче. Шылтыратып үзеннән сорагыз. Менә телефон.
Китап алучы. Әйе, сезнең теләсә кем теләсә нәрсәсен тоткан кулы белән ябышкан телефоныгыздан шылтыраттым ди менә хәзер. (Кесә телефоныннан үтә ягымлы тавыш белән.) Әлү, әлү, улым, улыкаем, теге китап ни исемле иде әле ул?.. Сүкмә инде, кайткач сүгәрсең, склерозым купты бит... Әһә, ярар, ярар. (Сөйләшеп бетереп, күзләрен челт-челт йомып карап тора.)
Беренче китапханәче. Ни ди?
Китап алучы. Хәзер әйтәм... (Паузадан соң.) Билләһи, оныттым! Куркуымнан оныттым! Жуклар дигәне генә истә калды.
Беренче китапханәче. Жуков түгелме?
Китап алучы. Жуклар, диде.
Беренче китапханәче. Колорадо жуклары, димәдеме?
Китап алучы. Димәде.
Беренче китапханәче. Зөләйха, кер әле.
Икенче китапханәче (кереп). Нәрсә бар?
Беренче китапханәче. Син авторы патша исеменә охшаш «Жуклар» дигән китап белмисеңме?
Икенче китапханәче. Юк. Нәсия, кер әле!
Өченче китапханәче (кереп). Мин сезне ишетеп тордым, юк андый китап. Рита, чык әле монда.
Дүртенче китапханәче (кереп). Нәрсә?
Беренче китапханәче. Авторы патша фамилияле, исеме - «Жуклар», ди. Бармы андый китап?
Дүртенче китапханәче. Юк.
Китап алучы. Исемә төште. Кыздыра торган жуклар!
Китапханәчеләр:
- Кыздыра торган?!
- Жукны тавык та ашамый бит аны…
- Ничек кыздыралар?
Китап алучы. Мин каян белим. Май беләндер инде.
Дүртенче китапханәче. Наилә, кер әле!
Бишенче китапханәче (кереп). Ни бар?
Китап алучы. Бәрәч, апаем, нихәл?
Бишенче китапханәче. Исәнмесез.
Китап алучы. Үткән кыш син миңа менә мондый калын бер китап биргән идең. Шул китап тагын кирәк булды бит. Хәтерлисеңме?
Бишенче китапханәче. Ничек хәтерләмәскә. (Китапны алып килә.) Менә ул: Нурихан Фәттах, «Сызгыра торган уклар».
Китап алучы. Хан шул, хан! Әйттем бит, патша исеме дип! Бөтенегезгә бер зиһенле кеше бар икән! Әйтер идем инде тутырып... Юкка гына алып ятасыз хөкүмәт акчасын! (Китапны тартып алып.) Язып куй минем исемгә! (Чыгып китә.)
Китапханәчеләр бер-берләренә карашып торалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading