16+

Шигырьләрендә – йөрәк тибеше

Кулына каләм алганын күргән саен, «Шигырь ничек туа?» - дип сорыйлар аңардан. Исемнәре дөньяга билгеле шагыйрьләр дә бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый торгандыр. Альберт та белми. Ләкин шигырьләрдә башта ана, соңрак авторның үз йөрәк тибешенең ритмы булырга тиешлеген яхшы белә.

Шигырьләрендә – йөрәк тибеше

Кулына каләм алганын күргән саен, «Шигырь ничек туа?» - дип сорыйлар аңардан. Исемнәре дөньяга билгеле шагыйрьләр дә бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый торгандыр. Альберт та белми. Ләкин шигырьләрдә башта ана, соңрак авторның үз йөрәк тибешенең ритмы булырга тиешлеген яхшы белә.

«Без балачактан шул шигырь көен ишетеп үстек», - ди ул үзенең бер шигырендә. Ә икенчесендә:
«Шигырьләр чын дуслар күк.
Язмыш булып килә безгә», - ди ул.
Бу юллар үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның уч төбенә генә сыярлык кечкенә, мәктәп дәфтәре калынлыгындагы «Йөрәк ритмында» дигән шигырьләр китабыннан. Тышына кардиограмма ясалган. Тора-бара ул сызыклар йөрәк формасын ала һәм азактан, каурый каләмгә әйләнеп, күккә омтыла. Әлеге шигырьләрдә - туксанынчы дистәне ваклап баручы аксакалның тормыш юлы, тәҗрибәсе һәм кешелеккә әйтеп калдырыр сүзләре, васыяте.
1934 елда Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәрендә хәрби гаиләсендә туа ул. Балачагы Бөек Ватан сугышына туры килә. Иртә балигъ булырга туры килә аларга. Тугыз яшендә үк ул Суворов училищесы курсанты була һәм 1952 елда аны көмеш медаль белән тәмамлый. Аннары туган шәһәрендә хәрби училище дипломы алгач, хыялы чынга аша, сугышта һәлак булган әтисенең эшен дәвам итеп, хәрбиләр сафына баса. Карелия, Балтыйк буе, Байкал арты... Ул узган хәрби юллар буенча география фәнен өйрәнергә була. Кайда гына торса да, милләттәшләре Ватаны - Татарстанга гомере буе кыйбласы итеп карый. Лаеклы ялга чыккач та, Арча төбәгенә кайтып төпләнә. Яңа Чүриле авылы мәктәбендә хәрби әзерлек дәресләре алып бара. Укучылар белән эшләргә педагогик белеме җитенкерәмәвен белгәннән соң, читтән торып, югары уку йортын тәмамлый. Бүгенге көндә ул, үзе әйтмешли, язмыш ихтыяры аркасында, Арча картлар һәм инвалидлар социаль приютында яши. Ялгызлыктан зарланмый. Йөрәк тибеше ритмында туган шигырьләр язу сәләте биргәне, кулына каләм тоттырганы өчен, язмышына рәхмәттән башка сүзе юк. Шуңа да ул 90нчы дистәне вакласа да, күңеле һаман яшь. Каты авыру йөзен шактый бозып кыйшайтса да, җан кыйбласын зәгыйфьли алмаган. Бу аның яшьләрчә дәртләнеп, егетләрчә җилкенеп һәм аларга тормыш тәҗрибәсен кушып язган саллы шигырьләрендә күренә.
Кеше ничә яшьтә булуына карамастан, татлы хыял белән яшәргә тиеш. «Хыялсыз кеше - канатсыз кош», - ди безнең халык. Альберт әфәнденең дә була андый хыялы. Гомере буе илебезнең төрле якларында язган шигырьләрен туплап, кечкенә генә булса да, китап чыгару уе белән янган ул. Ләкин әйтергә генә ансат - бүген китап чыгару шактый кыйммәт. Ярый әле аксакалга ярдәм итүче игелекле якташлары табыла. Берсе кулъязманы компьютерда җыя, икенчесе, мөхәррир булып, язганнарын нечкә иләктән үткәрә. Китап басарга тиешле акча да табылган. Боларның барысының да башында әлеге приютның директоры Гөлназ Төхфәтуллина тора. Шуңа күрә дә район китапханәсендә оештырылган китапны тәкъдим итү кичәсендә автор белән бер дәрәҗәдә сөенде ул.
- Альберт әфәнденең бүлмәсендә төннәрен бик озак ут сүнми. Шундый кичләрнең берсендә ул миңа үзенең хыялы барлыгын әйтте дә инде. Һәм мин аңа, үз чиратымда, китабын чыгарырга вәгъдә бирдем. Бүген шул әманәтне үтәгәнгә сөенәм, - диде директор, шатлыгы белән ихластан уртаклашып.
Китапны тәкъдим итү бәйрәменең Альберт Әбелхановның туган көне белән бер көнгә туры килүе дә очраклы гына булмаган, әлбәттә. Оештыручылар тырышкан. Районның «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары аны үз оешмаларына алдылар. Бәйрәмгә Татарстан Язучылар берлегеннән дә бер төркем каләм ияләре аксакалның шатлыгын уртаклашырга килделәр. Китапның 300 данә белән генә дөнья күрүе бераз эчне пошырды. Күбрәк укучыга җиткерәсе иде ул ихлас шигырьләрне. Бигрәк тә яшьләр укысын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading