16+

Сабантуй батырлары – кызлар!

Казан университетында җиденче ел рәттән узган Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри Сабантуй» бәйгесе быел да шагыйрь-көрәшче егет-кызларны үзенә чакырып торды.

Казан университетында җиденче ел рәттән узган Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри Сабантуй» бәйгесе быел да шагыйрь-көрәшче егет-кызларны үзенә чакырып торды.

Әмма КФУның «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе оештырган конкурсның бер генә ягы күңелсез: бу чакыруны егетләр әллә ишетмәгән, әллә бүгенге студентлар арасында шигырь язып «җенләнүче» егетләр калмаган, әллә шундый батыр кызларга каршы көрәшеп карарга курыкканнар.
Дөрес, бәйгенең төп өлеше - студентлар арасындагы «бил алышуда» егетләр булмаса да, конкурсның яңалыгы булган мәктәп балаларын да ярыштыруда малайлар бар иде. «Яшь батыр» дип аталган бу номинация, мөгаен, конкурсның иң зур табышы булгандыр. Бер яктан, бу мәктәптә «посып» яткан талантларны барлау булса, икенче яктан, мәктәп белән югары уку йортын бер-берсенә якынлаштыра. Укытучыларга да үз эшләренең нәтиҗәсен күрергә ярдәм итә, иҗади укучыларын барларга этәргеч булып тора. Былтыр кертелгән яңалык - «Ерактан торып» номинациясе дә уңышлы булды. Дөрес, алай «ерактан» гына безне күзәтмәсеннәр, ә килеп катнашкан мәктәпләр кебек, «Яшь батыр» булырга ашкынсыннар иде дигән теләк бар.
Күп сөйләп тормыйча, сезне бәйгенең җиңүчеләре белән таныштырып үтик әле. «Яшь батыр» номинациясендә өченче урынны Рәзилә Җиһаншина (Яшел Үзән, 5 нче гимназия), Ришат Миңнемуллин (Кукмара, Зур Сәрдек), Айгөл Баһавиева (Казан, 17 нче татар гимназиясе), Гөлнара Хәсәнова (Казан, 11 нче татар гимназиясе) бүлештеләр. Икенче урынга Ләйсән Шәрәфетдинова (Казан, 27 нче гимназия) белән Алинә Бәдретдинова (Кукмара, 1 нче гимназия) лаек дип табылды. Беренче урында Яшел Үзән шәһәреннән Эльвина Гыймадиева (16 нчы мәктәп) белән Гөлия Абдуллина (5 нче гимназия) җиңүче дип табылды.
Студентлар арасындагы көрәш тагын да үзенчәлеклерәк булды. Алып баручы, үзе проза остасы Айгөл Габдрахманова һәр чыгыш ясаучыны китап битен ачкан сыман ачып торды. Язучы Галимҗан Гыйльманов рәисе булган, шагыйрә Илсөяр Иксанова, шагыйрь Ленар Шәех, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов һәм мин фәкыйрегез составындагы жюрига иң нык тәэсир иткән чыгыш КФУның татар бүлеге студенты Гөлназ Яппарованыкы иде. «Баш батыр»ыбызга бәйгенең төп иганәчесе - Татарстан китап нәшрияты бүләк иткән китапларга өстәп, «Шәһри Казан»ның истәлекле бүләкләре белән газетабызга ярты елга подписка да бүләк иттек. Икенче урынга КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтында гыйлем алучы Айсылу Ибраһим белән КФУның филология һәм сәнгать институтының (ФСИ) татар филологиясе бүлегендә укучы Руфинә Габдрахманова лаек дип табылды. Өченче урынны Светлана Гыйләҗева (КФУ, ФСИ), Сөмбел Гайфетдинова (КДЭУ), Дания Нәгыймуллина (ККИ), Гөлназ Гатауллина (КФУ, ФСИ) бүлеште.
Быелгы бәйге чын-чынлап югары дәрәҗәдә үтте, дип әйтәсе килә. Язучы һәм галимә Халисә Ширмән җитәкчелегендәге «Әллүки» үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Бер ягы гына борчый: элек катнашкан Алабуга һәм Чаллы кебек шәһәрләрдәге югары уку йортларыннан, Башкортстанның Стәрлетамак һәм Уфа калаларыннан студентлар күренми. Алар да бәйгене үз итеп, анда үз көчләрен сынап элемтәләр яңарып китсә, тагын да шәбрәк булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading