16+

Рамил Төхфәтуллин Камал театрына кайтты: «Әлеге вакыйганы гаиләмә, туган нигеземә кайту дип кабул иттем»

Бүген Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән рәсми рәвештә килешү төзеде. «Шәһри Казан» газетасы да Рамил әфәндене тормышындагы әлеге үзгәрешләр белән чын күңелдән котлап, аның белән элемтәгә чыкты.

Рамил Төхфәтуллин Камал театрына кайтты: «Әлеге вакыйганы гаиләмә, туган нигеземә кайту дип кабул иттем»

Бүген Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән рәсми рәвештә килешү төзеде. «Шәһри Казан» газетасы да Рамил әфәндене тормышындагы әлеге үзгәрешләр белән чын күңелдән котлап, аның белән элемтәгә чыкты.


- Еллык килешү сентябрьдә төзелсә дә, Галиәсгар Камал театрындагы рәсми эш көнем кичәдән башланды.

- Рамил әфәнде, Сезне чын күңелдән котлыйбыз, без бик шат. Үзегез нинди хисләр кичерәсез?
- Моны бер генә сүз белән аңлатып була - бәхетне тою хисе. Камал театры - аерым бер дәүләт ул. Күпме гомер ителгән, никадәр көч салынган. Шуңа күрә әлеге вакыйганы гаиләмә, туган нигеземә кайту дип кабул иттем. Бу минем өчен зур вакыйга. "Болай йөреп булмый, сәхнәгә кайтырга кирәк", - дигән уй күңелгә бер дә тынлыгык бирмәде. Күңел сәхнәгә тартылды. Чынлап та, шушы еллар аралыгында сөйләшкән һәр кешедән диярлек: "Нигә? Кайчан?" - кебек сорауларга җавап бирергә туры килде. Инде болар туйдыра да башлады. Ихластан кайту теләге күптән туган иде. Төрле сәбәпләр аркасында әлеге теләгем тормышка гына аша алмады. Хәзер менә, Аллага шөкер, уртак фикергә килдек. Фәрит Рәфкатовичка чын күңелдән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бернинди дә каршы килү булмады, мине аңлап кабул итте. Театрга да файдам тияр, дип уйлыйм. Труппа яңарып торса да, умыртка баганасы барыбер ул даими бара. Үзебезнең абый-апалар янына кайту, алар белән янәшә булу, яшьтәшләр белән бергә эшләү - җан теләгән халәт. Сәхнәне бик сагындым, әлбәттә.

- Сөйләшүләр күптәннән бардымы?
- Булды инде. Шактыйдан. Әмма Ходайның "Амин!" дигән сәгате менә шушы вакытта сукты. Дөрес, карар күптән түгел кылынган иде. Бүген исә рәсмиләштерелде.

- Эшкә нинди шартларда алындыгыз?
- Вакытлыча түгел, әгәр шушы күз алдында тотугыз булса. Алла теләсә, бөтен барлыгымны шушы театрга багышларга исәплим. Беренче ролем расланды инде. Фәрит Рәфкатович Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" әсәренә тотына. Бу зур эш, чөнки мондый прозаны сәхнәләштерергә кирәк. Катлаулы да, кызыклы да булыр дип уйлыйм. Фәрит Рәфкатович авыл лирикасы, авыл мохите, милләткә кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәрелгән шушы әсәрдә миңа да роль раслады. Әлегә аның нинди роль буласы сер булып калсын. Шуңа күрә җиң сызганып эшкә тотынам.

- Моңа кадәр Сез Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшләдегез бит.
- Әйе, сәхнәдән бизмәдем. Анда эшләү елларымда эчке дөньямны баеттым. Джозеф Стайнның "Скрипач на крыше" мюзиклында төп рольне башкару, яңа тамашачы белән очрашу, яңа мохиттә эшләү файдага гына булгандыр, миңа калса. Ләкин Камал театрын сагыну хисе минем белән гел янәшә булды. Инде киләчәктә тамашачым белән шушы театрның тамаша залларында күрешергә язсын.

Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин Камал театрында 1987 елдан бирле эшли башлый. Тамашачы мәхәббәтен ул Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» белән «Телсез күке» һәм башка бик күп рольләре белән яулап алды. 2007 елда ул Министрлар Кабинетына эшкә алына. 2015 елда Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли башлый.

Фото: business-online.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading