16+

Сәхнәдә – ПРОФЕССИОНАЛ, өендә менә дигән ХУҖАБИКӘ

Филармония концертлар залында Татарстанның халык артисты профессор Лидия ӘХМӘТОВАның 50 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәгә Лидия Әхмәтованың иҗатын яратучылар, бик күп дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде.

Сәхнәдә – ПРОФЕССИОНАЛ, өендә менә дигән ХУҖАБИКӘ

Филармония концертлар залында Татарстанның халык артисты профессор Лидия ӘХМӘТОВАның 50 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәгә Лидия Әхмәтованың иҗатын яратучылар, бик күп дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде.

Юбилей концерты Лидия Әхмәтованың иҗат юлы белән таныштырудан һәм юбилярның үзенең чыгышы белән башланып китте. Җырчының югары профессиональлеге аңа төрле жанрдагы вокал әсәрләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Юбилярны олы бәйрәме белән котлаганда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов болай дип белдерде: «Мин Лиданы бик күптәннән беләм. Безнең иҗат юлыбыз бер вакытта башланып китте. Лидиянең быел Филармониядә эшли башлаганына бер ел ярым булды. Шул вакыт эчендә Лида бүлеккә яшь җырчылар туплады. Алар чит илләргә кадәр чыгып, үзебезнең сәхнәбезне пропагандалыйлар. Бу аның булганлыгын, уңганлыгын күрсәтүче бер дәлил».
Әлеге кичәдә юбиляр дусларыннан, хезмәттәшләреннән, якташларыннан бик күп җылы котлаулар, укучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетте. Лидия Әхмәтованың студенты, җырчы Азат Фазлыев, Игорь Дмитриев, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова да җырлары аша тәбрикләүләрен җиткерде. Шулай ук килгән кунаклардан Мамадышның керәшен җәмгыяте рәисе Степан Спиридонов, Кайбыч районы вәкиле Алексей Макаров, керәшен оешмасы җитәкчесе Людмила Белоусова да бар иде. «Лидия бернәрсәдән дә курыкмый, теләсә нинди авыр эшкә алына һәм азагына җиткереп, җиңеп чыга», - дип бик эмоциональ рәвештә фикерен белдерде ул.
«Лидия апаны тормышта нинди дип беләсез?» - дигән сорау белән җырчы Нурзадәгә дә мөрәҗәгать иттем. «Мин Лидия апаның иҗатын бик яратам. «Ник аның укучысы булмадым икән?!» - дип үкенеп тә куйдым бүген. Ул тормышта бик ачык, ягымлы, гади кеше. Һәрвакытта да кунакка чакыра, бик тәмле ризыклар пешерә. Мин аңа сокланып карыйм: эшендә ул югары дәрәҗәдәге профессионал булса, өйдә менә дигән хуҗабикә», - диде Нурзадә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading