16+

Һәр мизгел – бию

Аларны чит илләрдә дә беләләр. Катлаулы һәм үзенчәлекле биюләре белән Россия һәм Татарстан халкының мәхәббәтен күптән яуладылар инде. Бу 8 талантлы егет - төрле бәйгеләрдә җиңүче булган кешеләр. Аларның исеме дә инглиз теленнән «алга бару», «бер урында утырмау» дигәнне аңлата. Таныш булыгыз - «Action Mans Crew» төркеме.

Һәр мизгел – бию

Аларны чит илләрдә дә беләләр. Катлаулы һәм үзенчәлекле биюләре белән Россия һәм Татарстан халкының мәхәббәтен күптән яуладылар инде. Бу 8 талантлы егет - төрле бәйгеләрдә җиңүче булган кешеләр. Аларның исеме дә инглиз теленнән «алга бару», «бер урында утырмау» дигәнне аңлата. Таныш булыгыз - «Action Mans Crew» төркеме.

- Егетләр, сезнең «чишмә башыгыз» кайда?
- XXI гасырга керү белән, Россиядә хип-хоп культурасы активлашты. Хәтта провинциаль районнарда да рэп, урам биюе белән шөгыльләнүчеләр артты. Татарстанның бәләкәй генә Менделеевск шәһәрендә дә шундый ук хәл күзәтелде. Нәкъ менә шунда без «тудык» та инде. Башта, күнегүләр ясар өчен, бер мәктәптә җыелыша идек. Шунысы мөһим: без үз-үзебезгә укытучы булдык. Озакламый безнең арага керергә теләүчеләр дә табылды. Аннары беренче бәйге-фестивальләр китте. Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кергәч, барыбыз да Казанга күчендек.
- Төркемегезне аера торган стиль бар икәне яңалык түгел. Аның сере нидә?
- Без яраткан бию белән яшибез! Җиңүләребезнең сере шул инде. Иҗатыбызга хас аерым стиль бар дип әйтеп булмый. Ә менә тормышка башкача карыйбыз. Көн саен яңа әйберләр уйлап чыгарырга тырышабыз, кешеләргә яхшы кәеф өләшәбез һәм тормыштан зарланмыйбыз.
- Сез Муз-ТВ каналында барган «Танцуй» дип аталган популяр проектта да катнаштыгыз бит әле...
- Башта, махсус адрес буенча, биюебез төшерелгән видеоязма җибәрдек. Ул оештыручыларга ошаган, шуңа күрә алар безне Мәскәүгә чакырдылар. Кастингта 40 төркем арасыннан безне сайладылар. Проектта катнашу бик кызык иде. Биюләр уйлап чыгару, чыгышларга әзерләнү, жюри фикерен ишетү... Финалга кадәр барып җитә алмасак та, «Танцуй» безнең өчен үзенә күрә тормышның бер баскычы булды. Биредә без төркемебезнең көчен аңладык.
- Ә тагын нинди бәйгеләрдә катнашканыгыз бар?
- Бөтен җиңүләребез белән дә бик горурланабыз, алар шактый. Мәсәлән, соңгы катнашкан бәйгебезнең берсе - Словакиядә узган ил чемпионаты. Биредә без Россия җыелма командасы составында 2 нче урынга лаек булдык.
- Минем сез катнашкан бәйгеләрдә булганым бар. Арагызда бернинди көндәшлек хисләре булмау гаҗәпләндерә...
- Тормышта син үз-үзең белән көрәшергә тиеш. Көн саен үз өстеңдә эшләмәсәң, тормышны яхшы якка үзгәртеп булмый. Бәйгеләр вакытында да без шул принципка таянабыз. Кемнедер уздырам дигән уй башыбызга керми дә.
- Бу бию сезнең өчен шөгыльме, әллә тормыш мәгънәсеме?
- Брейкингка бөтен тормышыңны багышласаң, ул үзенең җимешләрен бирәчәк. Горурланып әйтә алабыз: бу бию безнең өчен эш тә, ял да. Шуңа күрә без бәхетле кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading