16+

Әрем исе – сагышлы мәхәббәт хисе

Тормышыбызда ачы язмышлы кешеләр байтак. Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган «Әрем исе» спектаклендә әнә шундый гыйбрәтле язмыш белән очраштык.

Әрем исе – сагышлы мәхәббәт хисе

Тормышыбызда ачы язмышлы кешеләр байтак. Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган «Әрем исе» спектаклендә әнә шундый гыйбрәтле язмыш белән очраштык.

Аны Башкортстаннан килгән режиссер Айрат Абушахманов үзенчәлекле итеп куйган.
Моннан 35 ел элек никах көнендә авылдан киткән Сәфәргалинең очрашып йөргән кызы Сара бәби көтеп кала. Якын туганнарын да соңгы юлга озатырга кайтмаган ир, дөнья гизеп йөргәнннән соң, пенсиягә чыккач кына авылга кайтып төшә. Такта кадакланган тәрәзәле туган нигезенә килеп керүгә, аның үткән хатирәләре яңара. Балачактан күңеленә сеңеп калган ачы әрем исен иснәп туймый ул. Әлеге үлән аңа сагышлы мәхәббәт хисләрен дә хәтерләтә. Авылдашлары Сәфәргалинең (Илдар Хәйруллин) ни өчен нәкъ менә хәзер авылга кайтуы белән кызыксына. Аның кайтканын күреп, иң элек үзе беркайчан да күрмәгән оныгы килеп керә. Ул бабасына әнисе белән үзенең язмышы әбисенекенә охшавын җиткерә. Яшереп йөргән серен дә Нурзилә (Гөлчәчәк Гайфетдинова) иң элек бабасына ачарга була. Ялгызлыктан туйган күрше хатыны Рузия (Зөлфирә Зарипова) Сәфәргалинең кайтуына сөенеп туймый. Электән үк аңа күзе төшкән хатын картлык көнен бергә үткәрүгә өметләнә башлый. Марат (Илдус Әхмәтҗанов) исә үзенең хатыны Сара (Алсу Гайнуллина) белән аралары бозылудан куркып яши башлый. Әмма ул озакка бармый...
Спектакльдә туган җиргә булган җирсү, яшьлек хаталары, гомумән, бүгенге көн проблемалары урын алган. Биредә халык җырларын кертү дә бик урынлы. Раил Шәмсуаров үзенең каһарманының йөрәк түрендәге хисләрен җыр аша әйтеп бирә. Спектакль тормышчан, гыйбрәтле булуы белән халык күңеленә якын. Шуның өчен дә ул «Татар пьесасы» конкурсында беренче урынга лаек булгандыр. Спектакльдәге һәр артистның уенын тамашачы яратып кабул итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading