16+

Шамил Закиров онытылмый

Узган җомгада бертөркем әдәбият һәм сәнгать әһелләре Иске татар бистәсе зиратында булды. Анда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының элекке директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировка кабер ташы куелды.

Граниттан ясалган әлеге ташка скульптор Дмитрий Кузнецов мәрхүмнең сурәтен ясаган. Анда халык шагыйре Разил Вәлиев тарафыннан иҗат ителгән мондый шигырь юллары язылган:
Ишегең күк, ачык иде һәрчак
Өрфиядәй җаның, күңелең,
Шатлык җыеп җирдә яшәдең дә,
Кайгы булып ташып түгелдең.
Разил Исмәгыйль улы, үзенең әлеге шигырен укыганнан соң, Шамил Закировның кылган эш-гамәлләрен искә төшерде. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, энесе Ринат Закиров аның турындагы хатирәләрен яңарттылар. Зиннур Хөснияр исә Шамил Закировка багышланган шигырен укыды. Әдәбият һәм сәнгать әһелләре мәрхүмнең каберенә чәчәкләр куйды.
Шамил Зиннур улы үзе дә исән чакта, безнең арадан киткәннәрне һәрчак истә тотып, коллектив белән аларның каберләрен зиярәт кыла иде. Шуңа күрә, үзен дә онытмыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading