16+

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН: «Мин китмәдем!»

Татарстанның халык артисты Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН тамашачының «любимчигы». Уйнаган спектакльләренең һәрберсендә Рамил сәхнә пульсы - ул тудырган бер генә образны да онытам димә. М.Фәйзинең «Галиябану»ымы, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» белән «Телсез күке»семе - санап кына бетереп буламы соң аларны?! Шуңа да Рамилнең үзен кино...

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН: «Мин китмәдем!»

Татарстанның халык артисты Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН тамашачының «любимчигы». Уйнаган спектакльләренең һәрберсендә Рамил сәхнә пульсы - ул тудырган бер генә образны да онытам димә. М.Фәйзинең «Галиябану»ымы, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» белән «Телсез күке»семе - санап кына бетереп буламы соң аларны?! Шуңа да Рамилнең үзен кино...

Ә менә халык артистының сәхнәдән аерылып, дәүләт эшенә - Министрлар Кабинетына китүен генә әллә ничек кабул итәсе килмәде. Бәлки, ул анда санап бетереп булмаслык игелекләр кылгандыр, әмма аны сәхнәдә күрәсе килә бит. Харизматизм, ут-ялкын, талантның урыны кәнәфидә түгел, ә сәхнәдә булырга тиеш кебек тоелды. Хәер, бусы минем шәхси фикерем...
- Синең соравың дөрес түгел, - диде Рамил театрдан китүгә кагылышлысына. - Министрлар Кабинетына эшкә чакыргач, мин хезмәт кенәгәсе буенча анда күчәргә тиеш булдым. Безнең бит бөтен артистлар да килешү нигезендә эшли - анда да, монда да теркәлеп булмый. Министрлар Кабинетында өч елга якын эшләдем. Ә 2009 елның ноябрендә безне Илсөя белән (Татарстанның атказанган артисты Илсөя Төхвәтуллина. - Г.Җ.) «Зәңгәр шәл»дән төшерделәр. Ни өчен төшерделәр - аңлашылмый. 25 елга якын эшләп, уйналган рольләремнең күпчелеген тартып алгач, мин театрдан киттем булып саналаммы?! Театр - халык милке. Мин үземне театрдан киттем дип санамыйм, ләкин театрны да миннән алып ташларга кирәкми!
- Бәлки, һәр актерның үз режиссеры буладыр?
- Анысы хак. Минем остазым да, актер буларак ачкан режиссерым да Марсель Сәлимҗанов иде. Марсель агага мин, эчке кыллары көйләнгән музыка коралы кебек, бер тында туры килә идем. Актер һәм режиссер буларак бер-беребезне тоемлап, рәхәтләнеп эшләдек. Ул куйган спектакльләрдәге рольләремне санап бетереп булмый. Һәр артистның язмышында аның кадәр роль булмаска да мөмкин.
- Рамил, ачулансагыз ачуланырсыз, дәүләт эшенә кәнәфигә кызыгып киттегезме?
- Кәнәфигә кызыкмадым. Беренчедән, мине ул урынга чакырдылар. Мин анда мәдәният, сәнгать дөньясын эчтән белгәнгә, күп әйберләрне үзгәртергә барган идем. Милли китапханәнең үз бинасы юк, республика күләмендә клубларны кыскарту, китапханәләрне ябу бара, мәдәният-сәнгать өлкәсендә милли кадрлар, режиссурадагы монополизм - мин шул мәсьәләләрне Мәдәният министрлыгының коллегиясендә күтәреп чыктым. Әмма мәдәният, сәнгать кешесе тәнкыйтьне, сүккәнне кабул итә алмый шул, шундук дошманга әвереләсең. Ә минем проблемаларны хәл итәсем килде. Без бит мәдәният өлкәсендә үз казаныбызда гына кайныйбыз. Ә нәрсәне дә булса үзгәртер өчен, көчле кадрлар кирәк. Масштаблы, планетар белем алган кадрлар белән генә ни дә булса майтарып була. Кан яңарырга тиеш. Министрлар Кабинетында эшләгән ул өч ел минем өчен зур мәктәп, мәгълүмат, белем булды. Кулдан килгәнчә, бик күп кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым.

Мин - пионер учагы
- Минем Сезнең гаиләгез турында ишетәсем килә. Кемгә охшап шундый ут Сез?

- Мин әтисез үскән егет. Без әнием Флера белән Аксубайдан Казанга күченеп киттек. 18 яшьтә мин әти яши торган авылга - Яңа Думага хат язып, әтине эзләп таптым. Ул вакытта әти Казанда реанимациядә ята булып чыкты. Мин аның янына барганда әти караватта сөлгегә тотынып утыра, ике аягы да төптән киселгән, кара кан эчендә иде. «Син нишләп безне ташлап киттең», - дип сорадым. Артык сөйләшеп торырга мөмкинлек булмады - ул операциядән соң гына иде. Бу безнең соңгы күрешү булган, озак та тормады, ул фани дөньядан китеп барды. Әтием Чыңгыздан миңа мишәрлек күчкән. Мишәрләр бит алар аерым кавем - холык, менталитет башка, алар үткен, әрсез, чая. Миндә дә ул сыйфатлар бар. Яшь чакта пионер учагы идем.
- Шәһәрдә үскән егет театрга тартылган әле...
- Балачагымны җиңел булды дип әйтә алмыйм. Урам кагыйдәләре белән дә яшәп алырга туры килде. Миңа күп нәрсәне 18 нче мәктәптә белем алуым биргәндер. Ул вакытта Курчак театры каршысында яшәдек, тугызынчыдан соң, театр училищесының рус бүлегенә укырга кердем. Китапка тартылдым, китапханәгә бикләндем, дисәм дә буладыр. Татарлыгым уянды, татар буласым килә башлады. Марсель Сәлимҗанов училищеда мине күреп алды. «Әгәр татарчаңны өйрәнсәң, Тукай роле бирәчәкмен», - диде. Театрга беренче роль - Тукай белән килеп кер әле син! Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз»ы, шулай итеп, минем беренче адымым булды да.
- Ул вакытта театрга килеп кергән япь-яшь егетне театр ничек үзгәртте дә, тормыш нинди штрихлар өстәде?
- Бер яктан, мин шул ук Рамил. Үзгәрмәдем кебек - кайчак көзгегә генә ачу килә (көлешәбез)... Миңа театрга килгән елларда Сара Садыйкова белән аралашу бәхете тәтеде, ЮНЕСКОның Тукайның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән чарасында шигырьләрен укыдым... Театр белән без республикада гына түгел, аннан читтә дә чыгыш ясадык, тәҗрибә тупладык. Артист, театр әһеле икән, табигате белән бай, беркемгә дә охшамаган күпкырлы шәхес булып формалаша. Мин дә шул тәгәрмәчтә чарландым. Әмма самимилегемне югалтмадым дип исәплим.
- Кино сәнгате юлына театр этәрдеме?
- Мин аңа очраклы килдем, дисәм дә була. Гаяз Исхакый иҗатына мөкиббән кеше буларак, аның «Зөләйха» әсәрен экранга кую теләге 2004 елда туды. Бер чарада, җаен туры китереп, Минтимер Шәймиевкә гозеремне җиткердем (мишәр әрсезлеге бит инде!). Мин, әлбәттә, әлеге фильм турында сөйләгәндә, драматург Юныс Сафиуллинга зур рәхмәтле. «Зөләйха» - иң тугры фильмым. Ул - безнең милләткә генә хас фильм. Берлинда аның белән беренче урынны алдык. Бүгенгесе көндә 5 фильмым бар, «Шүрәле» дип аталган татар мультфильмы төшердек. Анысы, татар теленә мөнәсәбәтне бала чактан тәрбияләргә кирәк, дигән ният белән эшләнде.
- Әлеге эшне дәвам итәрсездер бит?
- Башка теләнеп йөрмим - дөя түгел икәнемне дәлилләп йөрергә мин инде бала-чага түгел. Булдыра алганымны белделәр, эшләрем дөньякүләм танылу алды, хәзер Мәдәният министрлыгы тарафыннан кино-театр сәнгате буенча стратегик үсеш планы булырга тиеш. Мин эшләргә әзер.

Мәхәббәт - канатлы кош
- Рамил, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, мәхәббәт темасына тукталмасак, әңгәмә тулы булмас кебек.

- Илсөя белән Мәскәүдә таныштык, ярты елдан өйләнештек. Хәзер инде 24 ел бергә. Уртак кызыксынуларыбыз бар - дуслар белән күңел ачу, спорт, дөнья гизү. Мәхәббәтне бит аны саклый белү кирәк. Ул бит канатлы хис, сакламасаң, очып китәргә дә мөмкин. Аннан, мәхәббәт белән нәфрәт арасы да ярты гына адым, салават күперендәге төсләр балкышы кебек, төсмерләре гомер дәвамында алышынып торса да, һәр чагылышының кадерен белеп, гомер көзен бергә каршыларга кирәк икәнен онытмау зарур. Шуңа да мәхәббәт ул - фантазия. Ә фантазия байлыгы үзебездән тора.
- Инде кызларыгыз да буй җиткезде.
- Индира юридик факультетны тәмамлый, кечесе - Диләрә сигезенчедә укый. Индираның артистлыкка омтылышы булса да, мин балага төпле белем бирү яклы. Кечесендә җыр-моңга тартылу бар - бәлки, киләчәктә татар сәнгатенә шәп җырчы әзерләп бирербез.
- Рамил Төхвәтуллинга бәяләмә ишетәсе килә: бүген нинди ул, иртәгәсе көнгә максатлары нидән гыйбарәт?
Мин - йомшак күңелле, хисчән, иҗади кеше. Бәлки иртәгә кино сәнгатендә булырмын, бәлки каләм белән дуслашырмын. Бүгенгә минем тормышта пауза, әмма ул эчтәлекле пауза. Иртәгә тормышка ашырасы планнарым өчен үземә саулык-сәламәтлек телим. Якыннарым исән-сау булсын. Алар бәхетеннән минем бәхет тә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading