16+

Шәүкәт Биктимеровның кызы Гүзәл: «Бәлки шушы сәнгатькә гашыйк балалар арасыннан Әлмәндәр дә килеп чыгар әле»

Казан дәүләт институтында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган "Әлмәндәр варислары" дигән II халыкара театр фестивале узды.

Шәүкәт Биктимеровның кызы Гүзәл: «Бәлки шушы сәнгатькә гашыйк балалар арасыннан Әлмәндәр дә килеп чыгар әле»

Казан дәүләт институтында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган "Әлмәндәр варислары" дигән II халыкара театр фестивале узды.

Аның ачылу тантанасында экраннан күренекле артистның: "Гомерем буе татар халкына хезмәт иттем. Шул халыкка хезмәт итүем белән горурланам" дигән сүзләре яңгырады. Ректор Рифкат Йосыпов бөек артист исеме белән узган фестиваль югары дәрәҗәдә үтәргә тиешлегенә басым ясады. Әлеге чара турында ул Президентның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә җиткерүен һәм аның уңышлар теләвен дә әйтте. 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин "Туган тел" шигырен сөйләп фестивальне ачып җибәрде. Балалар спектакльләрдә җаннары - тәннәре белән бирелеп уйныйлар. 16 гимназия укучылары белән Туфан Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз" әсәрен мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Роза Ибәтова сәхнәләштергән. Ул 20 ел буе балаларга сәхнә серләрен өйрәтә. Акчурин ролендәге Рөстәм Хәсәншин белән Нәфисә образындагы Аделина Минһаҗева талантлары буенча аерылып торалар. Роза ханым түгәрәгенә йөргәннәр арасында әлеге уку йортын тәмамлаучылар да шактый.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри балаларның чыгышын гадел бәяләргә тырышты.
Фестиваль кунаклары арасында Шәүкәт Биктимеровның балалары Искәндәр белән Гүзәл, бертуган энесе Җәүдәт тә бар иде.



- Мин дулкынланып, елап та алдым. Әти турында йөрәк түрендә сакланган хатирәләр кузгалды. Киләсе елга әтинең 90 еллыгы. Аны онытмаулары, искә алулары өчен рәхмәт. Шушы сәнгатькә гашыйк балалар арасында бәлки Әлмәндәр дә килеп чыгар әле, институтта укучы егет ул рольне бик оста уйнады, - диде
Гүзәл.

- Бу фестиваль артист турында хатирәләрне, татар мәдәниятен, телне саклый. Яңа талантларны барлый. Аны оештыручыларга рәхмәт, - ди Искәндәр.
Шәүкәт Биктимеровның энесе Җәүдәт әлеге фестивальнең дәвамлы булуын тели. Үзенең яшьлек елларын искә төшереп алды ул. Заманында аның да артист буласы килгән. Тик Шәүкәт абыйсы аңа "Бер гаиләдә ике артист булмый ул", дип аңа каршы килгән. Ул киләчәктә Шәүкәт Биктимеров яшәгән йортка истәлек такта куелуын һәм аның исеме белән Казанда бер урам аталуын тели.
Фестиваль җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading