16+

Планда – мәҗлесләр, хыялда – ГИТИС

Беренче тапкыр күргәндә, Рузил ГЫЙЛЬФАНОВ мине хәйран көлдергән иде. Хәер, минем генә түгел, кастингка килүчеләрнең барысының да авызлары ерылды ул чакта. Юк, кытыкламады ул безне. Шаян сүз-кыланмышлары, оста пародияләре белән күңелгә кереп калды. Соңрак егетнең Казан театр училищесының III курсында укуын, эстрада артисты булырга әзерләнүен белдем. Кызлар Рузилне «җырчы егет»...

Планда – мәҗлесләр, хыялда – ГИТИС

Беренче тапкыр күргәндә, Рузил ГЫЙЛЬФАНОВ мине хәйран көлдергән иде. Хәер, минем генә түгел, кастингка килүчеләрнең барысының да авызлары ерылды ул чакта. Юк, кытыкламады ул безне. Шаян сүз-кыланмышлары, оста пародияләре белән күңелгә кереп калды. Соңрак егетнең Казан театр училищесының III курсында укуын, эстрада артисты булырга әзерләнүен белдем. Кызлар Рузилне «җырчы егет»...

- Рузил, димәк, җырчы булам дисең инде?
- Белгечлегем буенча мин - эстрада артисты. Моның эченә барысы да керә - җыр, нәфис сүз, бию, пародия... Универсаль артист буласым килә, дисәм, мактану булыр инде. Тик бүген сәхнәне коры җыр белән генә яулап булмый. Аз-азлап булса да, барысын да белергә кирәк.
- Синеңчә, бүген татар эстрадасында андый «универсаллар» бармы?
- Бар, әлбәттә. Мәсәлән, Данир Сабиров. Өлкәнрәкләрдән Җәвит абый Шакировны атый алам.
- «Син янымда булганда» дип аталган җырың интернетта шактый популяр. Беренче иҗат җимешеңә «иптәшкә» тагын җырлар яздырырга уйлыйсыңмы?
- Тагын ике җыр яздырдым әле менә. Берсе кышка әзер булырга тиеш, икенчесен берәр айдан ишетеп булачак. Әле җырга бик кереп китмим, шулай аз-азлап туплыйм. Үземнең көй язып карау теләге дә юк түгел. Минем әти бик матур шигырьләр яза. Бәлки, киләчәктә аның сүзләренә дә җырлар иҗат итәрбез.
- Әти шигырь яза, дисең. Җырлаучылар бармы соң гаиләгездә?
- Әбием бик матур җырлый икән! Тавышы бик моңлы. Ничә ел бергә яшәп, үзем дә күптән түгел генә ишеттем. Яшь чагында калага китеп уку мөмкинлеге булса, чын җырчы чыгар иде аннан.
- Ә үзең сайлаган юнәлешең буенча белемеңне арттырырга уйлыйсыңмы соң?
- Әйе, андый теләк бар. Театр училищесын тәмамлагач, читтән торып мәдәният һәм сәнгать университетына керәсем килә. Дөрес, тагын да данлыклырак белем бирү йортлары, мәсәлән, ГИТИС турында да уйлаган бар. Тик анда киткәч, барыбер рус теленә басым ясалачак. Аннан соң, анда укырга керүе дә бик кыен, диләр. Шулай да, мөмкинлек була калса, ни өчен бәхетеңне сынап карамаска ди әле?!
- Сине юмордан башка күз алдына да китереп булмый - беренче тапкыр күрешкәндә үк үзең турында шундый тәэсир калдырдың...
- Чыннан да, юмор тормышымда зур урынны били. Минем өчен ул хәтта җырдан да өстенрәк. Шуңа күрә нәфис сүз сөйләргә кирәк булганда да юмор-сатира элементлы текстлар сайлыйм. Мин, гомумән, күбрәк үземне сүз остасы буларак күрсәтергә тырышам. Берәр радиога ди-джей булып урнашу теләге дә бар хыялда.
- Җыр, юмор һәм киләчәк турында уйлаудан кала, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Дус егетләр белән туй һәм юбилейлар, төрле мәҗлесләр алып барырга уйлап торабыз. Үзебезнең кечкенә генә командабыз да бар. Киләчәктә аны тагын да тулыландырырга исәп. Гади генә тамашалар белән чикләнеп каласы, башкаларны кабатлыйсы килми. Үзебезнең чыгышларга театраль күренешләрдән өзекләр, темасына туры китереп, төрле этюдлар да кертергә планлаштырабыз. Җыр-юморсыз да булмас, әлбәттә. Үзебезне кечерәк мәҗлесләрдә сынап караган бар, озакламый зуррак эшләргә дә алынырга исәпләп торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading