16+

Премьералар сезоны булды

79 нчы сезон Тинчурин театры өчен гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.

Премьералар сезоны булды

79 нчы сезон Тинчурин театры өчен гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.

Сезон классик драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның «Төш» әсәре белән башланып киткән иде. 78 нче театраль сезонның иң истә калган премьераларының берсе булган «Төш» спектакле Т.Миңнуллинның иң соңгы әсәре булып санала.
Тагын шунысын да әйтү мөһим: узган елның сентябрь аенда Башкортстан Республикасы Уфа каласында узган V төрки телле театрларның халыкара фестивалендә катнашып, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә «Төш» спектаклендә Елена образын тудырган Гөлназ Нәүмәтова җиңүгә лаек булды.
Шул ук айда Милли классик драматургиянең К.Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале булып узды.
Театр июньдә узган Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясады. «Казан-2013» халыкара студент уеннары белән бергә уздырылучы «Мәдәни Универсиада» кысаларында да татар милли театрының йөзек кашы булган спектакльләрен тәкъдим итте.
Театрда шактый гына премьералар да булды. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча Нурмөхәммәт Хисамов иҗат иткән «Йосыф-Зөләйха» спектаклендә Йагъкуб роле өчен Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов «Икенче план ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
Күренекле шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Язмышым юллары» дигән шигъри-музыкаль спектакль быел «Тантана» фестивалендә «Иң яхшы ансамбль» буларак танылды.
Әлеге спектакльдә һәркем чын, әмма гадәти булмаган мәхәббәтне күрә алды. Зал тутырып килгән тамашачы күптән көтелгән премьерадан канәгать калды.
Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин В.Шекспирның «Гамлет. Күренешләр»ен халыкка тәкъдим итте. Тамашачы өчен гадәти булмаган урын - театр фойесында узган спектакль күпләр өчен яңалык булып, татарча яңгыраган Гамлет хакындагы кыйсса бик җылы кабул ителде. Дөнья мәдәнияте хәзинәсеннән берсе булган әлеге әсәр узып баручы елның ноябрендә 80 еллыгын бәйрәм итәчәк Тинчурин театры һәм, гомумән, татар мәдәнияте өчен бик мөһим вакыйга.
Шулай ук артистларның һәм режиссерларның юбилейлары билгеләп үтелде.
Театр үзенең чираттагы сезонын япса да, үзенең иҗат эшчәнлеген туктатмый. 27, 28, 29 август көннәрендә, Республика көне уңаеннан, театрыбыз «Туй алдыннан», «Гөлшаян», «Күрәсем килгән иде...» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading