16+

Рәхәт заман

Яше 25тән узыбрак киткән, кияүгә чыгарга соңгарак калган дүрт кызның дүрт әнисе, очрашып, кайгыларын уртаклашты. Кайгылары - әлеге дә баягы шул кызлар инде. Картаеп баралар бит. Кияүгә биреп, ничек тә котылырга иде шулардан. Алар, ягъни мәсәлән, әниләр, урысча чыккан бөтен гәҗитләрдән хатын эзләүче ирләрнең белдерүләрен укып барды. Рәтле-юньле кеше табылмады:...

Рәхәт заман

Яше 25тән узыбрак киткән, кияүгә чыгарга соңгарак калган дүрт кызның дүрт әнисе, очрашып, кайгыларын уртаклашты. Кайгылары - әлеге дә баягы шул кызлар инде. Картаеп баралар бит. Кияүгә биреп, ничек тә котылырга иде шулардан. Алар, ягъни мәсәлән, әниләр, урысча чыккан бөтен гәҗитләрдән хатын эзләүче ирләрнең белдерүләрен укып барды. Рәтле-юньле кеше табылмады:...

Яше 25тән узыбрак киткән, кияүгә чыгарга соңгарак калган дүрт кызның дүрт әнисе, очрашып, кайгыларын уртаклашты.
Кайгылары - әлеге дә баягы шул кызлар инде. Картаеп баралар бит. Кияүгә биреп, ничек тә котылырга иде шулардан.
Алар, ягъни мәсәлән, әниләр, урысча чыккан бөтен гәҗитләрдән хатын эзләүче ирләрнең белдерүләрен укып барды. Рәтле-юньле кеше табылмады: күбесен хатыннары аерган, өйләнмәгәннәре дә кырыкка җитеп килә, җитмәсә әле, хатын фатирына күчеп килергә чамалый мәхлуклар.
Ахыр чиктә алар кызларына тиң ирне татар гәҗитләреннән эзли башлады. Һәм, ниһаять, бер белдерүдә өмет чаткысы күренгән сыман булды.
27 яшьлек егет үзенә яраклы хатын эзли. Тазалыгым әйбәт, дәртем-дәрманым сөбханалла, аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, дигән. 26 яшькә кадәрге кыз хат язсын, дигән. Эчкече, ялкау, ирдән аерылган, тору урыннары булмаган бомжлар хат язып мәшәкатьләнмәсеннәр, дигән.
Эсфира исемле кызның әнисе Миңлегөл:
- Безнекенә ярый икән бу. Кызыбыз эчми-тартмый, - диде.
- Аның каравы ялкау, - диде Блюменталь атлы кызның әнисе. - Тарарга, юарга иренгәннән чәчен кистереп ташлады. Ыштанын да син юып киертәсең.
- Ә синеке - эчкече, - диде аңа Сәхибҗиһан.
- И Ходаем! Аның хәтле генә тавык та эчә, - дип акланды Хәсбиҗамал.
Жозефина әнисе Мәфтуха да сүзгә кушылмакчы иде, аның авызын тиз томаладылар. Мәфтуха үзе дә, кызы да упшыжитиедә яшәүче бомжлар икән ләбаса.
Озак талашты хатыннар. Ахырда арып туктадылар да белдерү язган егетнең тетмәсен теттеләр:
- Харап икән, эчми-тартмый... Бер имгәктер әле шунда, - диделәр.
- Эзләп карасын инде мескен, табар микән үзе эзләгән кебекләрне, - диделәр.
- Безнең татар шул булыр инде, үзенә күрә түгел, - диделәр.
- Татар гәҗитен укып та торасы юк, рәтле нәрсә язалармыни анда, - диделәр.
- Табарлар әле үзләренә, - дип, кызларын макташтылар.
Һәм теләкләре чынга ашты. Дүрт кыз да кияүгә чыктылар бит. Әй! Туйларында мин дә булдым. Лыкынганчы ашадык, эчтек. Әллә кем музыкасына туйганчы селкендек. «Горько!!!» - дип кычкырдык.
Иртәгесен кайсыдыр кодагыйның түшәгендә уянып киттем. Начармыни миндәй буйдакка?! Хатын эзләп белдерү язып та интегәсе юк. Рәхәт заман!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading