16+

Син – халкыбыз горурлыгы

Әле кайчан гына үзләренең иҗат юлын башлаган Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гомерләренең егерме елы сәхнәдә үтеп тә киткән. Зәйнәб үзенең туган көнен быел «Пирамида» күңел ачу үзәгендә билгеләп үтте.

Син – халкыбыз горурлыгы

Әле кайчан гына үзләренең иҗат юлын башлаган Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гомерләренең егерме елы сәхнәдә үтеп тә киткән. Зәйнәб үзенең туган көнен быел «Пирамида» күңел ачу үзәгендә билгеләп үтте.

«Сез - минем иң көтеп алган кешеләрем», - диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. Җырчы халык җырлары һәм үзенең элекке елларда башкарган берсеннән-берсе матуррак җырлары белән дә сөендерде. Зәйнәбнең моңлы тавышы күпләрне әсир итте ул кичне. Аны караганнан соң: «Чын концерт менә шундый була инде ул. Күрсәтәсе иде шуны бүгенге яшь башкаручыларга», - дип уйлап куясың. Бүген фонограммасыз-нисез өч сәгать концерт бирүче җырчыны табып булырмы икән?! Булса да, бармак белән санарлыктыр...
Концертка Бөгелмә шәһәреннән Әсхәт Закиров Зәйнәбнең нәсел-шәҗәрәсен дә төзеп алып килгән. Җырчыны бер төркем якташлары да тәбрикләде. Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин үзенең чыгышында: «Син җаның, күңелең белән җырлыйсың. Шуңа күрә, халык сине хөрмәт итә. Талантың өшегән-туңган йөрәкләрне дә эретә. Башкара торган күтәренке рухлы җырларың халкыбыз рухы какшамасын өчен кирәк», - дип белдерде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров исә шагыйрь Харрас Әюповның моннан 20 ел элек Зәйнәбкә багышлап язган шигырен укыды:
«Сине безгә Ходай җибәргәндер,
Заманалар кырыс, дигәндер.
Йөрәкләре ташка әйләнмәсен,
Бәндәләрне моңга кинәндер».

Әзһәр абый Зәйнәбкә рәхмәтен дә ирештерде. Якташлары аны, «халкыбыз горурлыгы», дип атады.
Балтач районының Куныр авылы мәктәбеннән Зәйнәб Фәрхетдинова исемен йөрткән отряд укытучысы үзенең беренче чыгарылыш сыйныф укучысы белән бергә килгән иде. Гөлнур ханымның инде өченче чыгарылышы җырчы исемен йөртә. Ул укучыларда җырчы иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләгән. З.Фәрхетдинова исемендәге отрядның элекке укучысы Алия, заманында үзләренең отрядларының яраткан җырчылары исеме белән аталуын әйтеп, Зәйнәб апаларына мөрәҗәгать итүләрен дә искә төшерде. Шул чагында аларга З. Фәрхетдинова: «Сез мине Зоя Космодемьянскаяга тиңләгәнсез түгелме соң? Минем бит батырлык эшләгәнем юк. Без укыганда отрядлар каһарманнар исемен генә йөртә иде», - ди. Алия үзләренең чыгарылыш кичәсенә Зәйнәб апалары белән Зөфәр абыйларының күчтәнәчләр белән кайтып, бөтен авыл халкына бушлай концерт куеп китүләрен дә әйтеп узды.
Сәхнәдә генә түгел, тормышта да күпләргә үрнәк бу парларның балалары да җыр-моңга гашыйк. Концертта җырчыларның уллары Булат һәм Фоат та үзләренең чыгышлары белән тамашачыны сокландырды. Зәйнәбнең «Әллүки», Зөфәрнең бернинди музыкасыз «Китмә» дигән җырны башкаруы да күпләрне моңландыргандыр. Раяз Фасыйхов, Мәскәүдән Радик Ефремов кебек җырчылар да Зәйнәбне туган көне белән җыр аша тәбрикләде. «Казан кичләре» дигән балалар бию ансамбле дә әлеге концертка ямь өстәде. Концертта артист Әмир Камалиев тарафыннан яңгыраган шигырьләр дә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading