16+

Һәр эшкә талымлы ул

Яңгыр булсын, кар булсын, Елена Уварова кебек осталар шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. 20 еллап тәҗрибәсе булган рәссамның агачка төшергән сурәтләре, портрет-матрешкалары, хасиятләп бизәлгән пасха йомыркалары әллә каян аерылып тора.

Елена уздырган осталык дәресләреннән соң, йомыркага төшерелгән бизәккә дә башкача карый башлыйсың. Чөнки инде имәннең - көч, күгәрченнең - җан, төрткеләрнең яки колмакның - муллык, чәчәкләрнең сабый чакны аңлатучы тамга икәнен чамалыйсың. Хәйләсез эш - файдасыз дигәндәй, биргән киңәшләре дә ярап куячак: буяу тигез төшсен дисәң, йомырканы буяр алдыннан сабынлы су яки спирт белән сөртеп алуың хәерле; ялтырап торсыннар дисәң, аны сыекмай белән сөртү тиешле нәтиҗәне бирер, диячәк ул. Кыскасы, һәр эшнең үз җае. Кырыеңда Е.Уварова кебек киңәш бирерлек оста булганда, барын да мыегыңа чорный барырга кирәк.
ТР Һәнәрчеләр палатасының талымлы остасы Елена Уварованың «Очрашу» дип исемләнгән тәлинкәсе (агач), һәм «Бәхет кошы» панносы хаклы рәвештә «Татарстанның иң яхшы товарлары» дип танылды. Тагын шунысы: ясадың да, шуның белән бетте түгел. Рәссам үз товарларын ничек итеп тәкъдим итүгә дә иҗади карый. Әйтик, «Каровон»да аны рус милли киемнәреннән очратсак, Сабан туйларында, «Болгар җыены» яки Шәһәр көне уңаеннан узган чараларда ул, һичшиксез, чигүле калфактан һәм укалы камзулдан булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading