16+

Сенсация (Булган хәл)

Гастрольдә йөргәндә төрле хәлләр булгалый. Менә шундый хәлләрнең берсен искә төшердем әле. Бервакыт Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән, автобуска утырып, Франциягә бардык. Ул бездә генә гаишниклар, куак артына посып, акча җыеп утыра. Брест аша Польша ягына чыгуга, җәннәт башлана, малай: юл - туп-туры, безне беркем туктатмый, адым саен,...

Сенсация (Булган хәл)

Гастрольдә йөргәндә төрле хәлләр булгалый. Менә шундый хәлләрнең берсен искә төшердем әле. Бервакыт Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән, автобуска утырып, Франциягә бардык. Ул бездә генә гаишниклар, куак артына посып, акча җыеп утыра. Брест аша Польша ягына чыгуга, җәннәт башлана, малай: юл - туп-туры, безне беркем туктатмый, адым саен,...

Гастрольдә йөргәндә төрле хәлләр булгалый. Менә шундый хәлләрнең берсен искә төшердем әле.
Бервакыт Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән, автобуска утырып, Франциягә бардык. Ул бездә генә гаишниклар, куак артына посып, акча җыеп утыра. Брест аша Польша ягына чыгуга, җәннәт башлана, малай: юл - туп-туры, безне беркем туктатмый, адым саен, чат саен дигәндәй, һәркайда юл күрсәткечләре - адашыйм дисәң дә адашырлык түгел. Ике ил арасындагы чикләрне Татарстаннан Чувашиягә чыккан кебек кенә үтәсең, тәүлек буе чират тора-тора таможня аша да узасы юк. Цивилизация, пачти коммунизм. Польша, Германия аша Франциягә килеп җиттек. Кая карама - диңгез, кояш кыздыра. Дүрт тәүлек арып-талып килгәннән соң, пляжда ятып, су коенып, үзебезчә ял итеп алырга булдык. Яр буенда - халык мүре, мин сиңа әйтим, төкерим дисәң, төкерер урын юк. Җитмәсә, пляждагыларның барысы да анадан тума чишенгән, бар дәүләтләрен таратып ташлап, кояшта кызынып яталар. Кыз-кыркын, егет-җилән генә түгел, хәтта әби-бабайлар да бака төсле җәелеп яткан. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, күзләрен дә йоммыйча яталар, оятсызлар. Керфекләре селкенеп тә карамый ичмасам. Беркем беркемне борчымый, текәлеп карап торучы да юк, әйтерсең лә, барысы да - җәннәт бакчасында ял итеп, һава сулап, рәхәт мизгелләр кичә. Без дә плавкидан гына калып, кара күзлекләр киеп, зифа-сылу кызлар өстеннән озын-озын атлап үтеп, ашыкмыйча, бер күз белән генә шул гүзәл затларга тасраеп караган килеш, диңгезгә таба юнәлдек. Коенып чыгабыз да кабат диңгезгә керәбез. Берничә мәртәбә шулай иттек. Күзләребез кылыйлана язды, малай.
Иң кызыгы шунда - Татарстанның халык җырчысы Нәфисә Василова, мескенкәем, гастрольгә купальник алырга оныткан. Ул яр буенда озак түзеп утыра алмады, озын, кара эчке күлмәген киеп, диңгезгә кереп, коенып чыкты. Бөтен пляж анадан тума ятканда, озын, кара эчке күлмәк кигән Нәфисәне күреп, французлар шаккатты. Уратып алып, шалт та шолт сурәткә төшерергә тотындылар моны. Үзләренчә нәрсәдер сорашалар, марсиян күргәндәй, Нәфисәне тотып-тотып карыйлар. Нәфисәбез, французча белмәгәч, аларга татарча нидер әйтеп карый каравын, ләкин тегеләр безнең телне аңламый шул...
Безнең кызларның кайберләре, кыюраклары димме, француз пляжына ияләшеп, франуз мохитенә инде ярашып та өлгергән, ахрысы: бер мәлне күргәндә, алар, җирле халыктан калышмыйча, шәп-шәрә килеш кызынып яталар иде инде. Кайберәүләр, негр егетләре кочагына кереп, чытыклана да башлаган иде хәтта. Менә бит нишләтә кешене цивилизация, адаптация дигәнең...
Икенче көнне бөтен Франция гәҗит-журналлары Нәфисә Василова сурәте белән тулган иде. Голливуд йолдызымыни - сенсация, малай!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading